Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Язмышы үз җырларына охшаш

Язмышы үз җырларына охшаш Бу бөек шәхеснең иҗади казанышларын кыскача гына санап үтик. Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры 1955 елдан башлап 45 ел дәвамында аның алты операсын һәм бер музыкаль комедиясен куйды. “Салават Юлаев”, “Кодача”, “Шәүрә”, “Агыйдел дулкыннары”, “Урал илчеләре”, “Акмулла”, “Каһым түрә” театрның милли репертуарын бизәп тордылар. Иҗат ителү белән үк халык отып алган һәм әле дә бәясе кимемәгән йөзләрчә җырлар, романслар.

Заһир Исмәгыйлев оештыруда үзе актив катнашкан Уфа сәнгать институтының беренче ректоры итеп тәгаенләнде һәм бу вазыйфаны 20 ел башкарды. Шулай ук ул 24 ел буе Башкортстан Композиторлар берлеге рәисе булды.

Заһир Исмәгыйлев СССРның, РСФСРның һәм БАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның Михаил Глинка исемендәге һәм БАССРның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, Ленин, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе иде.

05.01.2017 (№ 1 (25005)): Календарьда бу көн

Зәңгәр күкне иңләп очарга!

Зәңгәр күкне  иңләп очарга! Якташыбыз Вячеслав Аверьянов дөньяда тиңдәшсез “Су-30МКИ” истребителендә очу мәктәбен булдырган.

“Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле-төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул”. Бу үзенең гомер юлы батырлык үрнәге булган Фәнис Яруллин сүзләре. Сугыш вакытында күбрәк дошманнарны юк итү — батырлык. Республикабызның 271 каһарманы Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган.

Бүгенге тыныч чорда да батырлык кылучылар байтак. 1991 елдан аларга Русия Герое исеме бирелә. Илдә аларның саны 300дән артык, шуларның 30ы — Башкортстаннан. Быел әнә шул бүгенге көн геройлары турында сүз алып барачакбыз. Без үз геройларыбызны белергә тиеш. Бүген шуларның берсе — очучы-сынаучы Вячеслав Аверьянов белән таныштырабыз.

05.01.2017 (№ 1 (25005)): Җәмгыять

Бездән соң да Җирдә тормыш калсын

Бездән соң да  Җирдә тормыш калсын Табигый байлыклар: чиста су, уңдырышлы туфрак, үсемлекләр дөньясы, файдалы казылмалар – берсе дә бетмәс-төкәнмәс хәзинә түгел. Үзенең тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту максатында кеше бертуктаусыз матди җитештерүне үстерә, ә моның тирә-як мохиткә зур зыян салуы хакында уйланмый диярлек.Табигатьтән алынган ресурслар аңа агулы калдыклар рәвешендә кире әйләнеп кайта. Бу исә биосферага, димәк, кешелеккә дә котылгысыз үлем белән яный. Әлеге аяусыз хакыйкать галимнәрне узган гасыр ахырында гына хафага сала башлый. Ә бүген инде һәркайсыбыз табигатьне саклауга үз өлешен кертергә тиеш икәнлекне аңлау зарур. Галимнәр исәпләп чыгаруынча, 2025 елга планетада яшәүче халыкның 2/3 өлеше эчәр суга кытлык кичерәчәк. Җир өслегенең дә, сулар һавабызның да елдан-ел коточкыч пычрана баруы күптән инде сер түгел.

Башкортстан Экология министрлыгының Нефтекама территориаль комитеты баш белгеч-эксперты Радим ВӘЛИЕВ белән әңгәмәбез тирә-як мохитне саклау мәсьәләсенең анык бер җирлектә – Дүртөйле

05.01.2017 (№ 1 (25005)): Җәмгыять

Римма Үтәшева: “Лозунглар түгел, берлектә эшләү кирәк!”

Римма Үтәшева: “Лозунглар түгел, берлектә эшләү кирәк!” “Милли-мәдәни автономия турында” 74 санлы федераль закон 1996 елның 17 июнендә кабул ителә. Шул рәвешле егерме ел дәвамында аның кысаларында илдә 1600 милли-мәдәни автономия төзелергә өлгергән. Аларның 19ы – федераль, 250се төбәк статусына ия. Русиядә гомер кичерүче 193 милләт халкыннан җәмгысы 79ы үз милли-мәдәни автономияләрен төзегән.

Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе составында бүген инде иң эре структураларның берсенә әверелгән Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең дә ике дистә елдан артык бай тарихы бар. Аерым алганда, мәртәбәле оешма бигрәк тә соңгы дүрт-биш елда эшчәнлеген бермә-бер активлаштырып, нәтиҗәле үсеш кичерә, Башкортстан татарларының рухи-мәдәни тормышында мөһим әһәмияткә ия яңадан-яңа колачлы проектларга канат куя. Бу җәһәттән, узып киткән ел оешма эшчәнлегендә ничек булган, нинди нәтиҗәләр, мөһим вакыйгалар белән билгеләнгән? Автономия җитәкчелеге 2017 елга карата нинди проектлар, эш планнары белән яна? Шушы һәм башка

05.01.2017 (№ 1 (25005)): Җәмгыять









Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»