Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Кеше ышанмаслык, ләкин хак

30.09: Кеше ышанмаслык, ләкин хак

Кеше ышанмаслык, ләкин хакМондый хәлләрдән соң, чыннан да, могҗизаны танырга гына кала.

Чүлне җиңгән Мауро
Итальян Мауро Просперины Сахара чүлендә 1994 елда табып алалар. Кеше ышанмаслык хәл: шундый эсселектә тугыз көн булуга карамастан, ир исән кала.
Мауро марафон бәйгесендә катнаша, ләкин ком бураны башлангач, ул маршруттан читләшә һәм адаша. Ике көннән аның эчәр суы бетә. Шуннан соң ул, кан тамырларын кисеп, үз-үзенә кул салырга, бу җәфалануларга шулай нокта куярга уйлый. Ләкин аның бу нияте барып чыкмый, чөнки организмында су аз булганлыктан, куе каны бик тиз оеша һәм акмый.
Тугыз көннән аны күчмә тормыш алып баручы кабилә гаиләсе табып ала. Бу вакытка инде марафончы һушын югалту дәрәҗәсендә була һәм 18 килограммга ябыга.
Очкыч канатында – механик
1995 елның 27 май төнендә тактик маневрлар үткәрү барышында безнең “МиГ-17” самолеты, аэродромның очып китү-төшеп утыру полосасыннан чыгып китеп, пычракка чума. Аңа ярдәмгә иптәшләре белән механик Петр Горбанев ашыга.
Гомум тырышлык белән алар очкычны полосага этеп чыгара ала. Пычрактан арынган “МиГ” шунда ук тизләнеш ала һәм бер минуттан һавага күтәрелә. Ләкин ул үзе белән һава агымы тәэсирендә очкыч канатына билдән бөкләнеп береккән механикны да алып китә.
Югарыга омтылучы самолетның үзен сәер тотуын очучы шундук сизеп ала, ләкин сәбәбен аңламый. Тирә-ягына игътибарлырак карагач кына төнге караңгылыкта очкыч канатында чит предмет барлыгын күрә. Җир белән элемтәгә кергәч, аңа әлеге предметтан төрле маневрлар ярдәмендә котылырга киңәш итәләр. Ләкин шулчак очучы әлеге предметның кеше силуэтына охшаганлыгын шәйләп ала һәм аэродромга төшеп утырырга рөхсәт сорый.
Очкыч, һавада ярты сәгать чамасы булып, җиргә 23 сәгать 27 минутта төшеп утыра. Кеше ышанмаслык хәл: шушы очыш дәвамында Горбанев һушын югалтмый, төшеп тә калмый, чөнки аны көчле һава агымы очкыч канатына “сылаган” була. Соңыннан санчастьта механикның бик нык курыкканлыгы һәм ике генә кабыргасы сынганлыгы ачыклана.
Фюзеляжда – капитан
Югарыда бәян ителгән хәлгә охшаш вакыйга Англия һава флотында да теркәлә.1990 елның 10 июнендә “ВАС 1-11” авиалайнеры капитаны Тим Ланкастер 5000 метр биеклектә үз самолетыннан “ачык космоска” чыгып очкач та исән кала.
Хәвефсезлек каешын эләктерү автомобиль шоферлары өчен генә мөһим түгел. Тим да бу кагыйдәне үзе белән бул­ган хәлдән соң гомерлеккә исендә калдыргандыр. Лайнер белән 5273 метр биеклектә очып барганда ул хәвефсезлек каешын бушатып куя. Бераздан очкычның алгы пыяласы шартлап ватыла. Көчле һава агымы капитанны тышка тартып ала һәм фюзеляжның алгы өлешенә аркасы белән китереп сылый. Очучының аяклары штурвал һәм идарә итү панеле арасына кысылып кала.
Ләкин кабинада булган бортпроводник Найджел Огден югалып калмый һәм капитанның аякларына барып ябыша. Икенче пилот очкычны 22 минуттан соң гына җиргә төшереп утырта ала, бу вакытта лайнер капитаны шул хәлендә тышта кала.
