Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Закон йомшардымы, әллә таләпчәнлекме?

Закон йомшардымы, әллә таләпчәнлекме? Җитди сөйләшү депутатларга аграр сәясәттәге “авырткан нокта”ларны табарга ярдәм итте.

Республика тормышы соңгы айларда мөһим вакыйгаларга бай булды. Башкортстан 2021 елда “Апимондия” Бөтендөнья конгрессын һәм “АпиЭкспо” күргәзмәсен үткәрү хокукына ия булды. Әлеге шатлыклы хәлгә бәя биреп, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов берничә көн элек кенә үткән авыл эшчәннәре бәйрәмендә: “Бу, һичсүзсез, Башкортстанның халыкара дәрәҗәдәге уңышы һәм умартачылык тармагы потенциалын тану булып тора”, — диде. Рөстәм Зәки улы, шулай ук, республикада “Баллы авыл” проекты концепциясе эшләнүен хәбәр итте. Биредә Башкортстандагы умартачылык тармагының тарихы, беренче тәҗрибә-казанышлар чагылыш табачак.

Мөһим вакыйгалар арасында күңелсезе дә булды. Башкортстанда ярты гасыр чамасы “йоклаган” тилчә авыруы уянып безне бөтен илгә танытты. Аның кайдан һәм ничек килеп чыгуын рәсми чыганаклар хәбәр итүенә карамастан, Русиядәге, чит илләрдәге хәл-вакыйгалардан чыгып, бәлки билгеле бер максат

16.11.2017 (№ 133 (25137)): Сәясәт

Һәр тармакта кызу эш кайный

Һәр тармакта  кызу эш кайный Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Әлшәй һәм Дәүләкән районнарындагы җитештерү һәм социаль объектларда булды.

Раевка авылында республика җитәкчесе шикәр чөгендерен эшкәртү белән шөгыльләнүче “Раевсахар” җәмгыятендә булды. Завод 1984 елдан башлап Әлшәй, Дәүләкән, Миякә, Бишбүләк, Ярмәкәй, Бүздәк, Авыргазы һәм Чишмә район­нарының 150 хуҗалыгы белән хезмәттәшлек итә. Җитештерү күрсәткечләре буенча ул илнең 74 шикәр заводы арасында 20 иң яхшы пред­приятие исәбенә керә. Агымдагы елда 450 мең тонна татлы тамыр эшкәртү, 60 мең тонна шикәр, 14 мең тонна түп, 12 мең тонна патока җитештерү планлаштырыла. Ел саен җи­тештерүне модернизацияләүгә якынча 100 мил­лион сум бүленә. Быел инвестиция про­граммасының гомум бәясе 102 миллион сум тәшкил иткән.

Төбәк Башлыгы завод җитәкчелеге белән җитештерүне арттыру, продукцияне федераль һәм халыкара базарларга чыгару мөмкинлеген тикшерде.

16.11.2017 (№ 133 (25137)): Көнүзәк









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»