Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

Без нинди сөт эчәбез?

Без нинди сөт эчәбез? Сәүдә нокталарындагы аннан ясалган арзан ризыклар ни өчен парламент депутатларында сорау тудыра?

Сиксәненче елларда, колхозлар кемузардан план артыннан куганда шундый бер мәзәк телдән төшми иде. “Әйт әле, Фатыйха апа, — дип мөрәҗәгать итә икән журналист алдынгы савучыга. — Син беренче кварталда һәр сыердан берәр мең, икенчесендә икешәр мең килограмм сөт савып алдың. Шул тырышлык дәвам итсә, ел ахырына дүрт мең үренә җитә аласыңмы? “Булмас ахры, — дип җавап бирә Фатыйха апа, — суны күбрәк өстәгәч, бик сыек була бит, шулай да, партия кушса, мин ирешәлмәслек күрсәткеч түгел...” Кызык та, кызганыч та бу, әмма чынбарлык шулайрак булды. Бүген килеп заманалар үзгәрде. Хәзер партия “кушуы” буенча түгел, базар, сәүдә ихтыяҗыннан чыгып җитештерергә кирәк. Шул ук вакытта, планлы җитештерүнең өстенлекләре дә бәхәссез. Хәтта АКШ та шуңа омтыла.

14.04.2016 (№ 43 (24897)): Авыл хуҗалыгы

Юл бирегез “эшлим” дигәнгә!

Юл бирегез “эшлим” дигәнгә! Республика фермерларын нинди мәсьәләләр борчый?

“Җиргә салган буразналар – халыкны икмәкле, бәрәкәтле тормышка илтүче юллар ул”, ди халык. Тагын бер кыйсса да бар. Имеш, бихисап тырышлык салып та, үзе теләгән уңыш алалмаган бер фермер Ходайга ялвара икән: “Йә, Аллам, син җирне яраткансың, әмма анда уңыш үстереп алырга я туктаусыз яңгырың, я салкыннарың, я корылыгың комачаулый. Бер генә елга барысы да үзем теләгәнчә булсын, вакытлыча гына бир миңа шундый кодрәт!” Ходай аны ишеткән һәм биргән аңа бу кодрәтне. Фермер исә үзе теләгәндә яңгыр яудыртып, үзе теләгәндә кояш чыгартып, моңа кадәр беркем дә күрмәгән иген үстергән. Шатлана-шатлана уракка төшсә, ни күрсен – иген башаклары буш икән. Шунда күктән илаһи тавыш иңгән: “И, син Адәм баласы, иген башаклары тулсын өчен, кара җиргә орлык салынган көннән башлап, ул каршылыкларны җиңеп чыгарга, авырлыкларда чыныгырга, сынауларда сынмаска тиеш, алай булмаса, башак та буш була!” Әгәр бу кыйссага ышансаң, Русия фермерлары иң зур

03.03.2016 (№ 25 (24879)): Авыл хуҗалыгы

Шәһәр егете сынатмый

Шәһәр егете сынатмый Александр Шарков кыска вакыт эчендә Миякә районында алдынгы терлекчеләр сафын тулыландырды.

“Башнефтегеофизика”оешмасының ярдәмче хуҗалыгы булган “Маяк” авыл хуҗалыгы җәм­гыяте соңгы елларда Миякә районында, чын-чынлап, маякка әверелеп бара. Кырчылыкта да, терлекчелектә дә тот­рык­лы уңышлары белән куандыра. Европа стандартларына ярашлы җи­һазландырылган Миякә­тамак фермасы районда гына түгел, республикада үрнәклеләр исәбендә. Биредә бөтен эш механи­ка­лашты­рылган, хезмәт хакы югары һәм даими түләнеп килә. Ике ел ярым эчендә хуҗалыкта гына түгел, районда алдынгы терлекче булып танылган Александр Шарков — хуҗалыкның горурлыгы. Контроль-исәп приборлары һәм автоматлар белгече булган Уфа егете Александр Юрьевич Миякәтамакка яшәргә кайту белән заман таләпләренә тулысынча җавап бирүче фермага эшкә килә.

09.01.2016 (№ 2 (24856)): Авыл хуҗалыгы









Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»