Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Фрунзе”лылар уракка төште!

03.08: “Фрунзе”лылар уракка төште!

Баш агроном  Ренат Сәйфуллин (сулдан беренче) арыш  чабучы басу батырлары Михаил Фадеев һәм Андрей Егоров белән.Баш агроном Ренат Сәйфуллин (сулдан беренче) арыш чабучы басу батырлары Михаил Фадеев һәм Андрей Егоров белән.Алдынгы хуҗалыкта быел урып-җыюны 4 мең гектарга якын мәйданда башкарып чыгу бурычы тора.

Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгында республикада тәүгеләрдән булып арыш уруга төштеләр.

— Республиканың аграр тармагы өчен июнь-июль айларындагы һава торышы, гомумән алганда, артык куанырлык булмаса, безнең төбәктә ул яңгырсыз, җылы көннәре белән дә сөендерде. Шуңа да быел күкрәп үскән күпьеллык үләннәрне вакытында чабып, киптереп, җыеп алып, 1,5 еллык мал азыгы запасы туплауга ирештек. Эскерт-эскерт печәннәр фермалар янына китерелде, өч баз сенаж салынды, бу эш дәвам итә.


Печән хәзерләү тәмамлануга арыш та өлгерде, 31 июльдә аны чабуга төштек. Әйтергә кирәк, җирнең дымга бай булуы, барлык агротехник чараларның да төгәл үтәлүе нәтиҗәсендә бөртеклеләр быел аеруча мул уңыш белән сөендермәкче. Гомумән, бездәге техник куәтләр белән уракны 35 эш көнендә тәмамлау мөмкинлеге бар. Көннәрне генә бирсен Ходай! Хуҗалык уңганнары исә җаваплы чорда көнне төнгә ялгап эшли. Техника, ягулык-майлау материаллары, хезмәт көче дә җитәрлек, — ди Федоровка районында елның-елында үсем­лекчелек буенча да, терлекчелек өлкәсендә дә әйдәп баручы Фрунзе исемендәге кооператив җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйруз Галиев.
“Фрунзе”лыларга быел урып-җыю эшләрен 3670 гектарда башкарып чыгу бурычы тора. Аерым алганда, арыш — 540, уҗым бодае — 270, сабанашлык — 660, солы — 300, вика-солы — 690, борчак — 260, арпа 150 гектарда үстерелгән. Арытаба исә 650 гектардагы көнбагыш һәм 150 гектардагы кукуруз уңышын җыеп аласы булачак.
Хәер, эш күләменең зур булуы Фрунзе исемендәге хуҗалык уңганнарын куркытмый, киресенчә, чәм һәм дәрт кенә өсти. Беренчедән, хуҗалыкта барлык техника да төзек һәм яңа. Бу җәһәттән уракта җиде комбайн катнаша. Аларның барысы да соңгы елларда гына сатып алынган. Быел исә урып-җыю техникасы паркы биш миллион сумлык үзйөрешле “КСУ-1” чапкычы белән тулыланган. Аны эшкә кушу нәтиҗәлелекне дә бермәбер арттыру мөм­кинлеге бирде, диләр хуҗалыкта. Мәсәлән, уракның тәүге ике көнендә генә дә куәтле ике үзйөрешле чапкыч 79 гектарда эш башкарган.
Куәтле техниканы иярләгән басу батырларының да кәефе күтәренке.
— Техника яңа булгач, эш карышмый. Басу батырларына да хөрмәт зур. Өч тапкыр ашату оештырылган, җаваплы чорда хезмәт хакы да мул түләнә, моның белән бергә, эш нәтиҗәләренә карап, өстәмә дәртләндерү чаралары да күрелә. Без бик канәгать! — диделәр, берчә көннең кояшлы торуына, берчә башакларның ярылырдай булып тулышуына сөенечен яшермичә, яңа “КСУ-1” һәм “ДОН-800” чапкычларын иярләгән алдынгы механизаторлар Михаил Фадеев һәм Андрей Егоров.
Игеннәр торышыннан хуҗалыкның баш агрономы Ренат Сәйфуллин да канәгать. Ул да бер сүзне кабатлый: көнен генә бирсен!
Хәер, яңгырга киткән очракка да фрунзелылар җитди әзерлек белән килә. Һәрдаим киләчәккә карап эш итүче хуҗалык җитәкчесе берничә ел элек 5 миллион сумга куәтле ашлык киптергеч сатып алды, саклагычларның куәтләре дә уңышны югалтусыз урнаштыру мөмкинлеге бирә.
Менә шулай, урып-җыю эшләрен башлауда гына түгел, гомумән, хуҗалык эшчәнлеген нәтиҗәле итеп алып баруда да алдынгы үрнәк күрсәтәләр Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында. Үстерелгән уңышны аларга югалтусыз һәм авырлыксыз җыеп алырга язсын дигән изге теләктә калыйк!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сәгате дә исәпле
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Сәгате дә исәпле
Ямьле көннәр кадерле
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Ямьле көннәр кадерле
Уңыш язмышы  ышанычлы кулларда
19-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш язмышы ышанычлы кулларда
Басуларда кызу эш кайный!
17-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Басуларда кызу эш кайный!
Уҗым мәйданнары артачак
17-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уҗым мәйданнары артачак
Уңыш серен белә
15-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш серен белә
Уңыш – мул, эш – көйле!
12-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш – мул, эш – көйле!
“Икеләтә күбрәк  тупланачак!”
5-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Икеләтә күбрәк тупланачак!”








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»