Кызыл таң » Авыл хуҗалыгы » 12-08-2017: Уңыш – мул, эш – көйле!

Уңыш – мул, эш – көйле!

Комбайнчылар Руслан Латыйпов  һәм Фазыл Хәйретдинов.Комбайнчылар Руслан Латыйпов һәм Фазыл Хәйретдинов.Чакмагыш районында уртача гектар төшеме 40 центнердан арта.

Чакмагыш районы хуҗалыклары алдында быел 128 мең тонна ашлык җыеп алу бурычы тора. Кызганычка каршы, язгы чәчүдән соң аномаль табигать шартлары төбәктә басу культураларының биш мең гектарда юкка чыгуына китерде. Район хакимиятенең уракны оешкан төстә үткәрүгә юнәлтелгән чаралары игенчелектән былтыргы күләмнән күбрәк уңыш алыначагына ышаныч өсти. Берничә көн элек “Заря” һәм “Алга” хуҗалыклары базасында үткән семинарда быелгы уракның тактикасы һәм стратегиясе билгеләнде. Хакимият, район хезмәт ияләренең барлык көчен бергә туплап, урак эшләрен тизрәк тәмамлау белән беррәттән, хуҗалыкларда мал азыгы хәзерләүгә дә игътибарны киметмәү бурычын куйды.


Районда уракка беренчеләрдән булып “Победа”, “Заря” һәм “Алга” хуҗалыклары төште. 10 августта әлеге кампаниягә калган аграр предприятиеләр дә кушылды. Соңгы мәгъ­лүматлар буенча, урып-җыюда барлыгы 112 комбайн катнаша. Һәр комбайнга урак чорында уртача 348 гектарда эш башкарырга туры киләчәк.
Хакимият башлыгы Реканс Ямалиев.— Быел урып-җыюны элекке еллардагыдан 20 көнгә соңрак башларга мәҗбүр булдык, — ди район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев. — Ике ай ярым туктаусыз диярлек яуганнан соң, соңгы өч атнада гына көннәр аязга китте. Алдагы 10-15 көн коры булачак, дип фаразлана. Нәкъ шушы чорда төп культураларны күбрәк мәйданда җыеп алу бурычы куелды. Быелгы үзенчәлек шунда: һәр сәгать нәтиҗәле файдаланырга тиеш. 15 августтан да калмыйча уҗым культураларын чәчә башларга кирәк. Печәннең икенче чабымы башлана. Ышанам, чакмагышлылар һәрвакыттагыча оешканлык үрнәге күрсәтер. Тиз һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен әлбәттә, куәтле комбайннарның җитәрлек булуы мөһим. Әйткәндәй, 2011 елдан башлап хуҗалыклар 63 берәмлек ашлык комбайны сатып алды, ягъни, әлеге төр техниканың 57 проценты яңарды.
Районда бөртеклеләр 43700 гектарда үстерелде. Шуның 9 мең гектардан күбрәген уҗым культуралары били. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Айдар Даутов сүзләренә караганда, аграр предприятиеләрнең барысы да орлыкчылык белән шөгыльләнә. Быел сыйфатлы чәчү орлыгын җитәрлек күләмдә туплау мәшәкатьлерәк булмакчы. Чөнки җыеп алынган игеннең дымлылыгы 20-22 процентка җитә. Бөртеклеләрне киптерү таләп ителә. Районның баш инженеры Алик Гайсин, хуҗалыкларның барысы да үзләре җыеп алган ашлыкны киптерүгә сәләтле, дигән фикердә. Чөнки булган барлык 11 киптерү корылмасы да сафта. Аларның гомум куәте сменага 1800 тоннага җитә.
“Заря” кооперативында комбайнчылар эшкә иртәнге алтыдан тотына һәм киеренке хезмәт көне төнге сәгать берләргә кадәр дәвам итә.
— Башкача булмый да, чык төшмәсә күбрәк тә эшләп булыр иде, — ди хуҗалык җитәкчесе Зәбир Гыйлемханов. — Алмаш механизаторлар бар. Дүрт комбайныбыз да төзек. 2100 гектарда уңышны җыясы бар. Руслан Дәүләтов, Азамат Дәүләтов, Руслан Латыйпов һәм Фазыл Хәйретдинов кебек тәҗрибәле комбайнчыларыбыз бул­ганда сентябрь башына эшне төгәлләрбез дип ышанам.
“Заря” хуҗалыгы  җитәкчесе  Зәбир Гыйлемханов баш агроном Азат Гайсин һәм бригадир  Марат Казыйханов белән.“Заря” хуҗалыгы җитәкчесе Зәбир Гыйлемханов баш агроном Азат Гайсин һәм бригадир Марат Казыйханов белән.“Заря”лылар ашлыкның тулай җыемын 80 мең центнердан да ким булмас дип фаразлый. Әлегә басудагы “алтын башаклар” шулай күренә. Әмма аларны амбарга кайтармыйча тыныч­ланырга иртәрәк. Чөнки хуҗалыкка тулай ашлык җыемының яртысыннан күбрәген киптергеч аша үткәрергә кирәк булачак. Анысын ике сменада эшләргә көйләгәннәр. Көн саен кимендә 100әр гектардан уңыш җыеп алу максаты куелу да очраклы түгел.
— Хуҗалыкның район үзәгендә урнашуы безгә
отышлырак та, — ди Зәбир Фәнил улы. — Чакмагыш базарында үз кибетебез бар. Ит-сөт, ашлык, ярма сатабыз. Шуның өчен дә үстерелгәннең бөртегенә кадәр кадерле. Хезмәт хакын вакытында түләргә дә шул “нокта”быз ярдәм итә. Әлеге вакытта айлык эш хакы 18,7 мең сумга җитте. Ә урак чорында өстәмә түләүләр тагын да күбрәк булачак.
Район аграр хуҗалыкларында авыл кешеләренә хас бердәмлек, тырышлык чагыла. Аларның кайберләрендә инде туңга сөрелгән мәйданнар күләме арту да күзәтелә. Берничә көннән уҗым культуралары чәчәргә старт биреләчәк. Хакимият башлыгы Реканс Ямалиев, республикадагы аграр сәясәткә ярашлы, районда уҗым культуралары мәйданын 1990 еллардагы күрсәткечкә җиткерәчәкбез, дигән иде. Ягъни, ул, хәзергедән ике тапкыр артып, киләсе елларда 20 мең гектар тәшкил итәчәк.

Кире күчергәБасып чыгарырга