Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

Кеше күңеленә дә “инвестиция” кирәк

Кеше күңеленә дә “инвестиция” кирәк “Киров” аграр предприятиесе быел республикада “Иң яхшы токымчылык заводы” дигән сертификат алды.

Башкортстанда җитештерү белән шөгыльләнүче аграр предприятиеләр саны меңнән арта. Бу көннәрдә хуҗалыкларда уңышлар барлана. Һөнәри бәйрәм көннәрендә авыл уңганнарының хезмәтенә бәя бирелә. “Кызыл таң” гәзите журналистлары авыл яшәешенә, игенчеләр, терлекчеләр һәм тармакта фидакарьлек күрсәтеп көч салучы башка һөнәр ияләре турында язмаларга һәрвакыт өстенлек бирде.

Күптән түгел шундый матур чара Дүртөйле районының “Киров” токымчылык заводы” җәмгыятендә үтте. Гәзит укучылар игътибар иткән булса, биредә үткәрелгән авыл эшчәннәре бәйрәмендә без берничә ел рәттән катнашабыз. Гел бер үк хуҗалыкны мактыйсыз, әллә башка алдынгылар юкмы, дигән сорау тууы да ихтимал. Ә аның сере бик гади. Бер хуҗалык мисалында без соңгы берничә ел эчендә җитештерү күләменең, хезмәт хакларының һәм халыкның тормышы яхшы якка ничек үзгәргәнен күрсәтергә теләдек. Биредә соңгы ун елдагы казанышлар

22.11.2014 (№ 224-225 (24589)): Авыл хуҗалыгы

Сыерның сөте кайда?

Сыерның сөте кайда? Республикада сөт терлекчелеген үстерү юнәлешендә белгечләр фикеренә тиешле игътибар бирелсен иде.
Быел аграр җитештерүдәге проблемалар планета халкын азык-төлек белән тотрыклы тәэмин итүдә кыенлыкларны тагын да кискенләштерде. Соңгы айлардагы сәяси-икътисади хәлләр исә Русиянең тышкы базар белән бәйләнеш мөм­кинлекләрен берникадәр чикләде. Көнбатышның икътисади санк­цияләре беренче чиратта Русия авыл хуҗа­лыгының җи­тештерүгә сәләтлелегенә сынау булса, икенчедән, аграр тармакны тамырдан үзгәртеп коруга этәргеч бирде. Әлбәттә, ил­нең куәте төбәкләрнең яңа шартларда никадәр тизрәк эшләп китүенә бәйле. Әйтергә кирәк, Башкортстан авыл хуҗа­лыгы продукциясе җитештерү күләме буенча илнең тәүге өч төбәге исемлегендә. Узган елда республикада ит һәм сөт җитештерү артты, сыер малы, кош-корт саны байтакка үсте.

20.11.2014 (№ 223 (24587)): Авыл хуҗалыгы

Уңган кешенең хуҗалыгы да ныклы

Уңган кешенең хуҗалыгы да ныклы Төмәнәк авылы биләмәсенең Әгертамак бистәсендә яңа урамнар калкып чыкты.
— Хәзер авыл кешесе дә бөтен коммуналь уңайлыклар белән файдаланырга тиеш, — диде юлдашым, биләмә хакимияте башлыгы Әгъзам Фатыйхов. — Әгертамак урамнарындагы юлларны төзекләндерү, кышкы чорда кардан тазарту безгә йөкләтелгән. Тик муниципаль берәмлекнең махсус техникасы юк. Аның каравы, шушы авылда шәхси тракторлары булган йорт хуҗалары арасында безнең ышанычлы ярдәмчеләребез бар. Шуңа да мин сезне авылда матур дөнья көтүче, яшәгән төяген төзекләндерүгә үз өлешен кертүче Рузил Ибәтуллин белән таныштырырга телим. без аны авыл Советының штаттан тыш хезмәткәре дип тә йөртәбез. Кышын юлларны чистартып торган өчен халык аңа бик тә рәхмәтле. Ибәтуллиннар шәхси хуҗалыкларын үстерүдә дә авылдашларына яхшы үрнәк күрсәтә.

20.11.2014 (№ 223 (24587)): Авыл хуҗалыгы

Зур юлның башы гына!

Зур юлның башы гына! Дәүләт программасы кысаларында Калтасы районында быел “Восход” һәм “Победа” хуҗалыкларында фермалар төзекләндерелде.
Хәзерге “Победа” урынында кайчандыр гөрләп торган “Красная звезда” хуҗалыгы эшли иде. Икътисади яктан авыр заманалар килгәч, хуҗалык банкротка әйләнде. Анда берничә ел яңа оешкан “Кизили” кооперативы эшләде, әмма ул да бөлде. Хуҗалыкның биналары дүрт елдан артык буш торды. Узган ел бирегә төбәктәге зур инвестор — “Победа” агрохолдингы килде. Аны оештыручы — Рәмзил Низаметдинов. Ул инде Яңавыл, Борай районнарында иң уңышлы эшләп килүче хуҗалыклар белән танылган. Биредә басуларга кабат техника чыкты, йозак эленгән фермаларга җан керде, кешеләр янә эшле булды. Гомумән, Низаметдиновлар — Калтасыда киң билгеле нәсел. Булдыклы һәм эшчән, тырыш булулары белән аерылып тора алар. “Победа” җәмгыятен Низаметдиновларның берсе — Рәзил Равил улы җитәкләде. Без аңардан Качкын-Турай фермасындагы эшләр белән таныштыруын сорадык.

19.11.2014 (№ 222 (24586)): Авыл хуҗалыгы

“Вәгъдәгә һәрвакыт тугры калачакбыз”

“Вәгъдәгә һәрвакыт тугры калачакбыз” Республика агросәнәгатьчеләре һөнәри бәйрәмен тантана итә. Уңышлар барлана, алга бурычлар куела. Әлбәттә, республика игенчеләре өчен бу елны да җиңел үтте дип булмый. Май аендагы корылыкны июнь башында салкын һава торышы алыштырды. Ә июль һәм августта еш яуган яңгырлар Башкортстанның аерым төбәкләрендә үстерелгәнне җыеп алуны хәтта куркыныч астына куйды. Әмма республика Хөкүмәте ярдәме белән авыл эшчәннәренең фидакарьлеге нәтиҗәсендә югалтулар булмады. Шуңа да бу көннәрдә республика авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең олы бәйрәмне күтәренке күңел белән каршылавы очраклы түгел.
Катлаулы һава шартларында бөртеклеләр урагының мал азыгы хәзерләү компаниясе чорына туры килүе авылда зур киеренкелек тудырды. Әмма тармак министрлыгының бу мәшәкатьләрне “кул режимы”нда хәл итүе нәтиҗәле булды. Бу аграр хуҗалыкларга урак эшләрен уңышлы тәмамлап, кышлатуга җитәрлек күләмдә мал азыгы туплап калуга, көзге эшләрне вакытында һәм югалтусыз башкарып чыгарга ярдәм итте. Ашлыкның

13.11.2014 (№ 218 (24582)): Авыл хуҗалыгы









Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»