Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Уңышка юл төпле белгечләрдән башлана

05.08: Уңышка юл төпле белгечләрдән башлана

Уңышка юл төпле белгечләрдән башланаБашкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Авыл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән утырышында чыгыш ясады. Анда агымдагы елның беренче яртысында төбәктә агросәнәгать эшчәнлеге йомгаклары тикшерелде.

– Беренче яртыеллыкта, катлаулы һава шартлары булуга карамастан, аграрийлар эшчәнлеген “яхшы” дип бәяләргә мөмкин, – диде республика җитәкчесе. – Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 14 процентка артып, 52 миллиард сум тәшкил итте, шуның 94 проценты терлекчелек продукциясе исәбенә ирешелде. Мал һәм кош-корт җитештерү – 8,7, терлекчелектә кош-корт өлеше 9,3 процентка артты.
Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, 1 августка мал азыгы культуралары мәйданының 85 проценты җыеп алынган. Һәр малга 28 центнер каты һәм сусыл мал азыгы хәзерләү күзаллана. Бүген узган ел күрсәткечләренә ирешелде диярлек.
Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, республикада 70 мең тоннага күбрәк сенаж салынган. Краснокама, Балтач, Зианчура, Яңавыл, Илеш, Мәчетле, Борай һәм Әлшәй районнары лидерлар сафында.
Башкортстан Башлыгы якын чорда уңышны минималь югалту белән урып-җыю эшләрен оешкан төстә башкару бурычын билгеләде.
– Быел 2,2 миллион гектар мәйданнан уңыш җыеп аласы бар, – диде Рөстәм Хәмитов. – Бөртекле һәм кузаклылар – 1,8 миллион, техник культуралар – 330 мең, яшелчә-җимеш 90 мең гектар тәшкил итә. Бу, гомумән алганда, 1,5 процентка күбрәк.
Төбәк җитәкчесе бөртеклеләр буенча урып-җыюны 2,5-3 миллион тонна күләмендә уңыш алу белән тәмамлау кирәк­леген белдерде. Ул, шулай ук, авылда кадрлар составын ныгыту мәсьәләсен аерым игътибар үзәгенә алды.
– Авылга яшь белгечләрне кайтару – мөһим бурыч, – диде ул. – Югары уку йортларын һәм колледж тәмам­лаучыларга бер тапкыр бирелүче дәүләт ярдәмен 500 мең сумга җиткерүне тәкъдим итәм. Шул ук вакытта, ул максатлы булачак. Мәсәлән, авыл җирендә йорт сатып алуга яисә төзүгә, укуны дәвам итүгә юнәлте­ләчәк.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сәгате дә исәпле
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Сәгате дә исәпле
Ямьле көннәр кадерле
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Ямьле көннәр кадерле
Уңыш язмышы  ышанычлы кулларда
19-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш язмышы ышанычлы кулларда
Басуларда кызу эш кайный!
17-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Басуларда кызу эш кайный!
Уҗым мәйданнары артачак
17-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уҗым мәйданнары артачак
Уңыш серен белә
15-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш серен белә
Уңыш – мул, эш – көйле!
12-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш – мул, эш – көйле!
“Икеләтә күбрәк  тупланачак!”
5-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
“Икеләтә күбрәк тупланачак!”








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»