Ланкастерны аякларыннан тотып торучы Огден капитанның һәлак булганлыгына шикләнми, шулай да аны җибәрми, чөнки Тимның гәүдәсе двигатель “авызына” барып керер дә моторны яндырып чыгарыр дип уйлый. Ул очракта самолетның җиргә имин төшеп утыруы да икеле булачак.
Җиргә төшеп утыргач ачыклануынча, Тим исән була. Табиблар аның тәнендә күпсанлы күгәргән урыннар булуын, сул кулы һәм уң кулының бер бармагы сынганлыгын терки. Биш айдан ул янә штурвал артына утыра. Стюард Найджелның исә иңсәсе тая, бите һәм бер күзе туңа.
Өермә кочагында
Рене ханым Трута, коточкыч өермә аны 240 метрга күтәреп, 12 минуттан йортыннан 18 чакрымда җиргә төшереп утыртканнан соң да исән кала. Кеше ышанмаслык бу вакыйга нәтиҗәсендә бахыр хатын бер колаксыз кала, кулын сындыра, барлык чәчен югалта һәм күпсанлы вак җәрәхәтләр ала.
“Барысы да бик тиз булды, хәзер моны төш күргән кебек кенә хәтерлим, – дип искә ала Рене, 1997 елның 27 маенда дәваханәдән чыккач. – Мине кинокамерага төшерәләр иде, шулвакыт ниндидер көч, коры яфрак кебек җиңел генә күтәреп, югарыга алып менеп китте. Тирә-якта тавыш янәшәдән товар поезды үтеп баргандагыдай иде. Мин шулай очып киттем. Тирә-яктагы чүп-чар, таяклар тәнемә суккалый, уң колагымны нәрсәдер өтеп алды. Һаман да югарыга күтәрелгәндә мин һушымны югалттым...”
Рене һушына килгәндә ул туган йортыннан 18 чакрымда ниндидер калкулык өстендә яткан була. Югарыдан ул җирнең 60 метрлап киңлектә сөрелгәнен күрә – монысы көчле өермәнең “эше” була. Полициядә хәбәр итүләренчә, бу көнне әлеге өермәдән округта башка беркем дә зыян күрмәгән.
Ачыклануынча, мондый хәлләр элегрәк тә булган. Германиянең Майнедагы Франкфурт шәһәреннән ерак түгел 1984 елда шун­дый ук көчле өермә берьюлы 64 укучы баланы күтәреп алып китә һәм, аларга бер­­нинди зыян китермичә, очырып алган урыннан 100 метр читтәрәк төшереп утырта.
Искиткеч... асылынып тору
Бхопала шәһәрендә яшәүче йог Рави Варанаси 87 көн дәвамында аркасы һәм аяклары тиресенә кидерелгән 8 ыргакта асылынып тора. Өч айдан аякларына баскач, бернәрсә дә булмагандай, физик күнекмәләр эшләвен дәвам итә.
“Бөек асылынып тору” вакытында ул җирдән бер метр югарылыкта була. Бу күренешнең тамашачыларга тәэсир көчен арттыру максатында йогның укучылары аның тәнен һәм телен төрле юанлыктагы энәләр белән тишкәләп чыга. Бу айларда йог бер төрле генә туклана: көненә бер уч дөге ашый һәм бер генә чәшке су эчә. Бу вакыт дәвамында немец табибы Хорст Гронинг күзәтүе астында булган Рави аны күрергә килүче халык белән дә бик теләп аралашкан.
“Асылынып торганнан соң да Рави үзен искиткеч яхшы хис итте, – ди доктор Гронинг. – Кызганыч, йогларның кан агуын туктату һәм авыртуны басу ысуллары бүгенгә кадәр билгесез булып кала”.
Пәһлеван Лиза
Дөньяда пәһлеваннар сирәк очрый: буе 190 сантиметрдан озынраклар 1000 кешегә 3-5тән артмый. Лиза Лысконың буе исә бу күрсәткечне дә күпкә узып киткән.
