Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Маллар тук кышлар

03.08: Маллар тук кышлар

Уңган механизатор Данил Хәбиров.Уңган механизатор Данил Хәбиров.“Үзәк” МТСының Чакмагыштагы “Знамя” бүлекчәсе механизаторлары бу максатта көнне-төнгә ялгап хезмәт сала.

— Биредә хезмәт һәрчак көйле. Оешканлык, бердәмлек эшне, һәр агротехник чараны үз вакытында башкарырга мөмкинлек тудыра. Бу җәһәттән тәҗрибәле белгечләр — бүлекчә җитәкчесе Раушан Усманов, техника белән тәэмин итү һәм җитештерүчәнле файдалану өчен җаваплы менеджер Динар Сәлимовның хәстәрлеген әйтү урынлы булыр, – ди филиал директорының җитештерү буенча урынбасары Ришат Гәрәев.


— 4276 тонна сенаж салынырга тиеш булса, 26 июльгә инде аны 109,9 процентка җиткереп үтәүгә ирештек. 300 гектарда шикәр чөгендере өчен җир әзерләдек, шул ук вакытта туңга сөрү дә башкарыла. Егетләребез тырыш, чәм­ләнеп, булсынга эшлиләр. Хәер, безнең системада көн үтсенгә йөрүчеләр эшли дә алмый, – дип эш барышы белән таныштырды безне Раушан Ревенер улы.
Ул, “Полесье” комбайн­нары белән идарә итүче Фидрат Мостафин, Радамил Хәбиров, Эдуард Гыйз­зәтуллин, “КамАЗ” автомашиналарында сенаж ташучылар Илгиз Юнысов, Рөстәм Латыйпов, Ришат Габдуллин, Фәндүз Хәми­дуллин, Фларит Нурлыгаянов, Айдар Хәкимов, Илһам Ризванов, Вадим Сәлимов, Денис Хәсәнов, Рәшит Исмәгыйлев һәм башка басу эшчәннәренең исемнәрен зур хөрмәт белән атап үтте.
Хезмәт тиз һәм сыйфатлы башкарылсын өчен хәстәрлек зур монда. Мөхәммәт Мәмәтҗановның “бензовоз”ы да эш кайнаган участокта, техникаларны тиз генә хезмәтләндерә ул.
Сенаж базында да булдык. Базның икенчесен тутырып киләләр иде. Ташучылар йөкләрен бушатып китү белән Раил Хафизов белән Наиз Фатыйхов яшел массаны тиз генә махсус сыекча белән эшкәртеп алалар. Фәнис Мөхәммәтъяров, Радис Гатауллин тракторлары белән көндез генә түгел, төнге сәгатьләрдә дә сенаж тыгызлый. Ә менә куәтле техникасы белән Данил Сәхәбин ташуда да, яшел массаны тыгызлауда да катнаша икән.
Әйе, тырышлыкларын күрә-бәһали белгәч, тиешле хезмәт хакын вакытында түләгәч, шатланып эшлиләр авыл уңганнары.
Рәзифә Сәхапова.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сәгате дә исәпле
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Сәгате дә исәпле
Ямьле көннәр кадерле
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Ямьле көннәр кадерле
Уңыш язмышы  ышанычлы кулларда
19-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш язмышы ышанычлы кулларда
Басуларда кызу эш кайный!
17-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Басуларда кызу эш кайный!
Уҗым мәйданнары артачак
17-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уҗым мәйданнары артачак
Уңыш серен белә
15-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш серен белә
Уңыш – мул, эш – көйле!
12-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш – мул, эш – көйле!
“Икеләтә күбрәк  тупланачак!”
5-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Икеләтә күбрәк тупланачак!”








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»