Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Ипләп, балам, ерак бабаңның өстенә басма!”

21.02: “Ипләп, балам, ерак бабаңның өстенә басма!”

“Ипләп, балам, ерак бабаңның өстенә басма!”Идән һәм диварларда пәйда булучы сурәтләр мәрхүмнәрнең җан авазы түгелме?

Италиянең Неаполь шәһәреннән ерак та булмаган Каприфолья авылында яшәүче 42 яшьлек Катарина Верано 1996 елның җылы август иртәләренең берсендә аш бүлмәсе идәнендәге бер кафель плитәсендә биш кешенең йөзен күреп шакката. Әйтерсең лә билгесез рәссам төнлә анда майлы буяу белән кемнәрнеңдер портретларын ясап куйган! Ялгыз яшәүче ханым бу күренештән куркуга кала, әлеге хәлне берничек тә аңлатып бирә алмый.


Озакламый аның йортына әлеге хикмәтле хәлне күрергә теләүче авылдашлары килә башлый. Бер­никадәр вакыттан соң алардан тәмам ялкып беткән Катарина бу “портретлардан” ничек тә булса котылырга уйлый. Ләкин ул аларны берничек тә юып бетерә алмый, төрле кер порошоклары, бензин, ацетон да кулланып карый – файдасы булмый. Тәмам аптыраган синьора Верано, махсус кеше чакыртып, әлеге плитәне алмаштырып куя.

Шуннан соң Катарина­ның тормышы янә көйләнеп китә. Ләкин озакка түгел. Күп тә үтмәстән шул ук урында элеккеләреннән дә ачыграк булып төсмерлә­нүче яңа сурәтләр пәйда була. Ул “портретлар” арасындагы урта яшьләрдәге бер хатынны авылдашлары тиз арада танып ала. Ул шушы ук авылда яшәгән, инде күптән вафат булган хатын була. Икенче сурәттә исә Катаринаның карт кына бер күршесе үзенең картәнисен таный. Башкаларны да, гаилә альбомнарындагы иске сурәтләр буенча булса да, таный башлыйлар. Соңрак ачыклануынча, ул мәрхүм-мәрхүмәләр синьора Верано яшәгән йорт урынындагы иске зиратта җирләнгән булган.

Әлеге сәер һәм серле сурәтләр белән паранормаль күренешләр өлкәсен­дә шө­гыль­ләнүче галимнәр кызыксына башлый. Шу­лар­ның берсе, шундагы цемент һәм бетон составын өйрәнгән Русия белгече Сергей Котляр раславынча, әлеге “портретлар” төше­рел­гән “буяу” моңа кадәр билгеле бернинди пигментка да охшамаган. Сергей һәм әлеге тикшере­нүчеләр төркеме фикеренчә, сурәт­ләрнең ничек пәйда булуын заман фәне аңлатып бирә алмый.

Арытаба галимнәр, синь­ора Вераноның рөх­сәтен алып, әлбәттә, теге плитә­ләрне куптарып алалар да пыяла савыт эченә саклауга куялар, аннары беренче катның идән астын актаралар. Нәтиҗәдә, 2-3 метр тирәнлектә мәрхүм­нәрнең сөякләре табыла. Болардан тыш, балчык катламнарындагы сандыкларда алар Катарина авылдашлары сөй­ләгән кешеләрнең борынгы фотографияләрен дә табып алалар.

– Мәрхүмнәрнең сурәт­ләре төрле урыннарда (ташларда, диварларда, түшәм­нәрдә) килеп чыгуы безнең мәрхүм булганнан соң да яшәвебез­дән туктамавыбыз, икенче үлчәм-яссылыкка гына күчүебезне раслый, – ди Сергей. – Әлеге сурәт­ләрнең пәйда булуы мәрхүм­нәрнең үзлә­ре турында бел­дерәсе килү хакында сөйли. Аларның нәрсә әйтергә теләве билгесез. Мантыйк буенча уйлап карасак, без­нең өстебезгә басып йөрмә­гез, дип әйтәселәре килгән­дер...

Каприфолья авылы мәр­хүмнәренең шулай “еллар аша дәшүе” мондый мисал­ларның берсе генә. Менә тагын берничә очрак.

1935 елда Испаниядә Кордова соборы рухание Хосе Рауль де Фонсека фани дөнья белән хушлаша. Аны җирләгәннән соң бер ай үткәч, храмның көнчыгыш диварында, мәрхүмгә ясин чыккан урын белән янәшә, рухани йөзенә охшаган юеш тап пәйда була. Шуның астында, өстәвенә, мәрхүм­нең исем-шәрифләренең баш хәреф­ләре булып, “Х. Р. Ф” язуы калкып чыга. Шаһитлар сөйләвенчә, бу хикмәт берничә көн саклана.

