Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Куядыда да беләләр Тәтешле кыярларын!

Куядыда да беләләр Тәтешле кыярларын! Малтабар Эльмир Хәбипов терлекчелек юнәлешендә дә нәтиҗәле шөгыльләнә.

Ялкау — сәбәбен, булдыклы кеше мөмкинлеген таба, дип юкка гына әйтмиләр. Малтабар Эльмир Хәбипов — чын эш кешесе. Моннан берничә ел элек авыл хуҗалыгы буенча белгеч, район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсендәге вазыйфасын калдырып, үз эшен ачарга була. Башка юнәлешләрдә үзен берникадәр сынаганнан соң яшелчәчелек тармагын сайлый һәм теплица төзү өчен җир арендалый. Дөрес, беренче елны уңыш ул көткәнчә булмый, Тәтешледәге җирне “яратмый” кыярлар. Әмма бирешергә күнекмәгән егет эшен Кәлтәү авылына “күчерә” һәм эшкә чума. Бүгенге көндә 17 сутый җирдә үскән уңышны җыеп сатуга чыгара ул. Сезонына 20 тоннадан артык кыяр җитештереп, Тәтешлене генә түгел, Балтач районын, Пермь краеның Куяды бистәсен сусыл, тәмле яшелчәләр белән тәэмин итә. Эльмирның кыярларын яратып ала халык.

03.06.2015 (№ 107 (24711)): Төрлесеннән

Сорап алган ялгызлык

Сорап алган ялгызлык Гаилә җылысын алмаштырган байлык кирәкме?

Кырык сигез яшьлек ирен фаҗигале хәлдә югалткан Таңчулпан турында халык төрлесен сөйләде. Берәүләрнең күзе хатынга ире калдырган байлыкка кызыкты. Ике катлы иркен таш йорт, аңа терәлеп торган зур гараж, берсеннән-берсе затлы ике машина. Икенче берәүләр, киресенчә, Зәвир кебек уңган, тырыш, булдыклы ирне югалтып, кырык дүрт яшендә тол калган хатынны кызганды. Өченчеләрне ире белән егерме елдан артык бергә гомер иткән Таңчулпанның каты бәгырьлелеге гаҗәпләндерде. Ире үлү хәбәрен ишеткәч тә, аны җир куенына иңдергәндә дә, җирләп кайткач та ник бер тамчы күз яшен күрсәтсен! Әтисе кайгысыннан кызы Әлфинурның озын керфекләре кипмәде бу арада. Хәтта улы Фаилнең дә күзләре кызарган иде. Зиратта Зәвирне озатырга килгән күпләр аның хакында бик җылы сүзләр әйтте. Ә Таңчулпан, тирә-яктагы таш сыннар кебек, өнсез-сүзсез катып тора бирде. Кара күзлеге аша хатынның ни кичергәнен беркем дә белмәде. Зәвирне җирләп кайткач, халыкны ашханәгә җыеп,

03.06.2015 (№ 107 (24711)): Дөнья бу...

Ихтыяҗ да, үсеш мөмкинлекләре дә бар

Ихтыяҗ да, үсеш мөмкинлекләре дә бар Ул очракта ни өчен республикада кош итен санитар нормадан ике тапкыр диярлек кимрәк ашыйбыз?

Республикада кошчылык тармагын үстерүдә яңача караш таләп ителә. Соңгы елларда әлеге юнәлештәге күрсәткечләрнең берникадәр артка тәгәрәвеннән чыгып фикер йөрткәндә, шундый нәтиҗә ясарга була. Икенчедән, ил җитәкчелеге төп туклану продуктларын, шул исәптән ит ризыкларын чит илдән сатып алуны чикләү бурычы куйды. Ә республикада халыкны, нигездә, үзебездә җитештерелгән, экологик яктан чиста азык-төлек белән тәэмин итү максаты билгеләнде. Русиядә соңгы елларда кош ите җитештерү күләме күзгә күренеп артты. Башкортстанда исә әлегә бу юнәлештә күзгә күренерлек алга китеш күзәтелми. Йомырка һәм бәбкә, үрдәк үрчеме белән тәэмин итәргә тиешле предприятиеләрнең базар шартларына яраклаша алмавы нәтиҗәсеме бу, әллә сатып алучылар белән уртак тел табарга ашыкмыйлармы? Узган ел нәтиҗәләре буенча, шәхси ихатада кош-корт санының алдагы елдагыдан 1,7 процентка, ягъни 55 мең башка кимүе шундый

03.06.2015 (№ 107 (24711)): Көнүзәк









Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»