Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Җан кергән робот кемнән үч алган?

25.04: Җан кергән робот кемнән үч алган?

Җан кергән робот кемнән үч алган?Алар инде кеше башына да җитә башлады.

Сәнгатьнең авангард юнәлешендә 1993 елда оештырылган фестивальдә француз рәссамнары күргәзмәгә куйган гап-гади скафандр үзеннән-үзе җанланып киткән һәм котырына башлаган. Су астына тирәнгә чума торган һәм анда ремонт-монтаж эшләре башкару өчен тәгаенләнгән бу җайланманың әлеге кылыгын бүген дә беркем дә аңлатып бирә алмый.


– Кич күргәзмә ябылгач, инде бөтен җирдә электр утлары сүндерелеп беткәч, бүлекләрнең берсендә миңа эретеп ябыштыру эшләре алып барылгандагы кебек чытырдаган тавыш ишетелгәндәй булды, – ди зал хезмәткәре Хельга Стересс. – Анда юнәлгәч, мин ерактан ук кеше кыяфәтенә охшаган бер сәер фигура күреп алдым, ләкин ул зуррак, эрерәк иде. Тимер тавышлары чыгарып, алпан-тилпән гөрс-гөрс атлап бара-бара, ул мәгънәсез хәрәкәтләр ясый: эретеп ябыштыру аппараты белән юлында очраган һәрнәрсәне яндырып-көйдереп килә, электр дреле белән стеналарга кадала, тишә иде. Тыштан караганда, ул акылдан язган роботны хәтерләтә сыман. Утлар сүндерелеп беткәнлектән, мин аның нинди электр чыганагына тоташтырылуына бик аптырадым. Мин качып та китә алмадым, чөнки аякларым идәнгә беркетелеп куйган кебек иде. Минем янга килеп җиткәч, тимер җанвар мине кочагына алды да идәннән югарыга күтәрде. Мин түгәрәк тәрәзәле шлем аша скафандрның эченә күз салдым һәм анда... бернәрсә дә күрмәдем – анда бушлык иде.
Хельганың коточкыч тавышына йөгерешеп килгән сак хезмәткәрләре, көйдерелгән стеналардан һәм андагы күпсанлы борау тишекләреннән башка, бернинди гадәттән тыш нәрсә дә күрмәгән, ә теге скафандр көндез урнаштырылган үз урынында серәеп торган.
Берничә көннән әлеге күргәзмә залларының берсендә бер-берсеннән ярыйсы гына ераклыкка таратып ташланган кеше аяклары, куллары, колаклары, баш мие чәчрәгән урыннарны, кисеп алынган танау, ит кисәкләре табып алалар. Алар шушы күргәзмәдә вакытлыча консультант булып эшләгән сәнгать факультеты студентыныкы була. Диварлар, картиналар, идән һәм хәтта биш метрлы түшәмнең күп кенә урыннары кып-кызыл куе канга баткан, ә теге скафандр урнаштырылган урыннан ерак та түгел торган урындыкның артында кан белән “Үч!” дип язылган була.
Соңыннан тикшерү күрсәтүенчә, студент егетнең лабораториядә җыелган баш сөяге дүрт урыннан борау белән тишелгән була. Скафандрны файдаланып эшләнгән сәнгать әсәре авторлары (ике француз авангардчысы) полициядә билгеләвенчә, алар үз объектларын бернинди өстәмә детальләр кулланмыйча әзерләгән, аны күргәзмәгә “заман кешесенең буш эчке дөньясы һәм аңа бүгенге тирә-як мохит йогынтысы нәтиҗәсе символы” буларак тәкъдим иткән.
Әйтергә кирәк, бүгенге яшьләребезнең мәгънәсез карашларын, шундый ук кылыкларын, нигезсез кансызлыгын, рәхим-шәфкатьсезлеген, эчке дөньясының бушлыгын күз алдыбызга китерсәк, күргәзмә объекты авторларының символы хакыйкатьтән ерак тормый икән бит, дип расларга да буладыр. Шулай түгелме әллә?


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Шуышучы елан” кемнәрдән җан сорый?
Вчера, 00:00 :: Серле сериал
“Шуышучы елан” кемнәрдән җан сорый?
Монстр Липецкига  килеп җиткән
18-04-2017 :: Серле сериал
Монстр Липецкига килеп җиткән
Үлем яшеренгән уйсулык
6-04-2017 :: Серле сериал
Үлем яшеренгән уйсулык
Хатын-кыз  башлы… бүреләр
14-03-2017 :: Серле сериал
Хатын-кыз башлы… бүреләр
Ташлар да,  язмалар да үч ала
9-03-2017 :: Серле сериал
Ташлар да, язмалар да үч ала
“Кар кешесе”  артыннан
25-02-2017 :: Серле сериал
“Кар кешесе” артыннан
Кабердә терелгәннәр
11-02-2017 :: Серле сериал
Кабердә терелгәннәр








Новости русской версии сайта


sendmail

Яңа номер

59 (25063)

от 23 мая 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»