Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Ункөнлектә язылып кал һәм өчләтә файда ал!

Ункөнлектә язылып кал һәм өчләтә файда ал! Халыкны матбугатка киңрәк җәлеп итү һәм абунәчеләргә гәзит-журналларга язылу өчен уңайлырак шартлар тудыру максатында Русия почтасы 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Бөтенрусия матбугатка язылу ункөнлеге игълан итте. Әйтергә кирәк, шушы чорда сез “Кызыл таң” гәзитенә, “Әллүки”, “Тулпар” журналларына язылсагыз, өчләтә файда алачаксыз. Беренчедән, ункөнлек барган вакытта басмаларыбызга язылу сезгә күпкә арзангарак төшәчәк. Икенчедән, шушы чорда “Кызыл таң” гәзитенә, “Әллүки”, “Тулпар” журналларына язылып, квитанция күчермәләрен редакция почтасына юллыйсыз икән, “Республика Башкортостан” нәшрият йорты уйнаткан бүләкләрне оту мөмкинлеге бар. Өченчедән, һәм монысы иң мөһиме — алдагы алты ай дәвамында гәзит-журналларыбыз сезнең өчен алыштыргысыз рухи азык булып, өй эчегезне дә, күңел түрегезне дә балкытып торачак! Шуңа да, әлегә кадәр бас­маларыбызга язылырга өлгер­мәгәнсез икән, шикләнүләрне читкә куеп, тиз арада почта бүлек­чәләренә ашыгыгыз. Өчләтә файданы нәкъ сез алырга
02.12.2017 (№ 139 (25143)): Төрлесеннән

Эх, терсәкне булса икән тешләп...

Эх, терсәкне булса икән тешләп... Моны аңлар өчен бик күп хаталар һәм сынаулар аша үтәргә туры килгән танышым шулай ди.

Кешеләр дөньялыкта яшәгәндә төрле хаталар кыла. Кайчандыр ялгыш адым ясауларына үкенеп, сыкрана-сыкрана гомер йомгагын сүтә алар. Адәм баласы хатадан хали түгел, дисәләр дә, җанга һич тынгы бирми икән ул хаталар... Әлеге язмамның герое, бүген сау-сәламәт, тулыканлы тормыш белән яшәүче Наил дә, үткәннәргә караш ташлап, еш кына уйлана, өзгәләнә, үкенә һәм үз-үзен битәрли. Ләкин терсәк якын булса да, аны тешләп булмаячагын яхшы аңлый ул. Тормышта бик күпне күрергә һәм кичерергә туры килгән бу ир-егет белән танышуым шаулап-гөрләп узган сабантуйларның берсендә очраклы рәвештә генә килеп чыкты. Инде күп еллар үткәннән соң туган ягын өзелеп сагынып кайткан Наил, сүзгә сүз ялганып, миңа үзенең ачы язмышы турында бәян итте. Бу фәһем алырлык гыйбрәтле хикәятне түкми-чәчми сезгә дә җиткерергә булдым...

02.12.2017 (№ 139 (25143)): Дөнья бу...

“Безнең сәясәтнең үзәгендә – кеше”

“Безнең сәясәтнең  үзәгендә – кеше” Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.

30 ноябрьдә Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның кырык җиденче пленар утырышы үтте.

Утырышта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юллама белән чыгыш ясады. Республика җитәкчесенең Юлламасы – ил масштабында һәм халыкара даирәдә сәяси һәм икътисади чынбарлыкны исәпкә алып, якын киләчәккә төп үсеш юнәлешләрен билгеләүче мөһим документ. Башкортстан Башлыгы республиканың социаль-икътисади үсешен, социаль йөкләмәләрнең үтәлешен бәяләде. Юллама төбәк тормышының барлык якларын – законнар чыгару базасын, икътисадны, сәнәгатьнең төрле тармакларын, авыл хуҗалыгын, сәламәтлек саклауны, мәгарифне, мәдәниятне, гражданнарны социаль яклауны үз эченә ала.

Гадәттәгечә, республика җитәкчесенең чыгышында төп урында — икътисад мәсьәләләре. Икътисад мәдәният, мәгариф өлкәләре,

02.12.2017 (№ 139 (25143)): Җәмгыять









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»