Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Фән күгендәге йолдыз!

Фән күгендәге йолдыз! Профессор Хәмит Гыйззәтуллинга – 85 яшь.

Милләттәшләребез арасында горурланып телгә алырлык кешеләр күп. Шуларның берсе – икътисад фәннәре докторы, профессор, Русия Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы һәм советнигы Хәмит Гыйззәтуллин. Башкортстанда икътисади тикшеренүләр оештыруга искиткеч зур өлеш керткән галим ул. Хәмит Нурислам улы җитәкчелегендә Русиядә беренче тапкыр төбәкләрнең икътисади үзаллылыгы нигезләре һәм Башкортстанда фәнни-техник прогресс, табигый байлыкларны нәтиҗәле файдалану программалары, территориаль структур үзгәрешләр белән оптималь идарә итү нигезләре эшләнә. Аның башлангычы белән һәм аның катнашлыгында Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәгендә Икътисад һәм социология институты (Хәмит Гыйззәтуллин – аның беренче директоры), төбәк икътисады буенча беренче Диссертация советы оештырыла. Институт каршында өч белгечлек буенча аспирантура ачыла.

16.02.2017 (№ 19 (25023)): Шәхес

Сан түгел, нәтиҗә мөһим

Сан түгел, нәтиҗә мөһим Яңа министр имтихан тотты, аграрийлар сынатмасмы?

Узган атнада Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2016 елдагы эш йомгаклары, алдагы елга бурычлар һәм язгы кыр эшләре мәсьәләләренә багышланган коллегия утырышын үткәрде. Аграрийларның зур чарасында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның катнашуы очраклы түгел. Әлбәттә, ел саен үткәрелүче традицион очрашуның үзенчәлеге шунда, аграр ведомствога яңа җитәкче тәгаенләнде. Коллегия утырышында катнашучылар өчен генә түгел, республика җитәкчесе алдында да яңа министр имтихан тоткандай күренде. Ни дисәң дә, игенчелектәге узган елгы рекордлы казанышлар янәшәсендә хәл итүне көткән җитди проблемалар да бар. Нәтиҗәлерәк эш күрсәтергә стимул да җитәрлек. Республика Башлыгы очрашудагы чыгышын да чагыштырулардан башлады. “Авыл хуҗалыгы җитештерүендә үсешне саклап кала алдык. Шулай булуга карамастан, үсешнең бер проценттан да кимрәк — 100,8 процент булуы безне канәгатьләндерми. Алай гына да түгел, Идел буе федераль округындагы һәм илдәге уртача

16.02.2017 (№ 19 (25023)): Авыл хуҗалыгы

Җиргә хуҗа кирәк!

Җиргә хуҗа кирәк! Авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге мәйданнарны нәтиҗәле файдаланмаучыларны нәрсә көтә?

Башкортстанда авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге мәйданнар 7319,6 мең гектар тәшкил итә. Бу гомум җир фондының 51,2 проценты дигән сүз. Әлеге биләмәләрнең 91,1 проценты авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендә бул­ган категориягә карый һәм шул исәптән 3667,1 мең гектарын сөрентеләр алып тора. Соңгы елларда республикада авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең кимүе күзәтелә. Аның төп сәбәпләренең берсе — җир мәйданнарын башка категориягә кертү.

Җир ресурсларын нәтиҗәлерәк файдалану буенча федераль законга байтак өстәмәләр кертелде. Башкортстан парламенты да әлеге юнәлештә җитди эш башкарды. Әйтергә кирәк, республикада авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне дөрес һәм максатлы файдалану мәсьәләләрендә хәл итәсе проб­лемалар да бар. Якын көннәрдә Дәүләт җыелышы-Корылтайда авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең ничек файдаланылуы хакында җитди сөйләшү булачак. Парламент тыңлауларында

16.02.2017 (№ 19 (25023)): Авыл хуҗалыгы

Бездән – эш урыннары, сездән – оста белгечләр

Бездән – эш урыннары, сездән – оста белгечләр УДАТУның Нанотөзелешле материаллар һәм югары технологияләр фәнни-укыту үзәге инженерлары Карина Нургалиева белән Клим Шулаков рентген фото-электрон спектрометрында тикшерү үткәрә.Республиканың югары уку йортлары һәм сәнәгать предприятиеләре тыгызрак хезмәттәшлек итәргә сүз куешты.

Мәгълүм булуынча, “Стратегия-2030” төбәк предприятиеләре алдына да зур бурычлар куйды. 2030 елга – тулай төбәк продуктын 3889 миллиард сумга, җан башына хезмәт җитештерүчәнлеген 2117,5 мең сумга җиткерер өчен сәнәгать югары дәрәҗәдә үсешкән булырга тиеш. Чөнки тармак төбәк икътисады үсешендә мөһим урынны били. Шул ук вакытта, сәнәгать өлкәсен югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итмичә, уңышка өмет итеп булмый. Уфа дәүләт авиация техник университетында “Предприятиеләрнең һәм университетның хезмәттәшлеге – кадрлар һәм фәнни проектлар мәсьәләсен нәтиҗәле хәл итү юлы” темасына үткән киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Киңәшмә эшендә республиканың сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры Алексей

16.02.2017 (№ 19 (25023)): Җәмгыять









Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

34 (25038)

от 23 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»