Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы?

Язгы вәгъдәләр көзгә ярармы? Республикада шикәр чөгендере мәйданнары кими. Ни сәбәпле чимал эшкәртүчеләргә ышаныч аз?

Бөтендөнья сәүдә базарында шикәр комын ак алтынга тиңлиләр. Татлы тамырны үстерүчеләргә дә, аны эшкәртеп сатучыларга да зур табыш китерә ул. Соңгы елларда климатның глобаль дәрәҗәдә үзгәреп торуы әлеге чималны күпләп җитештерүче илләрдә уңыш алуны һәм экспортны киметте. Шул ук вакытта, Русия 2016 елда дөньяда шикәр комын җитештерүчеләр арасында әйдәүче ил дәрәҗәсенә күтәрелде. Татлы тамырдан рекордлы уңыш җыеп алынды һәм күрсәткеч 50 миллион тоннадан артты. Ә шикәр комы җитештерү 6,2 миллион тонна тәшкил итте. Әйткәндәй, илнең үз ихтыяҗлары өчен 5,6 миллион тонна да җитә. Рәсми мәгълүматларга караганда, Русия 2016 елның августыннан декабрьгә кадәр 120 мең тонна шикәр комын чит илләргә сатты. Бу 2015 елдагы күрсәткечтән 9 (!) тапкыр күбрәк. Күренүенчә, үз ихтыяҗларыбыздан соң 600 мең тонна продукция запасы артып кала. Шул рәвешле, Көнбатыш санкцияләренә карамастан, Русия бу төр

25.05.2017 (№ 60 (25064)): Авыл хуҗалыгы

Сәүдә бәйгесендә — “Сабантуй”

Сәүдә бәйгесендә  — “Сабантуй” Яшелчәчеләр Лилиана Тимергазина, Рина Бәйрәмова һәм Ульяна Байгилдина.Теплица хуҗалыгы Нефтекама халкын яшелчә белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә.

Хәзер сәүдә нокталарында яшелчәләрнең төрлесен тәкъдим итәләр. Җәй якынлашу сатудагы яшелчә-җимеш төрлелегендә дә күренә. Киштәләрдә Төркия, Кытай, Испания, Үзбәкстан, Казахстаннан китерелгән продукция урын ала башлады. Помидор, татлы борыч һәм тагын берничә төрле яшелчәнең бәясе югары булса да, аларга ихтыяҗ бар. Хәер, Уфада Туймазы, Кушнаренко, Чишмә кыярлары да яхшы үтә. Башкортстан өчен импортның күбесе вакытлыча. Чөнки берничә айдан үзебезнең түтәлләр күпләп уңыш бирә башлаячак. Шул ук вакытта, республиканың үзендә җитештерелгән яшелчә белән тәэмин ителеше 70 процент тәшкил итә. Ягъни ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерү өчен янә дә 144 мең тонна яшелчә кирәк дигән сүз. Рәсми мәгълүматлар буенча, әлеге дефицитның 10 проценты читтән кертелгән продукция исәбенә канәгатьләндерелә.

Республикада яшелчәчелекне

23.05.2017 (№ 59 (25063)): Авыл хуҗалыгы

Исәп – бер, хисап – башка...

Исәп – бер,  хисап – башка... Бизнес-план төзеп кенә авылда кооперацияне үстереп буламы?

Статистика мәгълүматларына караганда, авыл халкы кимүгә йөз тота. Шул ук вакытта соңгы елларда шәһәрдә яшәүгә караганда авылны өстенрәк күрүчеләр саны да арта. Кызганычка каршы, соңгы чирек гасыр дәвамында ил күләмендә меңнәрчә авыл юкка чыкты. Шулай булуга карамастан, Русия — халкының күбрәге авылда яшәүче илләрнең берсе. Һәм бүген, әйтерсең лә “үләсе” авыллар “җан биреп” беткәннән соң, арада көчлерәкләре, хәллерәкләре генә калды.

Әмма бүгенге хәл-шартларда авыл яшәешен, аның мохитен саклап калу дәүләт дәрәҗәсендәге мөһим мәсьәлә буларак кабул ителергә тиеш. Моңа ирешү өчен дәүләт субсидияләре бирү, социаль проблемаларны хәл итү генә җитми. Авылда яшәүчеләрнең үзләренә эшләү өчен стимул тудырырга, авыл ихаталарының мөмкинлекләрен көйләргә кирәк. Илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүче аграр тармак үзе дә таркау хәлдә. Җитештерүче хуҗалыкларның күбесе алпавыт утарын хәтерләтә. Хокуклары чикле, яки

18.05.2017 (№ 57 (25061)): Авыл хуҗалыгы









Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»