Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Гасыр кешесе

Гасыр кешесе Үткән гасырның 20нче еллары ахырында һәм 30нчы еллары башында Башкорт­станның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури елга бер-ике тапкыр Дүртөйле районының Әсән авылына сәфәр кылыр булган. Дүртөйлегә пароход белән килә дә аннары 10 чакрым араны җәяүләп бара. Әсәнгә җитәр-җитмәстән Тәкәрлек авылы аша үтәргә туры килә. Биредә ул минем әти белән очраша. Әтиемнең: “Нинди йомышлар белән йөрисең, яшьтәш?” — дигән соравына шагыйрь болай дип җавап бирә:

— Авылдагы яңа тормыш корылышы белән якыннан танышасым килә. Колхозлар төзелеше белән кызыксынам.
Әмма өченче тапкыр очрашуында ул әтигә бөтенләй икенче сүз әйтә:

— Әсәндә бит бөек шагыйрь Шәехзадә Бабич туган. Аның гомере бик аянычлы тәмамлана. Җитмәсә, хәзер аның әдәби мирасы тыелган. Шагыйрь эзләрен күрер өчен килүем.

— Үзегезне бик зур куркыныч астына куясыз түгелме? Шулай да бик дөрес юлда торасыз. Шәехзадә Бабич иртәме яки соңмы — барыбер туган халкына кайтачак, — дип, ышанычлы рәвештә йомгаклый

07.12.2017 (№ 141 (25145)): Дөнья бу...

Ислам диненең арысланы

Ислам диненең арысланы Конференциядә катнашучылар.Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында Габбас хәзрәт Бибарсов истәлегенә багышланган фәнни-гамәли конференция үтте.

25 ноябрьдә Пенза өлкәсендә, Европадагы иң зур авыл — Урта Әләзәндә, шәех Габбас хәзрәт Бибарсов истәлегенә багышланган “XX-XXI гасырларда Идел буенда Ислам дине: тарих, хәзерге халәт һәм киләчәк” дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция булды. Форумны Идел буе һәм Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтләре оештырды. Чарада Санкт-Петербург шәһәреннән, Башкортстан, Татарстан һәм Мордовиядән, Пенза, Ульяновск һәм Саратов өлкәләреннән мөфтиләр, имамнар, галимнәр, дини һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Республикадан Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин, аның беренче урынбасары Әюп хәзрәт Бибарсов, Уфа районының Алексеевка авылы имам-хатыйбы Варис хәзрәт Мөлеков һәм шушы юлларның авторы барды.

07.12.2017 (№ 141 (25145)): Иман

Олы йортка ни кирәк, кечесенә шул кирәк

Олы йортка ни кирәк, кечесенә шул кирәк Мебель җыю цехында (сулдан уңга) сатучы Альберт Рамазанов, булдыклы малтабар Хәлимулла Гыйззәтуллин һәм кибет идарәчесе Рөстәм Мостафин.Шөкер, Караидел районында яңа төзелеш объектларын җиһазландыру өчен малтабарлар кибетләрендә барысы да бар.

Соңгы елларда район үзәгендә дә, авылларда да, бераз матурлабрак әйтсәк, төзелешләр гөрли дип әйтергә тулы нигез бар. Моңа, әлбәттә, гәзитебездә инде шактый киң яктыртылган тарихи төзелеш объекты – Караидел елгасы аша салына башлаган капиталь күпер һәм аның белән бәйле инфраструктура объектлары булдыру зарурлыгы да зур этәргеч бирде. Болардан тыш та халык күп төзи хәзер, бер-берсеннән ак көнләшү белән, бер-берсен уздырырга тырышып, матур-матур йортлар күтә­рәләр, булганнарын да матурлыйлар, бизәк­лиләр, бизиләр. Һәм бу, әлбәттә, торак йортларның тышкы кыяфәтендә генә чагылмый. Кайсы гына заманча өйгә барып керсәң дә, алар­ның эче нечкә зәвык белән җиһазланды­рылган­лыгы күзгә ташлана. Шәһәрнекеннән ким булмасын дип тырыша халык,

07.12.2017 (№ 141 (25145)): Көнүзәк

“Кыдаш”ның кара көзе

“Кыдаш”ның  кара көзе Агымдагы елда хуҗалык тилчә чиреннән дә, планлаштырылган табышын ала алмыйча да зур зыян күрде.

Тилчә чире чыгу сәбәпле, Туймазы һәм Бүздәк районнарында игълан ителгән карантин режимы 8 ноябрьдә гамәлдән чыгарылды. Белүебезчә, гадәттән тыш хәл чикләүләре өч атнага сузылды. Шушы чорда карантин нәтиҗәсендә әлеге төбәкләрнең авыл хуҗалыгы тармагы зур казага тарыды. Туймазы районында зыянның зур өлеше шәхси хуҗалыкларга туры килә. Рәсми чыганакларда, мәсәлән, ике район авылларында 1700 баш терлекнең юк ителүе турында хәбәр ителде, алар арасында күпчелекне шәхси ихата маллары алып тора.

Карантин туктатылу белән авыллар гадәти тормышка әйләнеп кайта, дип әйтергә мөмкин. Туймазы районында юк ителгән маллар хуҗаларына дәүләт ярдәме күрсәтелде. Китерелгән зыянны тулысынча каплау буенча республика Хөкүмәте, урындагы власть тарафыннан өстәмә чаралар да күрелә.

07.12.2017 (№ 141 (25145)): Көнүзәк

“Киләчәккә аккош юлы булып Китсен безнең яшьлек еллары...”

“Киләчәккә аккош юлы булып Китсен безнең яшьлек еллары...” “Ике аккош” республика җыр бәйгесенең I дәрәҗә Диплом иясе, иң яшь башкаручы Гөлназ Фәхретдинова.Уфада республика музыкаль конкурсының Гала-концерты үтте.

РСФСРның атказанган, Башкорт һәм Татар АССРларының халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәридә Кудашева ап-ак карларга күмелгән декабрьдә дөньяга килгән. Соклангыч таланты, халыкчан иҗаты һәм табигый моңы аны кабатланмас шәхес иткән. Оста аккомпаниатор, композитор, БАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Бәхти Гайсин иҗат иткән җырлар чит ил сәхнәләрендә дә яңгыраган. Менә дүртенче ел инде декабрьдә парлы җыр-моң ияләре Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсин иҗатына багышланган республика музыкаль конкурсы уза. Бәйгенең вокал өлеше Фәридә Кудашева туып-үскән Чишмә районында үткәрелсә, дөньяга Бәхти Гайсинны биргән бәрәкәтле Авыргазы җирендә уен коралларында уйнаучылар ярышы оештырылды.

07.12.2017 (№ 141 (25145)): Мәдәният һәм сәнгать









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»