Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

“Буратино” ишекләрен ачты

“Буратино” ишекләрен ачты Узган чәршәмбедә Бакалы районы үзәгенең “Көнбатыш” бистәсендә 110 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылды. Яңа объектны ачу тантанасында республиканың мәгариф министры Әлфис Гаязов катнашты.

— Өч ел элек республика җитәкчелеге 2016 елга кадәр балалар бакчаларында урын җитмәү мәсьәләсен тулысынча хәл итү бурычы куйган иде. Әйтергә кирәк, шушы уңайдан республикада зур эш алып барылды: мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең яңалары төзелде, булганнары үзгәртеп корылды. Саннар теле белән әйткәндә, Башкортстанда 2014-15 уку елына балалар бакчаларында 10080 яңа урын (шуның 4 меңе яңа төзелешләр исәбенә) булдырылды. Шушы тизлек белән барсак, 2016 елга алдыбызга куелган бурычны тулысынча үти алачакбыз. Бүген Бакалы районы үзәгендә яңа балалар бакчасы ачу шушы юнәлештә анык адымнарның берсе булып тора, — дип белдерде Әлфис Гаязов, тантанага җыелучылар алдында чыгыш ясап.

13.09.2014 (№ 177-178 (24542)): Социаль өлкә

Иске Баешны яңа йортлар бизи

Иске Баешны яңа йортлар бизи Дүртөйле районында торак төзелеше киң колач алган.

Республикада “Йорт комплектлары” программасы кабул ителү авылда торак төзелешен үстерүгә яңа сулыш өрде. Программа кысаларында быел дәүләт ярдәме белән йөзләрчә гаилә торак шартларын яхшыртты да инде. Әлеге чара, шулай ук, агач эшкәртү тармагын да җанландырып җибәрде. Күптән түгел Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов әлеге проблема буенча Дүртөйле районында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә катнашкан иде. Республикада яшәүчеләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләләренең Дүртөйле тәҗрибәсе нигезендә каралуы очраклы түгел. Узган елда, мәсәлән, районда файдалануга тапшырылган 28675 квадрат метр торак мәйданының 28455,6 квадрат метры шәхси йорт салучылар өлешенә туры килә.
“Россия” токымчылык заводы җәмгыятенә караган Иске Баеш авылында әлеге программа кысаларында быел 11 йорт салынды.

13.09.2014 (№ 177-178 (24542)): Социаль өлкә









Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

50 (25054)

от 29 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»