Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Обама да “Кызыл таң” укый!

Обама да  “Кызыл таң” укый! Ә сез АКШ Конгрессы китапханәсе элек-электән алдырган абруйлы басмабызга язылдыгызмы әле?

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, “Кызыл таң” гәзите редакциясе Башкортстанның журналистика ветераннары, республика журналистларының төньяк һәм төньяк-көнбатыш районара иҗади берләшмәләре белән берлектә “Корал һәм каләм белән” дип аталган марафон оештырган иде. Аның соңгы этабында катнашучылар барлык ил җитәкчеләре, халык­ара оешмалар, журналистлар, фәнни берләшмәләр, дөнья мәдәнияте эшлеклеләренә, Икенче Бөтендөнья сугышы тарихын, фашизмны берлектә җиңүебезне, безнең тыныч һәм имин киләчәк өчен үзләренең гомерен аямаган өлкән буын турындагы хәтерне сакларга чакырып, Мөрәҗәгать кабул итте. Ул Америка һәм Европа илләренең Мәскәүдәге Илчелекләренә дә җибәрелде.

31.10.2015 (№ 210-211 (24815)): Төрлесеннән

Ноябрь. Ел фасылы

Ноябрь. Ел фасылы Безнең эрага кадәр IV гасырда борынгы Мисырның төп халкы бу айны “эпифи” дип атаган. Хәзерге кебек үк, алар өчен дә ул унберенче ай булып исәпләнгән.

Ә борынгы римлылар аны “ноуесетбер”, ягъни тугызынчы ай дип атаганнар. “Ноябрь” атамасы латинча “новем” (тугыз) дигән сүздән алынган, элек ул “кыш ае” исемен йөрткән. Борынгы Русьта да ул тәүдә тугызынчы ай булган. Ә XV гасырдан 1700 елга кадәр өченче ай булып торган һәм “грудень”, ягъни “кантар” исеме белән йөргән. “Кантар” — димәк, туфрак кәсләнүе, боз кантары. Аны “боз ае” дип тә йөрткәннәр.
Халкыбызның борынгы календаренда “келәү” ае 21 ноябрьгә кадәр дәвам итә, ә 22 ноябрьдән “буш” ай башлана. Чыннан да, бу ай башына кыр эшләре генә түгел, мал-туар белән бәйле мәшәкатьләр дә шактый кими.
Борынгы төрки календаре буенча ноябрь аеның төп өлеше Кояшның Чаян йолдызлыгында чагына туры килә. Ул 21енә кадәр дәвам итә. Аннары Укчы йолдызлыгына керәбез.

31.10.2015 (№ 210-211 (24815)): Төрлесеннән









Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

59 (25063)

от 23 мая 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»