Кызыл таң » Авыл хуҗалыгы » 13-04-2018: Яшь белгечләргә фатир да, машина да бирәләр!

Яшь белгечләргә фатир да, машина да бирәләр!

Яшь белгечләргә фатир да, машина да бирәләр!"Победа" җәмгыятенең Борай бүлекчәсендә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Бүген коллективта 88 кеше хезмәт сала.

"Шулай да яшь белгечләргә ихтыяҗ бар, - ди бүлекчә җитәкчесе Дәниф Нигъмәтҗанов. - Мисал өчен, безгә зоотехниклар, инженер таләп ителә. Эшкә килүчеләрне торак белән тәэмин итәбез, эшкә йөрергә транспорт бирәбез".
Бүлекчәнең баш зоотехнигы Радик Әгъзамов - яшь белгечләрнең берсе. Ул хуҗалыкта күптән түгел эшли. Җәмгыять идарәсе аның өчен Яңавыл шәһәрендә арендага фатир алган, җиңел машина белән дә тәэмин иткән.
- Хезмәт шартларыннан канәгатьмен, - ди Радик.

Кире күчергәБасып чыгарырга