Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Сынауларны җиңеп эшли “Вәлиев” уңганнары

20.07: Сынауларны җиңеп эшли “Вәлиев” уңганнары

Уңган механизатор Руслан Сәлимов.Уңган механизатор Руслан Сәлимов.Хуҗалыкта мал азыгы хәзерләүдә алдынгы технологияләр кулланыла.

Табигать быелгы җәйдә авыл эшчәннәрен ныклыкка сыный: мал азыгы хәзерләү кампаниясенә көн саен диярлек яуган яңгырлар зур комачаулык тудыра. Тик авыл кешесе, бернинди кыенлыкка карамыйча, басу-болыннарда батырларча хезмәт сала, инде кипте дигәндә, яңгыр тагын манма су итеп киткән печән тезмәләрен соклангыч сабырлык һәм үҗәтлек белән янә әйләндерә.


— Быел сенажны моңа кадәр беркайчан да булмаганча мул итеп хәзерләдек, — ди җаваплылыгы чикләнгән “Вәлиев” токымчылык заводы” җәмгыяте җитәкчесе Гали Миркасыймов. — Ул 10 мең 400 тонна күләмендә салынды. Бу, башка еллар белән чагыштырганда, 3 мең тоннага артыграк. Печән бүгенге көнгә 5600 центнер хәзерләнде, бу максатка әле болынлыкларыбыздан янә 3000 центнер үлән алачакбыз. Икенче чабу белән печәнне былтыргы күләмгә – 12 мең центнерга җиткерәчәкбез.
Хуҗалыкның баш агрономы, 33 ел гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган Айдар Сәләхов безне басу батырлары белән таныштырды.
— Ике “Полесье” комбай­нында тәҗрибәле иген­челәребез Ирек Хәкимов белән Руслан Сәлимов эшли, — дип бәян итте ул. — Әйткәндәй, быел се­нажны яңа ысул буенча салдык: Башкортстан дәүләт аграр университеты бел­гечләре белән берлектә, комбайннарга махсус җайланма куелды, аның ярдәмендә үлән чапканда ук “Биотроф” консерванты белән эшкәртелә. Элек бу эш сенаж чокырында башкарыла иде. Комбайнга 300 литрлы мичкә урнаштырылып, шунда консервант салына. Болай эшләү яшел массаны “Биотроф” белән тигез итеп эшкәртү мөм­кинлеге бирә. Нәтиҗәдә, сенажның сыйфаты югары була.
Печән чабуда ике механизатор: “Челленджер”да — Илфак Газетдинов, “MacDon”да Фәнүр Хәмзин эшли. Печән әйләндерүдә Әсгать Әгълетдинов хезмәт сала. Аның “МТЗ-80” тракторына быел яңа тырма алып кайтканнар. Пресс-җыйгычлар белән дә берсеннән-берсе булдыклырак ир-егетләр идарә итә: агалы-энеле Рамил һәм Рифгать Әсәдуллиннар, Тимур Шәңгәрәев, Айдар Ханов үз эшләрен белеп, күңел биреп башкара. Бер печән төргәгенең авырлыгы — 4 центнер, ди алар. Печәннең тиешенчә кип­терелеп төрелүен хуҗа­лыкның баш агрономы, баш зоотехнигы һәрдаим тикшереп торалар.
Пресс-җыйгычлар ар­тыннан ук төргәкләрне махсус техника ярдәмендә Рәвит Шакиров белән Рамил Басыйров ферма яннарына, складка ташыйлар. Печәнне Александр Тепляков тие­шенчә урнаштырып бара.
— Күпьеллык үләннәр хуҗалыгыбызда 1214 гек­тарда үстерелә, — ди баш агроном. — Аларны даими рәвештә яңартып торабыз. Быел, мисал өчен, 160 гектарда яңарттык.
Басу батырлары Тимур Шәңгәрәев,  Рифгать Әсәдуллин һәм Әсгать Әгълетдинов.Басу батырлары Тимур Шәңгәрәев, Рифгать Әсәдуллин һәм Әсгать Әгълетдинов.Урак чорын да тулы әзерлек белән каршылый “Вәлиев”лылар. Машина-трактор паркы күптән түгел янә бер өр-яңа басу корабы белән тулыландырылган, җәмгысы хуҗалык игенче­ләре быел басуга сигез комбайн белән чыгачак.
— Игеннәр, табигать көй-сезлекләренә бәйле, быел бүтән елларга караганда, ике-өч атнага соңрак өл­ге­рә, — ди Айдар Тимерсалих улы. — Августның 5-10нары тирәсендә уракка төшәрбез дип ниятлибез.
“Вәлиев” җәмгыятендә урып-җыю кампаниясендә Башкортстан дәүләт аграр университетының дүртенче курс студентлары Фидан Фәйзуллин белән Фидан Мәсәгутов та катнашачак. Адашларга “Дон-1500” комбайннары ышанып тапшырылган.
— Ныклы матди-техник базасы булган хуҗалыкта хезмәт практикасы үтү кү­ңелле, — ди Фидан Фәйзул-лин. — Мин биредә былтыр да эшләгән идем. Тәҗрибә туплау белән беррәттән, яхшы хезмәт хакы да алдым.
Баш агроном әйтүенчә, басу корабларының барысы да дәүләт техник күзәтүен уңышлы үткән, уракка тө­шәр алдыннан хуҗалык белгечләре аларны янә бер тапкыр тикшереп чыгачак.
Шул ук вакытта...
Дүртөйле районы авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, район хуҗалык­лары бүгенге көнгә 85 мең тонна сенаж (бу — планның 85 проценты), 2700 тонна печән (план – 10 мең тонна) хәзерләгән.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сәгате дә исәпле
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Сәгате дә исәпле
Ямьле көннәр кадерле
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Ямьле көннәр кадерле
Уңыш язмышы  ышанычлы кулларда
19-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш язмышы ышанычлы кулларда
Басуларда кызу эш кайный!
17-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Басуларда кызу эш кайный!
Уҗым мәйданнары артачак
17-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уҗым мәйданнары артачак
Уңыш серен белә
15-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш серен белә
Уңыш – мул, эш – көйле!
12-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш – мул, эш – көйле!
“Икеләтә күбрәк  тупланачак!”
5-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Икеләтә күбрәк тупланачак!”








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»