Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Һиндстанга гашыйк “Карбыз бабай”

Һиндстанга гашыйк “Карбыз бабай” Якташыбыз Феликс Фәтхи ел саен кышын анда берничә ай яшәп кайта.

Феликс Фәиз улы Фәтхиев Дүртөйле районының Йосып авылында дөньяга килгән. Туган авылында — җидееллык, Уфада урта мәктәп тәмамлаганнан соң, Башкортстан дәүләт аграр университетының агрономия факультетында белем ала. СССР Фәннәр академиясе биология институтының Башкортстан бүлекчәсендә кандидатлык диссертациясе яклый.

Башкортстан дәүләт аграр университетының фәнни-тәҗрибә участогында, Уфа биология институтында хезмәт сала, Көньяк Урал тыюлыгында фәнни-тикшеренү эшләрен җитәкли. Тыюлыкның шифалы үсемлекләрен халык медицинасында куллану һәм туган табигатьне саклауның фәнни нигезләнгән принципларын булдыру өчен “Яшел аптека” һәм “Южно-Уральский заповедник” китапларын нәшер итә. “Дневник агронома” дигән китап чыгара.

Феликс Фәтхи — рухи савыктыру юнәлешендә эшләгән Һиндстандагы Шамбала мәктәбе шәкерте. Ул — бу өлкәдә “Хаҗлар хаҗы”, “Сез кем, Саи Баба?”, “Аркаим — Саи Бабаның ачык күк йөзе

09.01.2016 (№ 2 (24856)): Дөнья бу...

Шәһәр егете сынатмый

Шәһәр егете сынатмый Александр Шарков кыска вакыт эчендә Миякә районында алдынгы терлекчеләр сафын тулыландырды.

“Башнефтегеофизика”оешмасының ярдәмче хуҗалыгы булган “Маяк” авыл хуҗалыгы җәм­гыяте соңгы елларда Миякә районында, чын-чынлап, маякка әверелеп бара. Кырчылыкта да, терлекчелектә дә тот­рык­лы уңышлары белән куандыра. Европа стандартларына ярашлы җи­һазландырылган Миякә­тамак фермасы районда гына түгел, республикада үрнәклеләр исәбендә. Биредә бөтен эш механи­ка­лашты­рылган, хезмәт хакы югары һәм даими түләнеп килә. Ике ел ярым эчендә хуҗалыкта гына түгел, районда алдынгы терлекче булып танылган Александр Шарков — хуҗалыкның горурлыгы. Контроль-исәп приборлары һәм автоматлар белгече булган Уфа егете Александр Юрьевич Миякәтамакка яшәргә кайту белән заман таләпләренә тулысынча җавап бирүче фермага эшкә килә.

09.01.2016 (№ 2 (24856)): Авыл хуҗалыгы

6 гыйнвар. Табигый оҗмах ул

6 гыйнварда “Шүлгәнташ” тыюлыгы оештырылуга 30 ел тулды. Ул республиканың Бөрҗән районы территориясендә урнашкан. Аның тарихи әһәмияте шунда — биредә Шүлгәнташ мәгарәсе урнашкан. Заллар галереясенең гомум озынлыгы өч мең метрга җитә. Урман төрлелеге белән аерылып тора. Ылыслы һәм яфраклы агач һәм куаклар тыюлыкның хайваннар дөньясы тормышына уңай йогынты ясый. 800дән артык үсемлекнең 120се — сирәк очрый торган яки бөтенләй югалып баручылар исемлегендә. Аларның күбесе Русиянең “Кызыл китабы”на кертелгән. Биредә шулай ук кошларның — 208, балыкларның — 30, күбәләкләрнең 378 төре һәм башка бик күп төрдәге хайван һәм җәнлекләр теркәлгән. Әлбәттә, Шүлгәнташ — табигый шартларда яшәүче кыргый бал кортлары төбәге. 1995 елдан башлап тыюлыкта музей-экскурсия комплексы эшли.
09.01.2016 (№ 2 (24856)): Календарьда бу көн

8 гыйнвар. Кендек әбиләре бәйрәме

8 гыйнвар. Кендек әбиләре бәйрәме 8 гыйнвар — славян халыклары календаренда Әбиләр боткасы, икенче төрле әйткәндә, Кендек әбиләре көне. Бу көнне яшь кызлар, йөкле хатыннар кендек әбиләренә кыйммәтле бүләкләр һәм сый-нигъмәтләр илткән. Кендек әбиләре исә аларны тары яки карабодай боткасы пешереп көтеп торган. Балаларны һәм булачак аналарны йола боткасы, мүк җиләгеннән пешерелгән бәлеш, бал белән сыйлаган. Алар бөтен авыл халкының якын туганы булып исәпләнгән, хатыннарга бала тудырганда ярдәм иткән, бу өлкәдә борынгы йолаларны яхшы белгән. Бәби табучы хатынны тулгак тотканда, мунча ягып, изге сүз, дога, үләннәр файдаланып, булачак ананың тулгак ачысын киметергә тырышкан. Каен чырасына ут элдереп, артыш ботагы яндырып, кендек әбисе шулар белән хатынны төтәсләп чыккан, яныннан явыз рухларны куган. Бәйрәм көнне, яңа туган сабыйларын күтәреп, аның янына яшь аналар да килгәннәр. Бала кыска буйлы булып калмасын өчен кендек әбисе аның каршында йола боткасы пешкән чүлмәкне күтәреп, өч тапкыр: “Зур булып үс!” – дип кабатлаган.
09.01.2016 (№ 2 (24856)): Календарьда бу көн

4-10 гыйнвар. “Интеллектус”та – дәресләр

4-10 гыйнвар. “Интеллектус”та – дәресләр 4-10 гыйнварда Музей һәм балалар атналыгы үтә. Чит илгә яисә башка шәһәргә барсак, андагы истәлекле урыннарны һәм музейларны карарга яратабыз. Тик, ни сәбәпледер, үзебез яшәгән төбәктә музейлар белән танышырга гына вакыт җиткерә алмыйбыз. Башкалабызга экскурсиягә килгән мәктәп укучылары да театр һәм музейда түгел, күбрәк күңел ачу үзәкләрендә булырга тырыша. Бәлки шуңадыр да, Мәскәү өлкәсендә эксперименталь рәвештә мәктәп укучылары өчен уку-укыту процессында музейларга бару мәҗбүри рәвештә кертелгән иде. Уку елы дәвамында өлкәнең барлык укучыларына айга кимендә ике тапкыр танылган музей-утарларга бушлай экскурсия оештырылды. Өлкәдәге яшьтәшләренә Мәскәү укучылары да кушылды. Әлбәттә, мондый программа бөтен Русия буйлап эшләгәндә, укучыларга эстетик тәрбия бирүдә әһәмияте чиксез булыр иде. Шулай ук, башкала мәктәпләрендә читтә үтә торган дәресләр кертелүе дә игътибарга лаек. Хәзер укучылар биология һәм әдәбият дәресләрен сыйныфта гына түгел, Мәскәүнең иң үзенчәлекле музейларында да
09.01.2016 (№ 2 (24856)): Календарьда бу көн









Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»