Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

“Матур итеп килгән кебек, матур итеп китә бел!”

“Матур итеп килгән кебек, матур итеп китә бел!” Ризван Хәкимов ни өчен зур сәхнә белән хушлашырга җыена?

Ризван абыйны мин студент чагымнан беләм. БДУның төп корпусының дүртенче каты. Филология факультеты студентларының кышкы сессиясе. Расписание янында безгә караганда өлкәнрәк, җитди йөзле, чандыр озын гәүдәле кешене күреп, аны шундук танып алдык. “Ризван Хәкимов бит, Ризван Хәкимов!” – дип, чыш-пыш килде концертларга йөрергә яратучы кызлар. Ул да булса композиторның үз төркеменә җырчы эзләп йөрүе булган икән. Ул елны сабакташыбыз Флүрә Мостафина аның төркемендә күпмедер вакыт җырлап та йөрде әле.

Инде ике дистә елдан артык вакыт үткәч, редакция бүлмәсендә Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәкимов белән әңгәмә корабыз. Һәм, ни гаҗәп, еллар аны үзгәртмәгән дә диярлек. Элеккечә үк җиңел хәрәкәтле, уйчан-моңсу карашлы. Ә бит, гомер китабының битләрен ачып карасаң, һәр бит саен гастрольләр, тамашачы тулы заллар, берсеннән-берсе моңлы җырлар, табышлар һәм югалтулар... Ә инде иң аптыратканы –

20.10.2016 (№ 121 (24975)): Рухият

Айныткычлар безне айнытырмы?

Айныткычлар  безне айнытырмы? Нефтекама шәһәрендә исерекләр өчен үзәк ачылды.

Статистика күрсәтүенчә, узган ел, илдә якынча 45 мең кеше спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклар кулланудан вафат булган. Бу санны киметеп булыр идеме? Җәмәгатьчелек “әйе” дип җавап бирә: әгәр элекке кебек, айныткычлар эшләсә, бу хәлгә юл куелмас иде. Билгеле булуынча, исерек кешеләр өчен социаль учреждениеләр, ягъни айныткычлар, моннан берничә ел элек ябылды. Айныткычлар тирәсендә бик күп бәхәсләр барды, хөкүмәт аны акча китерми, файдасыз дип тапты һәм медицина өлкәсенә тапшырырга, дигән тәкъдим белән чыкты. Медиклар исә бу фикер белән килешмәде, чөнки алар ярдәм күрсәтә алса да, исерекне тотып, айныткычка алып килү вәкаләтләре юк, алар үзләре ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешене генә дәвалый. Аннары, эчкән кеше, гадәттә, тиктормас, усал була. Шәфкать туташларының күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итүен исәпкә алганда, исерекләрне дәваханәгә ташучы хатын-кызларны күз алдына китерүе кыен.

20.10.2016 (№ 121 (24975)): Җәмгыять

Юллар акыл белән төзелә!

Юллар акыл белән төзелә! Урыс язучысы Николай Гоголь безнең көннәрдә яшәсә, Уфада һәм республикада бу юнәлештә алып барылучы эшләргә ул да сокланыр иде.

Мәгълүм булуынча, узган атнада юлчылар үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләде. Башкортстанга эш сәфәре белән Русиянең транспорт министры Максим Соколов килде һәм Затон бистәсенә илтүче юлда Агыйдел елгасы аша яңа күпер ачуда катнашты. Әйткәндәй, мондый хөрмәткә без юкка гына лаек булмадык. Башкортстан Русиянең иң эре юл комплекслы төбәкләренең берсе санала. Республикада юллар озынлыгы – 56 мең чакрым. Аларда гомум озынлыгы 75703 метр тәшкил итүче 1931 күпер һәм юлүткәргеч урнашкан. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федераль округында икенче урында. Юлларны, күперләрне төзекләндерү, төзек хәлдә тоту Башкортстан Республикасының Юл хуҗалыгы идарәсе карамагында. Төбәктә юлларны хәстәрләүгә күпме акча бүленә? Алар максатлы тотыныламы? Нинди мәсьәләләр ашыгыч хәл итүне таләп итә? Статистика мәгълүматларына нигезләнеп, шул хакта фикер йөртеп карыйк.

20.10.2016 (№ 121 (24975)): Җәмгыять

Африка чумасы дуңгызларны сагалый

Африка чумасы дуңгызларны сагалый Безнең төбәктә аның таралуына каршы нинди чаралар күрелә?

Максатлы программалар соңгы елларда илдә дуңгыз ите җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирде. Русия алдагы елларда әлеге төр продукцияне читтән алуга бәйлелектән котылырга исәп тота иде. Кызганычка каршы, узган ике-өч елда аерым төбәкләрдә дуңгызлардагы “африка чумасы” чире таралу зур хәвеф тудыра. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълү­матларына караганда, мәсәлән, 2016 ел башыннан илнең 24 төбәгендә куркыныч чирнең 249 чыганагы теркәлгән. Бу хәлнең 160ына аграр предприятие яисә авыл ихатасында асралганы сәбәпче булса, калганына кыргый “каты борыннар” гаепле.

Дуңгызлардагы африка чумасы – әлеге хайваннарда гына очрый торган һәм аеруча куркынычлы категориягә керүче чир. Ул кешеләргә йокмый һәм куркыныч түгел. Чирнең вирусы бернинди савыктыру чараларына да бирешми. Аның таралуына карантин чараларын кулланып, чыганак урынында һәм аннан читтә яшәгән дуңгызларны яндыру юлы белән генә чик куярга була. Бу инде

20.10.2016 (№ 121 (24975)): Җәмгыять









Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

50 (25054)

от 29 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»