Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Су төбендә аквалангсыз ун сәгать

04.10: Су төбендә аквалангсыз ун сәгать

Су төбендә  аквалангсыз ун сәгатьБеренче карашка, моңа ышанып та булмый, ләкин бу хак.

Көннәрдән бер көнне 32 яшьлек Рой Левин үзенең ахирәте, икетуган абыйсы һәм аның хатыны Сьюзен белән җиңелчә яхтасында диңгездән йөреп керергә сәяхәткә чыгып китәләр. Яхта Калифорния бугазында җилкәннәр астында тыныч кына китеп барганда әле генә аяз булган күк йөзе кинәт бозыла да көчле давыл башлана. Биек дулкыннарга башта бик бирешеп бармаган көймә бераздан каплана. Бу вакытта астагы каютада бул­ган Сьюзен белән бергә яхта су төбенә китә. Башкаларга су өстендә тыпырчынырга гына кала, чөнки көймә батканда аларның бернинди коткару жилетлары да булмый.


Соңыннан коткаручы Билл Хатчисон сөйләвенчә, су өстендәге кешеләр давыл тынычлангач та әле ике сәгать батмыйча кала ала, аларны шул тирәдән очраклы рәвештә генә үтеп баручы катер үз бортына ала. Катердагы кешеләр шунда ук яр буендагы коткаручыларга хәбәр итә, аннан тиз арада аквалангчылар төркеме фаҗига булган урынга юллана. Ләкин алар килеп җиткәнче дә әле тагын берничә сәгать үтә, Сьюзенның исән калуына өмет тә минутлар үткән саен эреп югала бара.

Аквалангчылар һәм Билл сөй­ләвенчә, каютасында Сьюзен булган яхта су төбенә киткән чакта тагын бер тапкыр әйләнә һәм төпкә гадәттәге хәлендә төшеп утыра. Көймәнең ти­шелгән-җимерелгән урыннары күренми, иллюминаторлар, каюта ишеге дә герметик тыгыз итеп ябылган. Ләкин, шулай булуга карамастан, су белән тузанның үтеп керә алмаган урыны булмый, дигәндәй, Сьюзен котылу әмәле тапкан каютага да акрынлап су үтеп керә, ул каютага тула һәм андагы һаваны кысрыклап чыгара бара. Түшәм белән су өслеге арасында калган һавага башын күтәреп, хатын минут саен якынлашкан әҗәл белән көрәшә.

Билл хәтерләвенчә, ул, иллюминатор пыяласына якын килеп карагач, эчке якта йөзе акбур төсенә кергән хатынны күрүгә башта үзе дә куркып китә һәм үз күзләренә үзе ышанмыйча тора, чөнки фаҗига бул­ганга инде 8 сәгать (!) үткән була.

Сьюзенны коткару операциясе бик җиңел булмый, чөнки яхта су астында 20 метр тирәнлектә ята, ә бахыр хатынга үзеңнең аквалангыңны бирергә уйласаң, каютага су тулып, андагы соңгы һава да берничә секунд эчендә чыгып бетәчәк, Билл үзе дә авыр хәлдә калачак. Шуңа коткаручыга югарыга тагын бер кислород баллоны артыннан менәргә туры килә. Янә төшеп, аңа иптәшләре белән берлектә аңы инде томалана башлаган Сьюзенга күп итеп һава алырга һәм салон ишеген ачарга ым белән аңлатырга тырышалар. Ниһаять, хатын барысын да аңлый һәм коткаручылар кушканча эшли. Бу вакытта инде аның язмышын секундлар хәл итә: Билл Сьюзенны тиз генә эләктереп ала да югарыга омтыла! Ә катердагы табиб исә мескен хатынкайны туры мәгънәсендә “теге дөнья” колачыннан (кочагыннан яисә тырнагыннан дисәк тә буладыр) тартып ала.

Монда инде безгә Сьюзенның рух ныклыгына, бу хатынкайның яшәүгә омтылыш көченә сокланырга гына кала.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Хатын-кыз  башлы… бүреләр
14-03-2017 :: Серле сериал
Хатын-кыз башлы… бүреләр
Ташлар да,  язмалар да үч ала
9-03-2017 :: Серле сериал
Ташлар да, язмалар да үч ала
“Кар кешесе”  артыннан
25-02-2017 :: Серле сериал
“Кар кешесе” артыннан
Кабердә терелгәннәр
11-02-2017 :: Серле сериал
Кабердә терелгәннәр
Җир асты суларын  тоючы Беккер
21-01-2017 :: Серле сериал
Җир асты суларын тоючы Беккер
Каргалган балдак
17-01-2017 :: Серле сериал
Каргалган балдак








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

34 (25038)

от 23 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»