Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Булмый калган туй

Булмый калган туй Дембельгә ун көнләп вакытым калып барган чагым. “Дембель” сүзен армиядә хезмәт иткән һәркем белә. Бу сүз — солдат өчен иң яраткан, иң изге, алар тормышындагы иң рәхәт сүзләрнең берсе. Безнең кайтыр вакыт язга туры килде, ике ел сизелми дә үтеп китте. Ракета гаскәрләрендә хезмәт иткәч, һөнәрем җир асты кабельләрен тоташтырудан гыйбарәт булды. Беренче класслы белгеч идем. Кайтырга ярты ел кала һәрбер “дембель”гә өйрәнчек солдатны тапшыралар. Син армия белән хушлашканда ул солдат синең һөнәрне синнән ким белмәскә тиеш. Минем өйрәтә торган егетем Ульяновск якларыннан — татар егете Гайса исемле иде. Кайтырга ун көн кала курилкада буш вакытымда тәмәке көйрәтеп утырганда, Гайса яныма килеп: “Муса абый, сез яхшы кешегә охшагансыз, мин сезгә бер гыйбрәтле хәл турында сөйлим әле”, — диде.
08.02.2018 (№ 15 (25169)): Дөнья бу...

Тыйнаклык һәм оялчанлык —аның канында!”

Тыйнаклык һәм оялчанлык —аның канында!” Дөньякүләм танылулы топ-модель Эльвира Хисаеваның нәсел тамырлары Илештән.

Якташым, дөньякүләм танылулы топ-модель, вакытында “Дольче Габбана”, “Кристиан Диор” кебек компанияләрнең “йөзе” булган, Токио, Милан, Нью-Йорк, Париж, Лондон, Барселона, Кипр шәһәрләренең атаклы Мода агентлыклары подиумнарында балкыган Эльвира Хисаева турында язу күптәнге хыялым иде. Ни өчен дигәндә, Эльвираның әнисе Рәзилә Наил кызы безнең күрше авылда — Яңа Аюда туып-үскән, Эльвираның балачагы да күбрәк шушында — Агыйдел буенда узган.

Эльвираның исеме, дөньякүләм мода дөньясында танылулы булса да, хәтта ки кайбер якташлары да аның турында әле бик белеп бетерми. Моңарчы мин үзем дә әнә шул белмәүчеләр исемлегендә идем. Аллаһы Тәгалә “Эльвира турында тулырак белергә вакыты җитте!” диде бугай. Күптән түгел, һич уйламаганда-көтмәгәндә, Эльвираның Мәскәүдә яшәүче әнисе Рәзилә апа “Вконтакте” аша бәйләнешкә чыкты. Экранда “Хисаева” фамилиясе калкып чыгуга иң беренче булып күңелдән “Бу

08.02.2018 (№ 15 (25169)): Шәхес

"Хәерчеләр үрчетеп ятасыз!”

Күпбалалы әниләргә еш кына нигә шулай диләр?

Узган гасырның туксанынчы елларында Русиядә дөньяга килгән сабыйлар саны сизелеп кимеде. Бу елларда яшь гаиләләрдә, гадәттә, бер бала, күп булса, ике сабый туа иде. 2007 елда булдырылган “Ана капиталы” бу җәһәттән сизелерлек үзгәреш кертте. Икенче бала өчен күрсәтелгән бу матди ярдәм күпләрнең торак шартын яхшыртырга ярдәм итте. Шуны да ассызыкларга кирәк: илнең демографик хәлен яхшыртуга юнәлтелгән чаралар артканнан-арта. Башкортстанда, мәсәлән, беренче балалары туган гаиләләр 300 мең сум күләмендә ярдәм ала башлады. Бу елның гыйнварыннан аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен беренче бала туган очракта тагын да матди ярдәм күрсәтеләчәге турында билгеле булды. Моннан тыш, күпбалалы гаиләләргә төрле ташламалар да каралган. Гомумән, сабыйлар күбрәк тусын өчен илдә дә, республикада да төрле мөмкинлекләр булдырылган. Ә җәмгыятьтә күпбалалы гаиләләргә караш, минемчә, яхшыдан түгел...

08.02.2018 (№ 15 (25169)): Журналистның куен дәфтәреннән

Сатып алучы сайларга өйрәнде

Сатып алучы сайларга өйрәнде Башкортстан үз халкын урында җитештерелгән яшелчә белән тәэмин итәргә сәләтлеме?

Теплица яшелчәчелеген үстерү илнең авыл хуҗалыгы сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Бигрәк тә илдә импорт продукциясен үзебезнекенә алыштыру турында сүз алып барганда, аның күпмедер дәрәҗәдә сәясәт белән бәйле булуын да истән чыгармаска кирәк. Әйтергә кирәк, соңгы өч елда яшелчә импорты ике тапкырдан да күбрәккә кимеде. 2014 елда, мәсәлән, чит илләрдән кертелгән продукция 2,4 миллион тонна булса, 2016 елда 1,1 миллион тонна тәшкил иткән һәм узган ел йомгаклары буенча да бу күрсәткечнең байтакка азаюы фаразлана. Көнбатыш санкцияләре “ярдәмендә” Русиядә соңгы өч елда теплица яшелчәсе җитештерүнең тотрыклы үсеше күзәтелә. Былтыргы күрсәткеч 952,6 мең тонна, ягъни аннан алдагы елдан 17 процентка күбрәк тәшкил итә. 2015 елда исә җитештерү 709,8 мең тонна иде.

08.02.2018 (№ 15 (25169)): Җәмгыять









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»