Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Идән астындагы ун табылдык

05.06: Идән астындагы ун табылдык

Идән астындагы ун табылдык

Хәзинәне ерактан эзләргә кирәкми дә икән

Бик күпләр серле хәзинәләр яисә күптән югалган тарихи комарткылар табарга хыяллана. Алар мондый байлыкны башкалардан алдарак табар өчен илләр гизә, кыйммәт һәм заманча корылма-җиһазлар сатып ала. Ләкин иң серле хәзинәләр кайчак үзебез яшәгән йортта табыла, алар без көн саен басып йөргән идән такталары астында яисә чормада дистә еллар һәм гасырлар буе үз сәгатен көтеп ята.

Ноул сараенда иблисләр капканы

Англия короле Яков I (1566-1625) сихырчылыктан нык курыккан һәм хәтта магиянең кайбер төрләре өчен үлем җәзасын керт­кән. 2014 елда Британия археологлары Ноул сараенда король Яков заманына караучы кызыклы табылдыкка юлыга: идән астындагы балкаларга уеп ясалган ниндидер тамгаларга тап була. Ачыклануынча, мондый тамгалар явыз көчләргә каршы һәм иблисләрне куркыту өчен ясалган.
Тикшеренүчеләр фикеренчә, бу тамгалар король Яковны явыз көчләрдән саклау өчен төше­релгән, чөнки ул әлеге сарайга 1606 елда килергә ниятләгән булган. Шуңа күрә замок хуҗалары кадерле кунак турында алдан ук хәстәрлек күргән, явыз көчләр аеруча яратучы мич, тәрәзә һәм ишек астындагы баз бүрәнәләренә иблисләргә каршы капканнар “куеп чыккан”. Ләкин корольгә монда килергә язмаган була, хуҗа­ларның тырышлыгы бәяләнмичә кала.

Акылдан язган хатын чормасына баскыч

Шарлотта Бронтеның киң билгеле “Джейн Эйр” романында төп геройның акылдан язган хатынын бай билә­мәсендә яшәүче­ләр күзеннән чормага яшерәләр. Бу образ әсәрдә буш урында гына барлыкка килми. Язучы ханым әлеге әсәрен язганчы Англиянең Төньяк Йоркширындагы Нортон Коньерс биләмәсенә килгән һәм ят күзләрдән мансардада бикләп тотылган “Акылсыз Мэри” дигән хатын турындагы риваятьне ишеткән була. Нәкъ менә шул легенда һәм мансарда соңыннан романда чагылыш таба да инде.
Әмма Нортон Коньерс хуҗа­лары мансарданы һәм аңа илтүче баскычны бик озак елларга “югалта”. Алар моңа 2004 елда гына юлыга. Берзаман бүгенге хуҗалар­ның берсе сарайда хәзинә тапмакчы булып эзләнә башлый, бушлык табарга өметләнеп, идән һәм диварларны шакып чыкмакчы була. Һәм, чыннан да, бер урында идән астындагы бушлыкка тап була. Идән такталарын алгач, анда мансардага илтүче баскыч табып алалар. Чираттагы ремонтларның берсе барышында аны ябып, кадаклап куйганнар, күрәсең.
Хуҗалар баскычны һәм мансарданы реставрацияләгәч, акылдан язган хатын бикләп тотылган чорманы күрергә туристлар килә башлаган.

Базда... хәрби кораб

Англиянең Чатем шәһәрендәге суднолар ремонтлау бинасында (док) 1995 елда эшчеләр искиткеч тарихи ачыш ясый: алар идән астындагы иске корабның 200 тирәсе калдыгын табып ала. Тикшеренүчеләр аны озак еллар буе нинди корабныкы икәнлеген ачыклый алмый. 2012 елда гына экспертлар аның 1756 елда суга төшерелгән, 90 пушкасы булган HMS Natur булуын билгели.
Natur Британия өчен бик мөһим кораб була, 50 елга якын хезмәт итә, 1700 еллар уртасында Җиде­еллык сугышта катнаша, 1759 елда Франциянең флотын туздыруга зур өлеш кертә. Берничә дистә елдан соң иске корабның борыслары Чатем докларын ныгыту өчен файдаланыла һәм анда 200 елга якын идән терәүләре булып хезмәт итә.

Ритуаль ванна

Иерусалимның Эйн Керем районындагы бер йортны ремонтлаганда төзүчеләр идәндә ялгыш тишек тишә һәм ачышка юл ача. Ачыклануынча, идән астында элек ритуаллар башкара торган борынгы ванна сакланган. Ул элекке заманнарда шакшыга (мәсәлән, мәеткә яисә үләксәгә) кагылып пычранганнан соң чистарыну өчен файдаланыла торган булган. Галимнәр ваннаның яшен 2000 ел дип билгеләгән.
Ванна янәшәсендә уникаль таш савытлар һәм балчыктан ясалган кувшиннар да табыла. Алар белән юынып чистарынучылар файдаланган.

Сугыш кайтавазы

Англиянең Брокенхерст шә­һәрен­дәге “Балмер Лоун” кунак­ханәсе XIX гасыр башында сунарчылар йорты буларак төзелә. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында анда армия штабы урнаша, ә сугыштан соң отель ачалар.
Шунда 2015 елда ремонт барышында идән астында сугыш чорына караучы бер капчык хәрби документлар табыла. Арада төр­лесе – солдатлар көнкүрешенә кагылучылары да, офицерларны концертка чакыру билетлары да (!), серле кодлар, шифрлар язылганнары да бар. Иң әһәмият­леләре – “Нормандия-Неман” операциясенә кагылганнары.

