Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Илаһи мәхәббәтнең биш гүзәл тарихы

09.01: Илаһи мәхәббәтнең биш гүзәл тарихы

Илаһи мәхәббәтнең биш гүзәл тарихыЯңа ел кебек искиткеч гүзәл бәйрәм каникуллары чорында шушы рубрикабызда күңел өчен кайвакыт авыр кабул ителүче вакыйгаларны бер читкә куеп торып, җанга ятышрак, кайвакыт хәтта ышанасы да килмәгән матуррак тарихларны да барлап алыйк әле, җәмәгать. Ә матур тарих нинди була соң ул? Әлбәттә, алар – мәхәббәт тарихлары! Кешелек тарихында андыйлар, әлбәттә, аз булмаган, ләкин минем менә сезнең игътибарга шушы бишесен җиткерәсем килде.

Әйдәгез, башлыйк булмаса. Алла Пугачева башкаруында заманында искиткеч шлягерга әверелгән “Миллион ал роза” җырын ул вакытларда кем генә үзаллы җырлап йөрмәде икән дә кем генә мөкиббән китеп тыңламады икән?! Ләкин аның нигезендә чынбарлыкта булган хәлләр ятуын күпләр белмидер дә әле. Грузин рәссамы Пиросманиның француз актрисасы Маргарита де Севрга булган сөю хисләре, чыннан да, җырлар язарлык. Күп кенә матур җырлар әнә шундый хисләр ташкыны тәэсирендә туа да инде.


Беренчесе. Миллион, миллион роза...

Нико Пиросмани үз­легеннән өйрәнгән рәссам була, ягъни бу һөнәргә беркайда да укымый һәм бер остазда да шөгыльләнми. Ләкин, барлык рәссамнар кебек үк, күңел дөньясы бик бай булса да, матди яктан бөтенләй хәерче үк булмаса да, мактанырлыгы да булмаган. Карт та түгел, яшь тә түгел дигәндәй, гомеренең матур гына бер чагында, аңа 47 яшь булганда, Тифлис шәһәренә Парижның “Бель Вю” миниатюралар театры актрисасы Маргарита де Севр гастрольләр белән килә. Һәм, инде аңлашылганча, мескен рәссамны ул җавапсыз һәм дөрләп торган ялкынлы мәхәббәт утына сала.
Мадамның игътибарын үзенә ничек кенә җәлеп итәргә тырышмасын, моның өчен нинди генә акылсыз адымнарга бармасын, Маргарита сылу (белгечләр фикеренчә, аның матурлыгы да әллә ни һуш китәрлек булмаган) аның хакына бөтен дөньясын оныткан Нико белән исәпләшеп бармаган, елмаюдан артык нәрсә бүләк итмәгән. Тирән кайгыга һәм өметсезлеккә баткан рәссам, ни чарадан бичара дигәндәй, үзенең туган көнендә берничә арба (!) чәчәкләр сатып ала. Ул чәчәкләр арасында Иран сирине, бегония, настурция, пион һәм төрле төстәге һәм зурлыктагы розалар була. Шушы барлык гүзәллекне Нико актриса яшәгән кунакханә алдындагы мәйданга таратып чыга. Үтеп-сүтеп йөрүче җәяү­леләрнең берсе дә тезгә чаклы чәчәкләргә күмелгән әлеге мәйданга басарга батырчылык итми. Мондый искиткеч бүләк өчен Маргарита Никоны нибары... бер тапкыр үбеп ала.
Бу хәл-вакыйгаларның шаһиты бул­ган кешеләр сөйләвенчә, бик күпләр, әлеге күренештән күңел­ләре тулып, күз яшьләрен бер-берсенә күрсәтмәс өчен карашларын яшергән, мондый кайнар, саф мәхәб­бәтнең теләсә нинди салкын йөрәкне эретәчәгенә өметләнгән. Ләкин Маргарита Пиросманины ярата алмаган, шундый романтик гамәл дә аның боз йөрәген эретмәгән һәм үзенең Парижына кайтып киткән. Шулай инде, көчләп яраттырып булмый...
Нико тугыз елдан хәер­челектә ачлыктан вафат була. Аның картина­ларының Кавказда революция барганда кемгә кирәге булсын инде?! Аның каравы, 1969 елда сөйгәне яшәгән Парижда, Луврда рәссамның күргәзмәсе оештырыла. Музей хезмәткәр­ләре сөйләвенчә, күргәз­мәгә көн саен өлкән яшьтәге бер ханым килеп йөргән, ул озаклап рәссамның картиналарын караган, ә инде “Актриса Маргарита” дип аталган сурәт алдында аеруча озак-озак басып торган...





Басып чыгарырга



Адәм ышанмаслык хәлләр...
21-06-2018 :: Серле сериал
Адәм ышанмаслык хәлләр...
Идән астындагы ун табылдык
5-06-2018 :: Серле сериал
Идән астындагы ун табылдык
Хоуп алмазының каргышы
8-02-2018 :: Серле сериал
Хоуп алмазының каргышы
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»