Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Гарри Тюрнерга сәер һөҗүм

18.07: Гарри Тюрнерга сәер һөҗүм

Гарри Тюрнерга  сәер һөҗүмНЛОга утырып, Айда да булып кайткан шоферга нигә ышанмыйлар?

Йөк автомобиле шоферы Гарри Джой Тюрнер 1979 елның 28 август төнендә Американың Вирджиния штаты буйлап гадәттәге рейста була. Радиоалгычтан ишетелгән көйгә кушылып, күңелле генә сызгырып китеп барганда машина двигателе кинәт кенә “төчкереп” ала да сүнә, кабинада ут та бетә, радиоалгыч та тынып кала. Шул ук мизгелдә Гарри арткы көзгедән бик якты утлар шәйләп ала һәм берничә секундтан ниндидер зур очкыч аның өстеннән очып үтә.


Хәвеф барлыгын сизеп, ул тормозга басмаска була, калкулыктан түбәнгә җил­дергән машинасы сүнгән килеш тә зур гына тизлектә шосседан тәгәрәвен дәвам итә. Әмма шулчак, тизлек ару гына булуга карамастан, кемдер аның ишеген ачарга маташа! Ак чыраенда зур кара күзле ниндидер сәер бер зат кабина ишеген каерып ачып та җибәрә, эчкә үтеп, Гарриның кулбашыннан эләктереп тә ала. Ләкин Тюрнер югалып калмый, “Тьфү, шайтан!” дип сүгенеп ала да, револьверын тартып чыгарып, коточкыч кунакка терәп атып җибәрә. Теге зат бу атудан кабинадан чыгып оча, ләкин Гарри кемгә атканлыгы белән туктап кызыксынып тормый, таутүбән җилдерүен дәвам итә...
...Серле җан иясе һөҗүменнән соң янә кабынып киткән машинасын туктатканда Гарри үзенең Фредриксбургтан 30 чакрымлап ераклыктагы тукталышта торуын аңлый. Ул, чыгып, машинасын караштырганда бер антенна­сының – эрегән, икен­чесенең лазер нуры белән кискән кебек киселгән булуын күрә. Кабина түбәсе исә өстән ниндидер кислота сипкән кебек ашалган. Ягулык күләме дә аптырата: үтелгән араны чамаласаң, ул бик аз калырга тиеш, ә анда әле ярты бактан күбрәк бензин бар!.. Теге һөҗүмнән соң күп кенә вакыт үтсә дә, Гарри үзенең юлда нигә шулкадәр озак булуына аптырый, ләкин исенә төшерә алмый. Моңа бик дулкынланып, нык аруын һәм үзен начар хис итүен аңлап, ул кире кайтырга була һәм урындагы госпитальгә мөрәҗәгать итә.
Бу вакыйга турындагы хәбәр тиз арада власть әһелләренә һәм уфологларга барып җитә. Гарридан һәр кызыксынучы НЛОлар, кабинасына килеп кергән тыйнак булмаган кунак турында сораштыра башлый. Иң мөһиме – аларны Гарриның хәтереннән җу­елган вакыт аралыгы кызыксындыра. Ул сәгать­ләрне искә төшерер өчен регрессив гипноз сеансы кулланырга җыенгач кына бахыр шофер барысын да үзе исенә төшерә.
Аның сүзләренә караганда, ул теге сәер затка аткач, аның йөк машинасы һавага күтәрелә башлаган һәм шоссе өстендә асылынып торучы гигант НЛОның эченә тартып алынган. Аның эчендә Гарри ап-актан киенгән, башлыклары колакларын каплап торучы гуманоидларны күргән. Мескен водительне алар өстәлгә сузып салган да, операция ясап, гәүдәсенең сул ягына аны контрольдә тоту мөмкинлеге бирүче имплантант тегеп куйганнар. Болардан тыш, Гарри гуманоидлар корабында җи­һан­да сәяхәт итүен, Айда булуын, Альфа Центавра йолдызлыгындагы бер җи­сем тирәсендә әйләнеп йөрүче планеталарда шә­һәр­­ләр күрүен дә исенә төшерә...
Уфологлар Гарри Тюрнер сөйләгәннәргә бик шик­ләнеп карый, чөнки моңа кадәр, төрле бушкуыклар сүзенә ышанып, көлкегә кал­ганнары булган. Машинадагы физик контакт эзләрен анализлау да Гарри файдасына булмый, ул аларны үзе дә эшли алыр иде, диләр. Тюрнерга һөҗүм ясалган көнне ул тирәдә НЛО күрүчеләр дә булмаган. Аның хезмәт­т­әшләре һәм күршеләре дә бу хәлгә ышанып бармый, “шулай итеп үзенә игътибар җәлеп итәргә уйлагандыр”, дип баралар. Гарри исә әлеге вакыйгадан соң да чит планета вәкилләре белән бер­ничә тапкыр очрашуын сөйли...
Дөресме, ялганмы, лә­кин Тюрнер маҗаралы төннән соң бик нык үзгәрә: ул дингә тартыла, аны тормыш мәгъ­нәсе турындагы сораулар кызыксындыра башлый. Бәлки, ул чыннан да НЛО бортында булып кайткандыр, нигә кешегә шулкадәр ышанмаска ин­де?


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Җан кергән робот кемнән үч алган?
25-04-2017 :: Серле сериал
Җан кергән робот кемнән үч алган?
Монстр Липецкига  килеп җиткән
18-04-2017 :: Серле сериал
Монстр Липецкига килеп җиткән
Үлем яшеренгән уйсулык
6-04-2017 :: Серле сериал
Үлем яшеренгән уйсулык
Хатын-кыз  башлы… бүреләр
14-03-2017 :: Серле сериал
Хатын-кыз башлы… бүреләр
Ташлар да,  язмалар да үч ала
9-03-2017 :: Серле сериал
Ташлар да, язмалар да үч ала








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»