Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

Гектар куәте — 450 центнер!

Гектар куәте — 450 центнер! “Салават” хуҗалыгында районда беренчеләрдән булып чөгендер алуны төгәлләделәр.

Шикәр чөгендере республика хуҗалыкларының күбесендә зур керем бирүче культура булып кала. Кызганычка каршы, соңгы 10-12 елда татлы тамыр мәйданнары 6 тапкыр диярлек кимеде. Сәбәбе — эшкәртүче заводларның мөнәсәбәте үзгәрү һәм чималның үзкыйммәте күтәрелү. Быел авыргазылылар шикәр чөгендерен ике мең гектарда үстерде. Октябрьнең беренче декадасы ахырына барлык мәйданнарының 70 проценты чамасында чимал казып алынган. “Салават”, “Чишмә” аграр предприятиеләре, “Р. Г. Габидуллин”, “А. В. Журавлев” һәм “Р. Ю. Биктимеров” фермер хуҗалыклары бу эшне беренчеләрдән булып төгәлләде. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча уртача уңыш гектарыннан 250 центнер.

20.10.2015 (№ 202 (24806)): Авыл хуҗалыгы

Күрсәткечләр югары, максат тагы да югарырак

Күрсәткечләр югары, максат тагы да югарырак 2025 елга Русиядә ашлыкның тулай җыемын — 130 миллион, Башкортстанда 4-4,2 миллион тоннага җиткерү бурычы куела.

Республикада басу эшләре тәмамлануга бара. Төбәк аграрийлары өчен ул элекке еллардагыдан шактый катлаулырак булды. Ил күләмендәге гомум икътисади хәл-шартлар һәм иртә яздан башланган табигать көйсезлеге авыл эшчәннәреннән тырышлык белән бергә сабырлык та таләп итә. Быел басу эшләре узган елдагы чыгымнар белән чагыштырганда 30-40 процентка кыйммәтрәк булды. Ул кредит, минераль ашлама, үсемлекләрне химик эшкәртү чаралары, запас часть, техника һәм башкаларга бәяләр күтәрелү белән бәйле. Әмма аграр тармак эшчәннәре сынатмады. Узган атна ахырына 3 миллион 148 мең тонна ашлык җыеп алынды. Калган 10 мең гектардагы үстерелгәнне җыеп алгач, быел Башкортстанда ашлыкның тулай җыемы 3,2 миллион тоннага якынлашачак. Уртача гектар куәте 18,1 центнер тәшкил итә.

07.10.2015 (№ 193 (24797)): Авыл хуҗалыгы









Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»