Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

Шәһәр егете сынатмый

Шәһәр егете сынатмый Александр Шарков кыска вакыт эчендә Миякә районында алдынгы терлекчеләр сафын тулыландырды.

“Башнефтегеофизика”оешмасының ярдәмче хуҗалыгы булган “Маяк” авыл хуҗалыгы җәм­гыяте соңгы елларда Миякә районында, чын-чынлап, маякка әверелеп бара. Кырчылыкта да, терлекчелектә дә тот­рык­лы уңышлары белән куандыра. Европа стандартларына ярашлы җи­һазландырылган Миякә­тамак фермасы районда гына түгел, республикада үрнәклеләр исәбендә. Биредә бөтен эш механи­ка­лашты­рылган, хезмәт хакы югары һәм даими түләнеп килә. Ике ел ярым эчендә хуҗалыкта гына түгел, районда алдынгы терлекче булып танылган Александр Шарков — хуҗалыкның горурлыгы. Контроль-исәп приборлары һәм автоматлар белгече булган Уфа егете Александр Юрьевич Миякәтамакка яшәргә кайту белән заман таләпләренә тулысынча җавап бирүче фермага эшкә килә.

09.01.2016 (№ 2 (24856)): Авыл хуҗалыгы

Герефордлар Федоровка төбәген үз итте!

Герефордлар Федоровка төбәген үз итте! Үзәк МТСы Миякә филиалының биредәге бүлекчәсе фермасында симертүгә куелган бозаулар ел эчендә 500 килограмм авырлык җыя.

Үзәк МТСының Миякә филиалы Федоровка бүлекчәсенең Коры Изәк фермасына герефорд токымлы 82 баш мал 2009 елның 12 октябрендә кайтарылды. Аңлашыла, тәүге чорда океан артыннан кайткан һәм җылыга күнеккән маллар безнең шартларда тернәкләнеп китә алырмы, көтелгән артым белән сөендерерме дигән борчылулар, шик-шөбһәләр дә булмады түгел. Һәм, чыннан да, республикадагы кайбер районнарда бу юнәлеш нәтиҗәле үсеш алалмады, башланды да ташланды. Ә менә Федоровка районында урындагы җитәкчелекнең әлеге юнәлешкә җитди игътибары, белгечләрнең алдынгы тәҗрибәне өйрәнеп, гыйльми нигездә эш итүе һәм, әлбәттә, Коры Изәк фермасы коллективының фидакарьлеге нәтиҗәсендә биредә чын-чынлап герефорд токымлы малларны симертү комплексы үсеп чыкты.

23.12.2015 (№ 244 (24848)): Авыл хуҗалыгы

Шәһәр фатирын... терлеккә алыштырган

Шәһәр фатирын... терлеккә алыштырган Фәнүр Ибраһимовны авылга кайтырга нәрсә мәҗбүр иткән?

Статистика мәгълүматларына караганда, Русиядә ел саен меңгә якын авыл юкка чыга. Моңа нәрсә сәбәпче соң? Сәбәп реформаларда гына микән? Бәлки, үз вакытында кешеләргә яшәешнең генә түгел, табигать һәм көндәлек тормыш кануннарына яраклаша белү дә җитмәгәндер? Колхоз төзибез дип хәлле крестьяннарның милке тартып алынды. Күмәк хуҗалыкларга берләшеп яши башлагач, янә дә байлык бүлешү, җир өләшү башланды.
Фермерлык юлына басканчы Фәнүр Ибраһимовка да бу сораулар озак тынгы бирмәде. Үтәймулла авылы районда иң көчлеләрдән саналган Салават исемендәге колхозга карый иде. Бүленә торгач, аның туган авылы хуҗасыз торып калды. Аннары “Агростар” дигән кооператив оешты. Берничә ел элек анысы да банкротлыкка чыкты.

17.11.2015 (№ 220 (24824)): Авыл хуҗалыгы









Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»