Эшчеләрдән элек тә курыкканнар...

Джон Хиткот – челтәрләр бәй­ләүче машиналар уйлап тапкан инглиз эшкуары. 1800 еллар башында ул Лафборо шәһәрендәге завод белән контракт төзи һәм әлеге машиналарны шунда урнаштыра, көйли, эшкә куша. 2006 елда заводта ремонт үткәргәндә генә бер сер ачыла: идән астында туннель белән тоташтырылган яшерен бүлмәләр табыла.
Бу бүлмәләр эшчеләр баш күтәргән очракта Хиткот һәм завод хуҗалары качып калу өчен тәгаенләнгән була. Ул бүлмәләр, әлбәттә, кечкенә һәм ярлы, ләкин луддитлардан качып котылу өчен бик мөһим була. Луддитлар – сәнәгать революциясенә һәм эшче кулларны кысрыклап чыгаручы машиналарга (бүген­гечә, әйтсәк, роботларга) каршы чыга һәм эшчеләрне завод машиналарын ватарга-җимерергә чакыра. Тарихтан билгеле булуынча, Лафбородагы заводка 1816 елда, чыннан да, һөҗүм ясала, луддитлар Хиткотның 50 тирәсе машинасын юк итә. Уйлап табучы ул чакта әнә шул бүлмәләрнең берсендә качып котылган, күрәсең.

Шеклтоннан сәлам – виски!

Антарктидада киң билгеле инглиз тикшеренүчесе Эрнест Шеклтон яшәгән кечкенә өйнең идән җәймәсе астында 2007 елда берничә тартма виски табып алалар. Билгеле булуынча, галим анда Көньяк полюска экспедициясе вакытында 1907 елда яшәгән була. Бер гасыр боз эчендә яткан виски, билгеле ки, бөтен тәм үзенчәлекләрен дә саклаган.
Шунысы кызык: шешәләр эчендәге сыекчаны үз лабора­ториясендә тикшергән компания соңрак Шеклтон вискиларының күчермәсен җитеш­тереп сата башлый. Һәм, әйтергә кирәк, кыйммәт торуына карамастан, бик әйбәт сатыла, ди. Һәркемнең үзен котыпта булып кайткан дип хис итәсе киләдер инде...

Вашингтон обойлары

Үзләренең яраткан шәхесләре йорт-музейларына килүчеләр анда төрле вакытта икенчерәк төрле интерьер күрә, чөнки ул йортларны даими рәвештә яңартып һәм ремонтлап торырга туры килә. Ләкин Джордж Вашингтонның Маунт-Вернондагы йортына 2016 елның маенда килгән туристлар аны XVIII гасырда булганча күрү бәхетенә ирешә.
Хикмәт шунда: АКШның беренче Президентының йокы бүлмәсенә ремонт ясаганда идән җәймәләре астында бу шәхес үзе исән чагында беркетелгән обой кисәкләре табыла. Шуларга нигез­ләнеп, реставраторлар шундый ук обойлар ясый һәм Вашинг­тонның йокы бүлмәсен баштагы хәленә кайтара. Әлбәттә, бу хакта билгеле булгач, туристлар агымы тагы да арта.

300 000 долларлык порошок

Американың бер төзелеш компаниясе 2012 елда Калифорния штатының Сакраменто шәһәрен­дәге бер йортта һава җилләтү һәм җылылык системаларын яңарта башлый. Хуҗалар бу эш өчен аларга 6500 доллар түли, ләкин төзүчеләрнең кереме күпкә артып китә.
Җылылык системасын урнаштырганда эшчеләр идән астында алтын порошогы хәзинәсенә тап була. Аны кем һәм кайчан яшер­гәнлеге билгесез, ләкин җәймә астында шулкадәр байлык тутырылган дистәләгән банка табыла. Бу хәзинә соңрак 300 мең доллар дип бәяләнә.

Викинглар хәзинәсе

Швециянең Готланд утравында 870нче еллар тирәсендә бер бай викинг идән астына байлыгын күмеп куя. Йорт еллар үтү белән җимерелә, ә хәзинә кала. Мең елдан артык вакыт үткәч, шундагы бер фермер үз басуында очраклы рәвештә генә бер борынгы тәңкә таба. Арытаба эзли башлагач, тагын 150 данә тәңкә табыла.
Ләкин фермер тынычланмый, ел буе биләмәләрен җентекләп тикшереп чыга, эзләгән саен тагын таба. Хәзер бу хәзинәдә меңнәрчә көмеш тәңкә, дистәләрчә данә коелган көмеш кисәге, беләзекләр, балдаклар, муенсалар, 20 килограммнан артык бронза әйбер­ләр... Аларның бәясе 500 000 доллардан артык, ди белгечләр.
Менә шундый хәлләр. Иске өйләре­гезне сүткәндә сез дә игътибарлы булыгыз, хөрмәтле гәзит укучылар! Кем белә, бәлки, сезнең дә базда яисә чормагызда әллә никадәр байлыклар үз сәгатен көтеп ятадыр?..

Данис Дәүләтханов әзерләде.





Басып чыгарырга



Адәм ышанмаслык хәлләр...
21-06-2018 :: Серле сериал
Адәм ышанмаслык хәлләр...
Хоуп алмазының каргышы
8-02-2018 :: Серле сериал
Хоуп алмазының каргышы
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»