Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

“ТАВРОС”ның куәтле канаты астында

“ТАВРОС”ның куәтле канаты астында Русиядә киң билгеле компания составына кергән Раевка ит комбинаты киләчәктә заманча предприятиегә әвереләчәк.

Республика әһәмиятендәге эре инвестиция проектларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә Әлшәй районында соңгы елларда алдынгы технологияләр кулланучы заманча сәнәгать җитештерүе юнәлешендәге “Башкортстан бройлеры”, “Башкортстан ашлык компаниясе”, “Раевка элеваторы” кебек куәтле аграр предприя­тиеләр барлыкка килде. 2015 елда төбәктә эшчәнлеген җәелдер­гән эре инвесторлар сафын “Таврос” компанияләр төркеме тулыландырды. Моңарчы Башкортстанның берничә төбәгендә эре дуңгызчылык комплекслары эшен җайга салган, бу юнәлештә республикада гына түгел, Русия күләмендә дә киң танылган “Таврос” Раевка ит комбинатын үз канаты астына алды. Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин билгеләвенчә, үзара файдалы хезмәттәшлек төбәкнең эшкәртү тармагындагы бай хезмәт традицияләренә ия булган предприятие эшчәнлегенә яңа сулыш бирү белән әһәмиятле. “Кызыл таң”ның бу сәхифәсе яңарыш чоры

18.02.2017 (№ 20 (25024)): Авыл хуҗалыгы

Азык-төлек карточкасы кертәчәкләр...

Азык-төлек карточкасы кертәчәкләр... Бу нәрсә турында сөйли?

Халык фикерен өйрәнү үзәкләре мәгълүматларыннан күренүенчә, русиялеләр, азык-төлеккә акча күп китә, дип зарлана. Моның сәбәпләре билгеле: беренчедән, ризыклар кыйммәтләнә, икенчедән, акчалата керемнәр кими, газ-электр хаклары арта. Ил халкының чиреге, гомумән, ит, колбаса һәм сыр сатып алырга акча җиткерә алмый. Аеруча кышкы айларда яшелчә-җимеш аларның өстәлендә бөтенләй юк. Русия Фәннәр академиясенең Икътисад институты директоры Руслан Гринберг әйтүенчә, бу – хурлыклы хәл. Галим фикеренчә, мондый катлаулы хәлдән ресурсларны ярлы катлам ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә бүлеп кенә чыгарга мөмкин. Бу гадел дә, икътисади үсешкә илтүче адым дә булачак. Чөнки, ди Руслан Семенович, ил икътисады халыкка хезмәт итәргә тиеш. Юкса, бездә кеше икътисади күрсәткечләрне яхшырту өчен яши сыман. Ярлылыктан котылу өчен, минималь хезмәт хакын күтәрүдән башлап, аерым категорияләргә ярдәм итү өчен азык-төлек карточкалары кертү кебек чараларны тормышка ашырырга кирәк.

18.02.2017 (№ 20 (25024)): Көнүзәк









Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

37 (25041)

от 30 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»