Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Туган телем — иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем

Туган телем — иркә гөлем,  киңдер сиңа күңел түрем Билгеле булуынча, туган телләр безнең матди һәм рухи кыйммәтләребезне саклаучы һәм үстерүче иң көчле инструмент булып санала. ЮНЕСКО оешмасы мәгълүматлары буенча, Җир шарындагы 6 меңгә якын телнең 40 процентына диярлек алдагы унъеллыкта юкка чыгу куркынычы яный.

Бөтен дөньядагы туган телләрне, аеруча азсанлы халыкларның телләрен, тануга, үстерүгә булышлык итү максатында, 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКОның генераль конферен­циясендә Халыкара туган тел көнен билгеләү турында карар кабул ителә. Бу дата, дөньякүләм бәйрәм буларак, 2000 елның 21 февралендә билгеләнә башлый. Әлеге дата, 1952 елның 21 февралендә Даккада (хәзер — Бангладешның башкаласы) туган телләрен якларга чыккан бертөркем студентларның полиция тарафыннан атып үтерелүе уңаеннан аянычлы көн истәлегенә сайлана. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясе 2008 елны “Халыкара туган телләр елы” дип игълан иткән булса, 2010 ел Халыкара мәдәниятләрне якынайту елы буларак билгеләнеп үтте.

20.02.2016 (№ 20 (24874)): Мәгариф

Көзге – чынбарлыкның чагылышы гына!

Көзге – чынбарлыкның чагылышы гына! Шулай булса да, аның тылсымы белән бәйле ышанулар халыкта һаман да яши.

Уйлап караганыгыз бармы, ни өчен көзге ватылуны бәхетсезлеккә юрыйлар? Нилек­тән чатнаган көзгегә карарга кушмыйлар? Кеше үлсә, нигә өйдәге барча көзгеләрне каплап чыгалар? Экстрасенслар ник көзгене параллель дөньяга ишек дип исәпли?

Тарихка караш ташласак, көзге тылсымына ышануның бик борынгыдан ук килүен ачыкларга мөмкин. Халык иҗатына күз салыйк: күпсанлы тылсымлы әкиятләрдә, патша кызын коткарып, эзәрлекләүчеләрдән качып баручы батыр, дию пәрие үзен куып җитә башлагач, артына борылып, көзге ыргыта. Ике арада кичеп чыга алмаслык дәрья хасил була. “Урыс поэзиясе Кояшы” Александр Пушкинның “Сказка о мертвой царевне и о семи богатырях” әсәрендә дә патшабикә үзенең матурлыгына бәя алыр өчен көзге белән сөйләшә. Бүгенге көндә уңнан да, сулдан да бертөрле укылган “көзгеле” автомобиль, телефон номерларына ия булу аеруча зур дәрәҗә санала, байлар аны, дистәләрчә мең сум акча түгеп, сатып алырга

20.02.2016 (№ 20 (24874)): Календарьда бу көн

Мөгаллимә салган якты эзләр буйлап...

Мөгаллимә салган якты эзләр буйлап... Һәр заманда укытучы һөнәренең абруен үз дәрәҗәсендә саклап калучы мөгаллимәләр булган. Бу җаваплы вазыйфаны йөрәк кушуы буенча сайлаучы кеше генә укытучы абруе бернинди шик-шөбһәләр дә тудырырга тиеш түгеллеген яхшы аңлап, үтә дә катлаулы хезмәткә гомерен багышлый ала. Бүген дә барлык җаны белән укытучылык эшенә бирелеп, укучыларының тормышы өчен көеп-борчылып яшәүче педагоглар байтак. Тик хәзерге заман укытучысына тирән гыйлемле, төпле акыллы булу гына җитми, ул заман белән бергә атларга һәм рухи яктан көчле булырга тиеш. Тәүлектәге бер генә сәгатьне дә, мәктәптәге бер генә минутны да файдасыз үткәрергә яратмаучы, Уфаның 4нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче Лилия Кәримова — нәкъ шундый тынгысыз мөгаллимәләрнең берсе.
20.02.2016 (№ 20 (24874)): Мәгариф









Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

35 (25039)

от 25 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»