Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Икеләтә күбрәк тупланачак!”

05.08: “Икеләтә күбрәк тупланачак!”

Сенаж салуда катнашучы хуҗалык уңганнары (сулдан уңга) Владимир Ганцев, Рузил Шәфыйков, Денис Исламов, Рафаэль Зарипов.Сенаж салуда катнашучы хуҗалык уңганнары (сулдан уңга) Владимир Ганцев, Рузил Шәфыйков, Денис Исламов, Рафаэль Зарипов.“Илеш МТС”ы җәмгыяте уңганнары быел 8000 тонна сенаж хәзерләүне бурыч итеп куйган.

Илеш районы авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 августка район буенча 8585 гектарда —күпьеллык, 3832 гектарда берьеллык үләннәр чабылган, 8438 тонна печән хәзерләнгән, 96844 тонна сенаж салынган. Печән хәзерләүдә алдынгылар исәбендә “Мир” кооперативы (1000 тонна), “Урожай” ширкәте (833 тонна), М. Горький исемендәге хуҗалык (800 тонна) барса, сенаж салуда “Урожай” ширкәтенә ( 14575 тонна), Куйбышев исемендәге ( 9100 тонна), М. Гәрәев исемендәге ( 8110 тонна) хуҗалыкларга тиңнәр юк. Сенаж салу районда иң тотрыклы эшләүчеләрдән саналучы “Илеш МТС”ы җәмгыятендә дә оешкан төстә бара.


— Әлегә хуҗалык буенча 5800 тонна сенаж салынды. “Яшел урак” кампаниясе азагына бу сан 8000 тоннага җитәчәк. Узган корылыклы ел белән чагыштырганда, быел сенаж ике тапкыр күбрәк хәзерләнәчәк. Азыгы мулның кышы кыска була, диләр. Без дә үз эшебезне әнә шул халык мәкален истә тотып алып барабыз. Хуҗалык уңганнары кояшлы көннәрнең һәр минутының кадерен белеп эшләргә тырыша. Уртача алганда, һәр көнне 300-400 тонна сенаж салына, — ди хуҗалык җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәвис Зарипов.
Сенаж салуны хуҗалыкның иң тырыш һәм уңган хезмәтчәннәре башкара. Венир Миңнеәхмәтов “МакДон” чапкычы белән үләннәрне чабып, Рафаэль Зарипов исә “Полесье” комбайнында шуларны ваклап-төяп җибәреп тора. Сенаж ташуга биш берәмлек техника җәлеп ителгән. “МТЗ” тракторында — Денис Исламов, Рагин Васюков, Альберт Тимербаев, “ЗИЛ” автомашинасында Рузил Шәфыйков, Владимир Ганцев “яшел масса”ны сенаж чокырларына ташый, ә Рамил Шәфыйков “К- 700” тракторында тыгызлау-өю эшен башкара.
Хуҗалыкның башка басуларында да эш кайнап тора. Атап әйткәндә, киләсе елга 1127 гектар мәйданда чәчеләчәк рапс өчен пар җирләре әзерләнә.
— Рапс — нәзберек культура. Ул технологияне төгәл үтәгәндә генә мул уңыш биреп куандыра. Шуңа да киләсе елга рапс чәчеләчәк пар җирләрен әзерләүгә аерым игътибар бирәбез: башта, чүп үләннәреннән арындыру максатында, җирләрне гербицид белән ике тапкыр эшкәртәбез, аннары сөрәбез, соңгы эш итеп дискатор белән туфракны тигезлибез. Рапс утырту өчен җир 40 сантиметр тирәнлектә йомшак булырга тиеш. Шуңа ирешү өчен махсус “ПЧН-4.0” сабаны алдык, — ди хуҗалыкның баш агрономы Рәзил Вилданов.
Пар җирләрен әзерләү дә хуҗалыкта оешкан төстә бара. Җәүдәт Калләмиев белән Фәнүр Хәертдинов “Рубин” агрегаты белән 7200 гектарда химик эшкәртү башкарганнар. “ПЧН-4.0” сабаны белән җир сөрүне — Флорис Шәйбәковка, дискатор белән тигезләүне Альберт Апатов белән Владимир Вертелецкийга ышанып тапшырганнар. Аларның һәммәсе үзенә йөклә­телгән бурычны намус белән башкара, югары хезмәт нәтиҗәлелегенә ирешергә тырыша.
Бу аңлашыла да, чөнки “Илеш МТС”ы җәмгыятендә хезмәт кешесенең тырышлыгын күрә һәм лаеклы бәяли беләләр. Биредә эшләүче һәркем вакытында хезмәт хакы ала, башка дәртләндерү чаралары да бар.
Киләчәктә дә “Илеш МТС”ы җәмгыятендә эшләр ырамлы барсын, барлык хуҗалыкларда да хезмәт кешесенә карата шундый игътибар һәм ихтирам булсын иде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сәгате дә исәпле
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Сәгате дә исәпле
Ямьле көннәр кадерле
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Ямьле көннәр кадерле
Уңыш язмышы  ышанычлы кулларда
19-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш язмышы ышанычлы кулларда
Басуларда кызу эш кайный!
17-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Басуларда кызу эш кайный!
Уҗым мәйданнары артачак
17-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уҗым мәйданнары артачак
Уңыш серен белә
15-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш серен белә
Уңыш – мул, эш – көйле!
12-08-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Уңыш – мул, эш – көйле!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»