Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ташлар да, язмалар да үч ала

09.03: Ташлар да, язмалар да үч ала

Ташлар да,  язмалар да үч алаТөрле фиргавеннәрнең, патшаларның, юлбашчыларның һәм шулар ише аксөякләрнең каргышлары төшү турында күп язалар, сөйлиләр. Алар, имеш, үз каберлекләрен ачкан кешеләрдән (караклар булса да, галим-археологлар булса да) кайчан да булса һәм ничек тә булса үч алмый калмый. Диварларга, коймаларга һәм башка өслекләргә һич урынсызга тозсыз сүзләр уеп язучыларга чыннан да каргыш төшүенә зур-зур галимнәр арасында да ихлас күңелдән ышанучылар бар, алар да каһәр төшү дигән күренешне инкарь итми. Түбәндә без билгеле галим, археолог А. Бац бәян иткәннәрне гәзит укучыларга тәкъдим итәбез.

“Үткән гасырның 80нче елларында без Керчьтан ерак түгел казыну эшләре алып бардык, – дип яза Александр Моисеевич. – Шунда ял көннәрендә киң билгеле Патша курганын карарга киттек. Андагы җир асты төрбәсенә кергәч, Красноярскидан килгән бер юньсез студент башкалар күрмәгән арада шундагы кабер ташына пәкесе белән киң таралган “Монда фәлән кеше булды” дип чокып язган. Без аны бик каты итеп сүктек тә башкача үзебезнең экспедициядә катнаштырмаячагыбызны әйттек. Аның хәтта кәефе дә кырылмады, ә кич курсташлары белән шул курганга кәеф-сафа корырга китте. Шунда ул, исереп, текә генә курганнан тәгәрәп төшеп киткән, ә чалбар каешына тагып йөрткән пәкесе сабына кадәр ботына кадал­ган. Әгәр шунда үткенче машина очрап, аны дәваханәгә алып китмә­сәләр, ул кан югалтудан шунда үләсе иде...

...Икенче вакыйга Херсонеста булды. Русьның православие динен кабул итүенә 900 ел тулуга багышлап төзелгән храм Бөек Ватан сугышы елларында җимерелә, шуңа анда без археологик эш кораллары саклый идек. Без шунда көрәк, кәйлә ише әйберләрне төяргә киттек, ә машина юк та юк. Без шоферны көткән арада храм эчендә шундагы корылмаларны караштырып йөрдек. Анда, риваять­ләргә ярашлы, бөек Киев кенәзе Владимир чукындырылган. Шул арада бер кызкай, гыйшык утына түзә алмыйча, янә бер мәгънәсез язма­ларның билгелесен – “Вера+Андрей=Любовь” дигәнен – кадак белән шундагы ташларның берсенә сызгалап куйган.

Дөресен әйтим, әлеге язманы мин бер ел үткәч, янә шунда килгәч кенә күрдем. Шуннан соң очраклы рәвештә генә әлеге Вераның язмышы турында белдем. Ачыклануынча, аның егете Андрей депрессив психоз вакытында Вераның фатирында асылынып үлгән, ә кызкай үзе ике тапкыр үз-үзенә кул салырга маташып караган, нәтиҗәдә гарип булып калган...

Өченче куркыныч хәл Тамань ярымутравында булды. Анда ләмнәр атучы таучыклар бар, шуңа аларны урындагы халык “вулканнар” дип йөртә. Шуларның берсе бик образлы итеп “Плевака” дип атала, чөнки аның кратерындагы сыек ләм вакыт-вакыт куыклар чыгарып бүл­келди. Төп эшләреннән буш вакытта шул тау битләвендә бер югары уку йорты студентлары яраткан вузларының баш хәрефләрен ташлар ярдәмендә зур итеп “язып” куярга уйлаган. Бу эш тәмам булгач, егетләрнең берсе, чиләк тотып, кратердан ләм алырга киткән. Һәм башкача аны күрмәгәннәр, җылы сыек ләм читендә чиләген генә табып алганнар. Күрәсең, аягы таеп китеп, шул ләмгә барып төшкәндер дә, сазлыктагы кебек, ул аны йоткандыр. Әйткәндәй, урындагы халык сөйләвенчә, зур кабахәтлек кылган җинаятьчеләрне биредә элек-электән шул ләмгә бәйләп ыргыта торган бул­ганнар икән...

Тагын бер мисал. Минем оныгым белән бер юньсез хулиган укый иде. Төрле химикатлар иснәп “матчасы киткәч”, ул автобуска утырып ала икән дә утыргыч артындагы дермантинга пычак белән хатын-кызларны бик мәсхәрәли торган юньсез сүзләр яза икән. Бер автобус шоферы тотып, аны ару гына кыйнап та ташлаган, ләкин бу гына әлеге юньсезне туктатмаган. Ахыр чиктә аны... автобус үзе туктаткан.

Чираттагы тапкыр химия иснәгәннән соң ул кан тамырларын кисә, ләкин вакытында акылына килеп, травмпунктка йөгерә. Юл аша чыкканда ул һушын югалта һәм автобус тәгәрмәче астына барып керә...”

Көндәлегенә галим менә шундый хәлләр турында язып куйган. Белмим, барлык бу вакыйгаларда мистика бармы икән, әллә инде очраклы туры килүләр генәме? Ничек кенә булмасын, еллар үткән саен шикчел кешегә әвереләсең. Гәзит укучылар арасында, бәлки, мондый мәгънәсез язмаларның кызганыч хәлләргә китергән очраклары турында бе­лүчеләр дә бардыр? Булса, уртаклашыгыз, башкаларга сабак булыр.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Хатын-кыз  башлы… бүреләр
14-03-2017 :: Серле сериал
Хатын-кыз башлы… бүреләр
“Кар кешесе”  артыннан
25-02-2017 :: Серле сериал
“Кар кешесе” артыннан
Кабердә терелгәннәр
11-02-2017 :: Серле сериал
Кабердә терелгәннәр
Җир асты суларын  тоючы Беккер
21-01-2017 :: Серле сериал
Җир асты суларын тоючы Беккер
Каргалган балдак
17-01-2017 :: Серле сериал
Каргалган балдак
Үлемечле агач
14-01-2017 :: Серле сериал
Үлемечле агач








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

34 (25038)

от 23 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»