Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

Фермерларга ышаныч арта

Фермерларга ышаныч арта Республика максатлы программасы Урал аръягында алар санын ике тапкыр арттырды.

Урал аръягын икътисади үстерү буенча республика комплекслы программасы төбәкнең агросәнәгать тармагында гына түгел, ә авылларның социаль йөзендә дә уңай яктан чагылыш таба. Авылда малтабарлыкны, кече эшкуарлыкны үстерүгә юнәлтелгән әлеге документ, беренче чиратта, фермерлар хәрәкәтенә яңа сулыш бирде. Шәхси крестьян ихаталарын авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче буларак юридик яктан теркәү программа кысаларында аларга ярдәм күрсәтүне арттырырга этәргеч бирә. “Үз эшен башлаучы фермер” программасы кысаларында, мәсәлән, 2012 елдан алып агымдагы елның беренче яртысына кадәр булган чорда Урал аръягындагы 134 фермерга 169 миллион сум грант бирелде. Бу — гомум республика күрсәткеченең 30 проценты дигән сүз.

04.08.2016 (№ 89 (24943)): Авыл хуҗалыгы

Игенле ил баш имәс

Игенле ил баш имәс Җитештерелгән ашлык узган ел читкә корал сатканга караганда табышлырак булган.

Русиянең аграр тармагында ел исәбе гадәттә беренче июльдән башлана. Ул илебезнең көньяк өлкәләрендә урып-җыю эшләре башлануга старт бирелү һәм 30 июньдә 2015-16 еллардагы ашлык экспортлау сезоны төгәлләнү белән бәйле. Әйтергә кирәк, Русия соңгы елларда игенчелек күрсәткечләрен тотрыклы үстерүгә иреште. Узган ел, мәсәлән, ашлык һәм кузаклы культураларның тулай җыемы 104,8 миллион тоннага җитте. Аннан алдагы рекорд 2008 елда булган иде — 108,2 миллион тонна! Әлбәттә, ул чорда ихтимал, өстәп язу тәртибе дә кулланылгандыр. Русия Ашлык җитештерүчеләр берлеге президенты Аркадий Злочевский сүзләренә караганда, быел илдә ашлыкның тулай җыемы 102-112 миллион тоннага җитүе көтелә, шуның 62-65 миллион тоннасы бодай булачак дип фаразлана. Берлек җитәкчесенең фикерен илдәге билгеле аграр аналитиклар да куәтли.

21.07.2016 (№ 83 (24937)): Авыл хуҗалыгы

Исәпленең малы төгәл

Исәпленең малы төгәл Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу башланды.

Миякә районында Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу яхшы әзерлек белән һәм оешкан төстә башланды.

— Корабны ничек атыйсың, ул шулай йөзеп китәр, дигәндәй, эшне ничек оештырасың – шулай тәмамлана. Шуны истә тотып, без оештыру мәсьәләләренә тиешле игътибар бүлдек. Бөтенрусия күләмендәге зур чара кадрлар сайлап алу һәм аларны укытудан башланды. Вакытлыча эшкә 32 кеше җәлеп ителде, шуның 28е — исәп алучы, 4се — инструктор. Шуларның яртысы — ун ел элек узган исәп алуда катнашкан кешеләр. Кадрлар туплау гыйнвар-апрельдә башкарылды. Тәҗрибә белән бергә эшсезлек мәсьәләсен хәл итүне дә күз уңында тоттык. Әйтик, ике инструкторыбыз халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәпкә куелган иде. Авылларда эшләүче исәпчел­әрне сайлауда авыл хакимиятләренең ярдәме урынлы булды, – ди авыл хуҗалыгында исәп алу буенча Миякәдәге вәкил Зөлфия Салихова.

07.07.2016 (№ 77 (24931)): Авыл хуҗалыгы









Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»