Лизаның Харьков губернасы Богодухово өязенең Краснокутск шәһәрче­гендә яшәгән әти-әнисе озын буйлы булмый. Гаиләдәге 7 баланың берсе дә, Лизадан тыш, яшьтәшләреннән аерылып тормый. Өч яшькә кадәр Лиза да гап-гади кызчык була, ә менә дүртенче яшькә чыккач, айлап түгел, көнләп үсә башлый. Җиде яшендә ул өлкән хатыннар кебек булса, 16 яшенә буе – 226,2 сантиметрга, авырлыгы 128 килограммга җитә.
Зур гәүдәле кеше, беренче карашка, күп ашарга тиеш кебек булса да, Лизаның аппетиты да, йокысы һәм үз-үзен тотышы да гадәти була.
Әтисе вафат булганнан соң аның урынына калган абзыйсы Лизаны пат­ша Русиясе шәһәрләре һәм чит илләр буйлап йөртә башлый, аны халыкка табигать могҗизасы итеп күрсәтеп, акча эшли. Лиза чибәр, акыллы һәм чагыштырмача гыйлемле кыз булып җитешә. Илләр гизгәндә ул немец һәм инглиз телләрендә сөйләшергә өйрәнә, урта белем ала.
Германиядә чагында аны киң билгеле профессор Рудольф Вирхов карый. Аның әйтүенчә, кызның тагын 57,2 сантиметрга үсәчәге фаразлана. Лиза Лысконың арытабангы язмышы билгесез, шуңа профессорның фаразы чынга ашу-ашмавы да сер булып кала.
Тере микроскоп
Эксперимент үткәрер алдыннан 29 яшьлек рәссам Джоди Остройт алдына бер кисәк ит һәм яфрак куялар. Янәшәдә электрон микроскоп тора, ләкин Джоди аңа кагылмый да. Ул әлеге әйберләрне бер-ике минут тирәсе әйләндергәләп карый да, бер бит кәгазь алып, аларның эчке структурасын сурәткә төшереп тә бирә. Шуннан соң тикшеренүчеләр әлеге әйберләрне электрон микроскоп аша карый һәм рәссамның сурәтләре төп-төгәл булуын раслый.
“Бу сәләт миндә тиз генә ачылмады, – ди Джоди. – Башта мин, үзем дә аңламыйча, агачларның, мебельнең, хайваннарның фактурасын җентекләп сурәткә төшерә башладым. Аннары башкалар күрмәгән ваграк детальләрне дә күрә алуымны аңладым. Моңа ышанмаучылар минем микроскоп белән файдалануымнан шикләнә, ләкин мин электрон микроскопны каян алыйм соң?”
Джоди Остройт матдәнең иң вак күзәнәкләрен күрә, аннары, шуны фотога төшереп алган кебек, кәгазь битенә ясый. Нәтиҗәдә, сурәттә я куян талагы, я эвкалипт агачы цитоплазмасы килеп чыга. “Минем сәләт берәр галимдә ачылса, ях­шырак булыр иде, – ди ул. – Миңа ул нәрсәгә кирәк? Мин теләсә кайсы профессордан тирәнрәк һәм ачыграк күрәм, ләкин бу туры мәгънәдә генә шул...”
Ашказанында... чәч йомгагы
Аризона штатының Феникс шәһәре дәваханәсенә эче бик каты авыртудан җәфаланган 22 яшьлек Тамми Мелхаузны ашыгыч рәвештә китерәләр. Бераз соңга калган булсалар, ул, һичшиксез, җан тәслим кылган булыр иде: хирурглар кызның ашказаныннан алагаем зур чәч йомгагы тартып чыгара.
Тамми сөйләвенчә, дулкынланган, киеренкелек кичергән чакларында ул чәчләрен чәйни икән. “Мин моны үзем дә сизми идем: чәйним дә йотам, чәйним дә йотам. Димәк, алар минем ашказанда җыелып барган. Башта аппетитым бетте, соңрак көчле эч авыртулар башланды,” – ди ул.





Басып чыгарырга



Адәм ышанмаслык хәлләр...
Сегодня, 00:00 :: Серле сериал
Адәм ышанмаслык хәлләр...
Идән астындагы ун табылдык
5-06-2018 :: Серле сериал
Идән астындагы ун табылдык
Хоуп алмазының каргышы
8-02-2018 :: Серле сериал
Хоуп алмазының каргышы
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»