Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Хоуп алмазының каргышы

08.02: Хоуп алмазының каргышы

Хоуп алмазының каргышыХоуп алмазы – дөньяда иң кыйммәт һәм иң зур зәңгәр бриллиант. Сапфир төсендәге бу асылташның авырлыгы – 45,52 карат, зурлыгы 25,60 х 21,78 х 12 миллиметр тәшкил итә. Аның күпгасырлык тарихы еш кына канлы, фаҗигале һәм серле вакыйгалар белән бәйле. Шул мистик хәлләр нәтиҗәсендә аның “каргалган таш” дигән яманаты чыккан.

Җәза бирүче күз
Бу ташның ничек һәм кайда барлыкка килүе гасырлар чоңгылында югалган, аның башлангыч тарихын беркем дә белми. Европага аны XVII гасырда Франциядә киң билгеле авантюрист, сәүдәгәр, зиннәтле әйберләргә һушы киткән Жан-Батист Тавернье алып кайта. Моңа кадәр Жан озак кына Һиндстанда сәяхәт кыла, андагы Агра тирәсендә Джахан шаһ сараенда һәм киң билгеле Голконданың алмаз рудникларында була. Жан һинд бриллиантларын анда арзанга гына сатып алып, Европада кыйммәткә сату юлын җайга сала.
Аның кулына алмазның ничек килеп эләгүен төгәл генә беркем дә белми. Киң таралган версиягә ярашлы, бу асылташ элегрәк, имеш, Рама алласы статуясында күз булган, һинд халкы аны Аллаларның изге ташы санаган. Авантюрист Тавернье исә аны статуядан чокып алган, шуңа дин әһелләре Жанны һәм алмазның киләчәктәге хуҗаларын каргаган. Таш белән арытабангы вакыйгалардан чыгып уйлап караганда, бу алмаз, чыннан да, гади күз генә булмаган, ә аллаларның җәза бирүче күзе бул­ган.
Алмазны Тавернье киң билгеле Король-Кояш Людовик XIVкә бүләк итә, моның өчен патша Жанга дворян титулы бирә. Шуннан соң Тавернье, кызыклы гына мемуарлар язганнан соң озак та үтмәстән, бик сәер шартларда һәлак була. Өстәвенә, үлемен, нишләптер, Русиядә таба. Себердә аны бүреләр өзгәләгән, дигән версия дә бар.
Таверньеның алмазы башта 115 карат була, ләкин Король-Кояш аны, нигәдер, бүлгәләргә карар кыла. Шуның бер кисәге соңрак Павел I хатыны, императрица Мария Федоровнада була. Бу таш урнаштырылган йөзек хәзер Мәскәү кремленең Алмаз фондында саклана.

Корольләр каны
Бриллиантның 67 каратлы иң зур кисәге Людовик патшада кала. Ул тәхеттә булганда Франция өзлексез сугышлар алып бара, моның нәтиҗәсендә ил бөлгенлеккә төшә. Людовик үзе исә сунарда чагында аягы яралану нәтиҗәсендә гангренадан үлә. Шулай итеп, алмаз аңа бәхет китерми дисәк тә буладыр. Ләкин фаҗигале хәлләр әле алда була. Һинд аллаларының изге ташы каргышы Король-Кояшның нәсел-ыруына төшә.
Алмазга хуҗа булып калган икенче король Людовик XV була. Король әлеге асылташны үзенең фавориткасына – маркиза де Помпадурга бүләк итә, ләкин озак та үтмәстән бу ханым үпкә ялкынсынуыннан вафат була. Алмаз король гаиләсенә әйләнеп кайта һәм бераздан Людовик XVIга күчә. Тарихтан билгеле булуынча, бу король 1793 елгы Француз революциясе вакытында җәзалап үтерелгәннән соң 9 ай үткәч, хатыны, королева Мария-Антуанетта да шулай ук эшафотта җәзалап үтерелә.
Мария-Антуанетта кайчагында бу асылташны якын ахирәтенә, принцесса де Ламбальга да киеп йөрергә биреп торган була. Алмазның каргышы принцессага тагын да коточкычрак рәвештә төшә – француз фетнәчеләре аның күкрәкләрен кисеп алып һәм тешләрен суырып чыгарып, сигез сәгать буе су сибә-сибә һушына китерә-китерә җәзалаганнан һәм бәреп үтергәннән соң да гәүдәсен тураклап, бүлешеп алалар, аннары кем ничек тели, шулай мәсхәрәлиләр...