Шушыңа охшаш хәл 1976 елда Парагвай башкаласы Асунсьондагы Изге Треза чиркәвендә дә күзәтелә. Иртәнге гыйба­дәткә килгән халык раславынча, күптән түгел генә штукатуркаланган ап-ак диварда шушы чиркәү­дә озак еллар хезмәт куеп, берничә ел элек бакыйлыкка күчкән рухани, синьор Родриго де ла Пень рәвеше озак кына сакланып торган. Бу сурәт аның хөрмәтенә куелган тактаташ янәшәсендә калкып чыккан. Аны бик хөрмәт иткән мәхәллә халкы фикеренчә, бу портрет авыруларны савыктыру көченә ия булган. Бу хактагы мәгълүмат тирә-як төбәккә таралгач, анда гарип-гораба, чирле-сырхаулар агылган. Аналар, елак һәм сигәк балаларын алып килеп, әлеге сурәткә сабыйларын терәгән, “Изге Родриго, могҗиза кылчы!” дип илереп елаган. Алар соңыннан тануынча, шуннан соң теге “вак балык” елавын киметкән һәм төнлә “балыкка баруын” туктаткан, чирләми башлаган.

Әлеге сурәт көннәрдән бер көнне юкка чыккач, Изге Тереза чиркәве мәхәлләсе халкы бер ирнең изге сурәтне мәсхәрәләүче кылыгын сәбәп итеп күрә. Баксаң, әлеге иркәй, күтәне чыгу чирен дәвалыйм, дип, мәрхүм Родриго рәвешен файдаланырга тели һәм баскычка менә дә, ыштанын төшереп, теге сурәткә артын тери. Нәкъ шул чакта гыйбадәтханәгә килеп кергән бер карчык, моны күреп, чәрелдәп җибәрә, аның тавышыннан куркып, бахыр ир баскычтан егылып төшә. Бөтен тирә-якның котын алып кычкырган тавышка халык җыела. Теге иркәйнең нишләгән­леген белеп алгач, мескенкәйне ару гына тукмап ташлыйлар. Геморройлы ирнең битендәге канын һәм күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйләвенә караганда, мондый дәвалану ысулына тирә-якта бер ул гына мөрәҗәгать итмәгән; ул үзе кайбер ханымнарның хатын-кыз чирләрен һәм ирләрнең гайрәт куәтен әлеге сурәткә шул әгъза­ларын тери-тери “дәвала­вына” шаһит булган...

Мексика башкаласы Мехико метросының бер станциясе диварында да хатын-кыз сурәте пәйда була. Диндарлар раславынча, сурәт бик ачык булмаса да, күпләр аны Мәрьям-ана дип “таныган”. Ничек кенә булмасын, халык бу хәлне Ходай хикмәте дип кабул иткәч, галимнәр дә фәнни яктан аңлатып бирә алмагач, аның алдына яндырылган шәмнәр куйганнар, гыйбадәт кылганнар. Со­ңыннан тарихчылар дәлил­ләвенчә, метроның бу станциясе урынында ике гасыр элек хатын-кызлар монастыре һәм зур зират бул­ган. Җир тетрәү нәтиҗә­сендә җимерелгән монастырь бинасы астында бик күп монашка мәңгелек каберен тапкан. Шушы тирәдәге храм-чиркәүләр диварында хатын-кыз сурәтләре пәйда булуын халык мәрхүмнәрнең җан авазы буларак кабул итә.

Ничек кенә булмасын, борынгы зиратлар өстеннән үтәргә туры килгәндә “Бисмилла”ңны укып атла, хөрмәт­ле мөселман кардә­шем! Бәлки, син шундый чакларда ерак бабаңның сөяк­ләре өстеннән үтеп ба­расыңдыр...


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Яшен алласы акчаларны  саклаганмы?
Сегодня, 00:00 :: Серле сериал
Яшен алласы акчаларны саклаганмы?
Йортыңны яхшы урынга салдыңмы?
8-08-2017 :: Серле сериал
Йортыңны яхшы урынга салдыңмы?
Күчмә комның  куркынычы яман
3-08-2017 :: Серле сериал
Күчмә комның куркынычы яман
Гарри Тюрнерга  сәер һөҗүм
18-07-2017 :: Серле сериал
Гарри Тюрнерга сәер һөҗүм
Җан кергән робот кемнән үч алган?
25-04-2017 :: Серле сериал
Җан кергән робот кемнән үч алган?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»