Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Әманәткә хыянәт

Әманәткә хыянәт — Кит аннан, бу Заря гомерендә игелек күрмәс, тьфу! — дип ачуыннан җиргә төкерде терлекче Фәрит абый малларга азык салып йөргәндә. Абзарның икенче башында Заря апаның чыр-чыр килгән тавышы ишетелде.
Без, мәктәпнең сигезенче сыйныфында белем алучы укучылар, дәресләрдән соң авыл фермасына эшкә килгән көннәрнең берсендә булды бу вакыйга. Мәктәп программасына сынау рәвешендә кертелгән “Общественно-полезный производительный труд” дигән дәреснең гамәли өлешен терлекчелектә үтәбез. Кичке савымны башыннан ахырынача үзебез башкарабыз. Бер савучыга беркетелгән 25 сыер белән үзаллы эш итәбез — асларын транспортерга төшерәбез, терлекче китергән онны, салам, печәнне терлекләргә тигез итеп бүлеп чыгабыз, автомат саву агрегаты ярдәмендә савып, сөтне үлчәп, исәп алучыга тапшырабыз...

18.10.2014 (№ 200-201 (24565)): Дөнья бу...

Олимпиада медальләренә кадәр бар

Олимпиада медальләренә кадәр бар Сәүбән Таҗиев оештырган Спорт даны музеенда хәйран калырлык экспонатлар саклана.
Әлшәй районы – спорт югары дәрәҗәдә үсешкән төбәкләрнең берсе. Район республиканың авыл спорты уеннарында ел саен диярлек призлы урыннар яулый. Яшьләр дә сынатмый. Мәктәп укучылары спартакиадасында яшь әлшәйлеләр һәр елны югары нәтиҗәләргә ирешә.
Әлшәй җиреннән Башкортстанга гына түгел, илгә, дөньяга танылган бик күп спортчылар чыкканын да онытырга ярамый. Нәфис гимнастика буенча дөнья, Европа чемпионы Ләйсән Үтәшева, Русиянең чаңгы буенча паралимпиячеләрнең баш тренеры Әмир Гомәров... Әйе, һәр районның спорт елъязмасы бар. Шул ук вакытта, төбәкнең спорттагы казанышлары турында мәгълүматны барлау, саклау турында уйланучылар сирәк. Бу уңайдан Раевка авылындагы Спорт даны музее игътибарга лаек.

18.10.2014 (№ 200-201 (24565)): Җәмгыять

Балалар бакчаларына чират юк

Балалар бакчаларына чират юк Туксанынчы елларда туым кимегәч, күп кенә балалар бакчалары ябылды, биналар башка максатта файдаланыла башлады. Шуңа күрә, бүген балалар бакчаларында урын җитмәү ил дәрәҗәсендәге проблемага әверелде. Башкортстанда да бу юнәлештә хәлләр катлаулы иде. Шул ук вакытта, республиканың кайбер төбәкләрендә урындагы җитәкчелекнең тырышлыгы белән мәсьәлә хәл ителгән. Әлшәй районында, мәсәлән, былтыр 3-7 яшьлек 877 бала чиратта торган. Бүгенге көнгә чират бетерелгән. Шафран, Идрис, Раевка авылларындагы бакчаларда өстәмә төркемнәр ачылган. Бушап калган кайбер биналарны балалар бакчаларына яраклаштырудан тыш, яңалары да төзелгән. Раевканың яңа бистәсендә былтыр өр-яңа бакча ишекләрен ачкан. Әти-әниләргә, балаларга шатлык өләшүче бу объектка без дә сокланып кайттык.
18.10.2014 (№ 200-201 (24565)): Социаль өлкә

“Безнең төбәктә Николай патша да, Ленин да булган”

“Безнең төбәктә Николай патша да, Ленин да булган” Әлшәй районы халкы бай тарихлы үткәне һәм тотрыклы бүгенгесе белән горурлана.
“Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты кысаларында республика районна­ры­ның җыр-моң фестивале дәвам итә. 20 ок­тябрьдә Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәх­нәсендә Әлшәй районыннан чыккан кү­ренекле артистлар һәм үзешчән сәнгать коллективлары башкала тамашачылары алдында чыгыш ясаячак.
Әлшәйлеләр әлеге чарага зур җавап­лы­лык белән һәм бик җитди әзерләнде. Сән­гать осталары “иҗади имтихан”га төбәктә татулыкта һәм бердәмлектә гомер киче­рүче төрле милләт вәкилләренең дуслы­гын гәү­дә­ләндерүче сәхнә әсәрләрен алып киләчәк.
Әлбәттә, район хезмәт ияләре иҗат күчтәнәчләре белән чикләнми. Авыл хуҗалыгында, сәнәгать җитештерүендә, социаль өлкәдә, башка тармакларда төбәк уңганнары зур казанышларга лаек булды. Аларның матур үрнәкләре дә проект кысаларындагы күргәзмә, сәүдә нокталарында чагылыш табачак.
Мәртәбәле чарага әзерлек барган көннәрдә без, район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин белән

18.10.2014 (№ 200-201 (24565)): Мәдәният һәм сәнгать









Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

36 (25040)

от 28 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»