“Зәңгәрсу француз”
Ләкин Француз революциясе вакытында асылташ та серле рәвештә югала. Соңыннан ачыклануынча, ул шул чакта урлана (һәрвакыттагыча!) һәм Англиягә (кая булсын инде?!) озатыла. Анда ул “Зәңгәрсу француз” дип атап йөртелә башлый. Ташның бик озак кайда, кемдә ятканлыгы һәм ни өчен 1812 елда гына башка төрле формада һәм 45,52 карат авырлыгында пәйда булу сәбәпләре соңрак кына ачыклана.
Кайбер мәгълүматлар буенча, аны Англия короле Георг IV сатып ала, ә монарх үлгәч, 1830 елда ул билгесез кешегә сатыла. Кем дә кем аңа хуҗа була, шул бөлгенлеккә төшә, акылдан яза яисә фаҗигале һәлак була, дигән имеш-мимеш һаман да киңрәк таралу ала. Шундый яманаты чыкса да, аны 1839 елда инглиз банкиры Генри Филипп Хоуп сатып ала. Шул көннән башлап бу асылташ “Хоуп алмазы” дип йөртелә башлый.
Генри Хоуп картлык яшенә җитеп үлә, ләкин, бик бай булса да, бөлгенлеккә төшә, үзе һәм гаиләсе хәерчелектә көн күрә. Хоуп вафат булганнан соң алмаз тагын да берничә тапкыр сатыла, ләкин яңа хуҗалар да я акылыннан яза, я рәхимсез рәвештә үтерелә.

Үлемечле талисман
Осман империясе солтаны Әбдел Хәмид II дә каһәрләнгән бриллиант хуҗасы була. Ул аны иң яраткан хатынына бүләк иткәч, анысын озакламый юлбасарлар үтерә. Солтанның акылдан язуын да шул ук алмаз белән бәйлиләр, өстәвенә, аның канлы репрессияләр үткәрүе дә тарихта киң билгеле. 1909 елда ул тәхеттән бәреп төшерелә һәм тоткынлыкта 1918 елда вафат була.
Асылташның арытабангы хуҗасы урыс кенәзе Корытковский була. Алмазны ул француз биючесе Ледю ханымга бүләк итә. Әмма озак та үтмәстән үзе үк аны көнләп ярсыган чакта атып үтерә, ә ике көннән аның үзен дә билгесез кешеләр үтереп китә.
1911 елда бриллиантны киң билгеле француз ювелиры Пьер Картье 550 000 франкка сатып ала. Ул вакытка инде ташның яманаты бөтен дөньяга таралса да, озакламый ювелир аны Американың бик сәер һәм мәзәк кыланышлы миллионершасы Эвелин Маклинга сатып җибәрә. Башкаларга бәла китергән асылташ миңа бәхет китерәчәк дип уйлый ул. Шуңа да ул аны салмый да диярлек. Әмма озакламый ире акылдан яза һәм психбольницада вафат була, яраткан улы машина астында кала, ә кызы даруларны күп эчүдән үлә. Табиблар исә аны шулай үз-үзенә кул салган дип исәпли. Эвелин үзе, бөтен кай­гыларының сәбәпчесе һинд дин әһелләренең каргышы булуына ышанмыйча, 60 яшькә кадәр яши. Гәрчә япа-ялгыз калса һәм бөтен байлыгыннан колак какса да...

Почта аша килгән асылташ
Эвелин үлгәннән соң алмаз аның бурычларын каплау өчен сатыла, аны Америка ювелиры Гарри Уинстон ала. Ташның каргышы аның язмышында чагылмый, бу, бәлки, ювелирның еш кына иганәчелек чаралары үткәрүе белән аңлатыладыр. Ул хәтта ил буенча асылташлар коллекциясенең турын оештыра, шуннан җыелган акчаларын исә янә иганәчелеккә тотынып бетерә.
1958 елның ноябрендә Уинстон алмазны АКШка бүләк итәргә була, шуның өчен аны Вашингтондагы Смитсон университетына символик хакка – нибары 146 долларга сата. Ә тапшыру ысулы итеп гадәти булмаган юл сайлый: үтә дә кыйммәт алмазны гап-гади соры кәгазьгә төреп, почта аша посылка итеп сала. Шул вакыттан алып асылташ университет музеенда саклана һәм иң мөһим экспонаты булып исәпләнә. Бүген каһәрле бу алмаз 100 миллион доллар дип бәяләнә.





Басып чыгарырга



Адәм ышанмаслык хәлләр...
21-06-2018 :: Серле сериал
Адәм ышанмаслык хәлләр...
Идән астындагы ун табылдык
5-06-2018 :: Серле сериал
Идән астындагы ун табылдык
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»