Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

Сакалавалар әйтте: “Тонпондрано бу!”

Сакалавалар әйтте:  “Тонпондрано бу!” Үлеп беткән борынгы хайваннарның кайберләре Мадагаскарда әле дә яши, диләр...

Мадагаскардагы куе урманнар әле дә бик күп зоология табышмаклары саклый. Үткән гасырның 1920-30нчы елларында ук әле бөтен Җир шарында күптән үлеп беткән, ләкин, имеш, Мадагаскарда гына исән калган борынгы хайваннар турында натуралистлар шау-шу куптарган иде. Аларның да күпчелеге, нигездә, төрле рептилияләргә һәм имезүчеләр төркеменә карый, дигән фаразлар яшәп килде. Соңыннан, боларны раслаучы матди дәлилләр, ягъни җан ияләре табылмагач, алар да моңа кул селтәде һәм кичә генә кызып-кызып бәхәсләшкән оппонентлары лагерена күчеп бетте. Ләкин урындагы халыкларның утраудагы урманнарда яшәүче серле җан ияләре турындагы күпсанлы риваятьләрен яңадан анализлагач, зоологларда янә зур кызыксыну уяна: бу риваятьләр риваять кенә микән соң?

20.07.2017 (№ 83 (25087)): Серле сериал

“Шуышучы елан” кемнәрдән җан сорый?

“Шуышучы елан” кемнәрдән җан сорый? “Аңлашылмаган” авиаһәлакәтләрнең сәбәбен нәрсәдән эзләргә кирәклеген галимнәр дә, беренче карашка, сәер аңлата.

Хәтерегездәдер, берничә ел элек илебезнең Новокузнецк шәһәре тирәсендәге тайгада “А-310” аэробусы һәлакәткә тарыды: ул 10 мең 100 метр биеклектән кинәт кенә төшеп шартлады. Нәтиҗәдә, 140тан артык кешенең җаны шул урында күккә ашты. Ул вакытта илдә бу хакта үз версияләре белән язмаган гәзит, сөйләмәгән радиостанция, күрсәтмәгән телеканал калмагандыр: диверсия, чит планета корабы белән бәрелешү, технологик авария нәтиҗәсе булган икән, экипаж әгъзаларының берсе малаена очып карарга штурвалны биргән, имеш... Халык рәсми тикшерүнең нәтиҗәләре басылып чыгуын көтте, ләкин вакыт үтте дә үтте, әмма махсус комиссия генә нәтиҗәләре белән уртаклашырга ашыкмады...

23.05.2017 (№ 59 (25063)): Серле сериал

“Кар кешесе” артыннан

“Кар кешесе”  артыннан Кушнаренкода ул табылмады. Караидел урманнарында юкмы икән?

Инде яңа гасырның да 17нче елын ваклап киләбез, ә менә табигатьтә гаять зур могҗиза булган бу җан иясе һаман да табышмак булып кала әле. Маймылсыман әлеге җанварны (әллә кешеме?) Җир шарының төрле төбәкләрендә очратмаган булсалар, бер тирәдәрәк кенә күрсәләр, фәкать дәлилләргә ышанучы галимнәр моны шул тирәдә яшәүчеләрнең “матчалары киткән” дип кенә аңлатыр иде, әлбәттә. Ләкин аларны планетаның әле бер, әле икенче кыйтгасында очрату фән әһелләрен көрчек алдына куя.

Сенсация артыннан куучы каләмдәшләребез дә бу шик-шөбһәләрне көчәйтүгә үз өлешен кертә. Исемдә, берничә ел элек үзәк басмаларның берсе республикабызда нәшер ителүче кушымтасында “кар кешесе”н хәтта безнең Кушнаренко районында “күрүләре” хакында язып чыкты. Без, әлбәттә, мондый “соры матбугат” алымнарыннан ерак торабыз һәм галимнәр фикеренә колак салырга тырышабыз.

25.02.2017 (№ 23 (25027)): Серле сериал

Кабердә терелгәннәр

Кабердә терелгәннәр Алар мәет ярганда да сикереп тора, табут эчендә дә бәргәләнә.

Англия язучысы һәм биологы Лайелл Уотсонның “Ромео хатасы” дип аталган китабы үлемнең никадәр могҗизалы һәм серле булуын тәгаен мисалларда бик ышандырырлык итеп дәлилли. Аның фикеренчә, табигатьтәге бу гади дә, катлаулы да күренешкә киләчәктә дә берничә буын табиб һәм философлар үзләренең тикшеренү эшләрен багышлар әле. Ләкин, үлемнең табигате турында романтик һәм фәлсәфи фикерләрдән тыш, медицинаны тәгаен гамәли проблема – үлемне төгәл билгеләү мәсьәләсе борчый. Бу үткән гасырларда, үлем фактын раслау өчен иң “җитди аппаратура” булып пациентның авыз-борынына көзге куеп карау булган чорларда да, бүген – йөрәк һәм баш мие эшчәнлегенең аз гына билгеләрен дә тоярга сәләтле катлаулы электрон җиһазлар уйлап табылгач та актуальлеген югалтмый.

11.02.2017 (№ 17 (25021)): Серле сериал

Коточкыч хәл: 13е җомгага туры килә!

Коточкыч хәл: 13е җомгага туры килә! Саннарның безгә сихри тәэсир көче хакындагы хорафатларга ышану дәвам итә.

Хәтта дәверебезнең күренекле рациональ фикер йөртүчесе булып танылган Зигмунд Фрейд та хорафатларга ышанудан азат була алмаган. “Психоанализ атасы” дип йөртелүче бу галим бик озак вакыт 51 яшьтә үлүдән куркып йөргән. Моңа аны иң якын дусты, дипломлы табиб, билгеле отоларинголог, кеше гомеренең барлык мөһим даталары 28 һәм 23 саннарына бәйле, дип исәпләгән Вильгельм Флис инандыра. Бу саннарны ул “хатын-кыз һәм ир-егетләр циклы”ның дәвамлылыгы белән аңлата. Әлеге исәпләүләрендә Флис кеше тормышындагы вакыйгаларны 28 һәм 23не я кушудан, я алудан килеп чыккан саннарга нигезләнеп аңлата. Аның “фәнни тикшеренүләре” Фрейдны шулкадәр мавыктыра һәм сокландыра ки, ул аны хәтта “Биологиядәге Кеплер” дип атый.

10.11.2016 (№ 129 (24983)): Серле сериал









Новости русской версии сайта


Яңа номер

86 (25090)

от 27 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»