Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

“Башкортстанга рәхмәт белдерәм!”

“Башкортстанга  рәхмәт белдерәм!” Русия Президенты Владимир Путин дөньякүләм чараны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде.

ШОС һәм БРИКС саммитлары йомгаклары буенча Русия Президенты Владимир Путин матбугат конференциясе үткәрде.

— Уфада үткән саммитлар иллә­ребезнең күпкырлы хезмәттәшлеге үсешендә мөһим вакыйга булды. Уфага Евразия, Көньяк Америка, Африка континентларыннан 15 дәүләт җи­тәкчесе килде. Бу илләрнең һәммәсенең үз үсеш юлы, икътисади үсеш моделе, бай тарихы һәм мәдәнияте бар. БРИКС һәм ШОС илләренең көче һәм мөмкинлеге дә күптөрлелектә. БРИКС илләре лидерлары хуплаган “Уфа декларациясе”ндә берләшү, халыкара статусны ныгыту, сәүдә һәм инве­сти­цияләрне үстерү үзәк урынны алып тора. БРИКСның Яңа банкын һәм валюта резервлары пулын оештыру буенча гамәли эш башланды. Аларның гомум капиталы — 200 миллиард доллар. БРИКС партнерлары белән ел ахырына кадәр инфра­структура, сәнә­гать һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уртак проектлар исемлеге билгеләнгән махсус “юл картасын” әзерләргә сүз куештык, —

11.07.2015 (№ 133-134 (24738)): Сәясәт

Дөнья яхшырак яши башларга тиеш!

Дөнья яхшырак яши башларга тиеш! 9 июльдә БРИКС саммиты Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның дәүләт башлыкларын сәламләү тантанасыннан башланды.

— Мин коллегаларымны һәм дусларымны БРИКС дәүләтләре башлыкларының чираттагы очрашуында күрүемә шатмын. Бүген безгә уртак оешмабыз кысаларында бик күп мәсьәләләр карарга, аның абруен күтәрүгә юнәлтелгән мөһим карарлар кабул итәргә кирәк. Русия бу саммитларны үткәрүгә зур әһәмият бирә һәм без берлектәге эшебез эчтәлекле һәм нәтиҗәле булсын, илләребез икътисады үсешенә һәм гражданнарга файда китерсен өчен барысын да эшләргә тырыштык, — диде ил башлыгы.

Чарада, шулай ук, Бразилия Президенты Дилма Роуссефф, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин, Көньяк Африка Республикасы Президенты Джейкоб Зума да чыгыш ясады.

11.07.2015 (№ 133-134 (24738)): Сәясәт









Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

36 (25040)

от 28 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»