Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Барлык көчне – сенаж салуга

27.07: Барлык көчне – сенаж салуга

Барлык көчне – сенаж салугаАвыл хуҗалыгы тармагы чын-чыннан сынау елы кичерә.

Туктаусыз яуган яңгырлар хуҗалыкларга мал азыгы хәзерләргә бик нык комачаулады. Печән хәзерләү мөмкин булмагач, Краснокама районы хуҗалыклары төп көчне сенаж салуга юнәлтте. Ә менә “Мир” авыл хуҗалыгы кооперативында бу эш тәмамланды да инде.


Сенажны, ә план монда 3000 тонна, тиз арада салып та куйдылар.
– Техника да, эшчеләр дә бар – көне генә юк. Печән туплап булмагач, әлегә сенаж сала торырга булдык. Бу эштә алты берәмлек техника катнашты. Маллар күп түгел бездә, 326 баш кына. Кышкылыкка 900 тонн печән, 1500 тонна силос хәзерләргә кирәк. Силос өчен 100 гектарда кукуруз, шулкадәр үк судан үләнебез бар, болай яхшы гына күренәләр, – ди хуҗалык җитәкчесе Геннадий Баймурзин.
Быелгы яңгырлы елга уҗым культураларының гына бирешмәвен билгели хуҗалык рәисе.
– Инде күптән сынадык, уҗым культуралары елның-елында тотрыклы уңыш бирә, былтыргы корылыкка да бирешмәде алар, быелгы дым да артык зур зыян китермәде. Шуңа да аларны күбрәк чәчеп калырга кирәк, без ел саен уҗымга мәйданны арттырып киләбез, – ди ул.
“Мир”лылар пар җирләрен эшкәртеп бетергән дә инде.
– Тәҗрибәм зур, әмма мондый көйсез җәйне беренче күрәм. Эшләр бик авыр шартларда бара. Яңгырлар яву сәбәпле, эшне әледән-әле туктатып торырга туры килде. Минем техникам авыр, бөтен җиргә дә үтеп керерлек кебек, әмма ул да батты, шунлыктан эш акрын барды, көненә көч-хәл белән 15-20 гектар сөрә алдым. Шулай да җиңеп чыктык, эшләрне тәмамладык, – ди механизатор Герман Александров.
Менә шулай, яңгыр сәбәпле, эш тукталып тормый. Башка хуҗалыклар да сенаж салу белән мәшгуль, ел ничек кенә авыр килсә дә, тиешле күләмдә мал азыгы хәзерләнәчәгенә ышана алар.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сәгате дә исәпле
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Сәгате дә исәпле
Ямьле көннәр кадерле
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Ямьле көннәр кадерле
Уңыш язмышы  ышанычлы кулларда
19-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш язмышы ышанычлы кулларда
Басуларда кызу эш кайный!
17-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Басуларда кызу эш кайный!
Уҗым мәйданнары артачак
17-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уҗым мәйданнары артачак
Уңыш серен белә
15-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш серен белә
Уңыш – мул, эш – көйле!
12-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш – мул, эш – көйле!
“Икеләтә күбрәк  тупланачак!”
5-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Икеләтә күбрәк тупланачак!”








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»