Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

“Вәгъдәгә һәрвакыт тугры калачакбыз”

“Вәгъдәгә һәрвакыт тугры калачакбыз” Республика агросәнәгатьчеләре һөнәри бәйрәмен тантана итә. Уңышлар барлана, алга бурычлар куела. Әлбәттә, республика игенчеләре өчен бу елны да җиңел үтте дип булмый. Май аендагы корылыкны июнь башында салкын һава торышы алыштырды. Ә июль һәм августта еш яуган яңгырлар Башкортстанның аерым төбәкләрендә үстерелгәнне җыеп алуны хәтта куркыныч астына куйды. Әмма республика Хөкүмәте ярдәме белән авыл эшчәннәренең фидакарьлеге нәтиҗәсендә югалтулар булмады. Шуңа да бу көннәрдә республика авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең олы бәйрәмне күтәренке күңел белән каршылавы очраклы түгел.
Катлаулы һава шартларында бөртеклеләр урагының мал азыгы хәзерләү компаниясе чорына туры килүе авылда зур киеренкелек тудырды. Әмма тармак министрлыгының бу мәшәкатьләрне “кул режимы”нда хәл итүе нәтиҗәле булды. Бу аграр хуҗалыкларга урак эшләрен уңышлы тәмамлап, кышлатуга җитәрлек күләмдә мал азыгы туплап калуга, көзге эшләрне вакытында һәм югалтусыз башкарып чыгарга ярдәм итте. Ашлыкның

13.11.2014 (№ 218 (24582)): Авыл хуҗалыгы

“Ил башлыгын өчпочмаклар белән сыйладым”

“Ил башлыгын өчпочмаклар белән сыйладым” Президентларга аш әзерләгән оста пешекче Флүзә Идиятуллина шулай ди.
Уфа районы “Алексеевка” совхозының даны Башкортстанга гына түгел, чит төбәкләргә дә киң таралган. Республикага килгән югары җитәкчеләрне биредәге теплицалар комбинаты белән таныштырмыйча калмыйлар, хуҗалыкның тәҗрибәсен өйрәнергә чит ил белгечләре дә килә. Комбинат ашханәсендә озак еллар пешекче булып эшләгән Флүзә Идиятуллина — әнә шундый затлы кунакларны, ил җитәкчеләрен милли ризыкларыбыз белән сыйлаучыларның берсе. Русиянең беренче Президенты Борис Ельцинга, ил башлыгы Владимир Путинга оста пешекчеләр нинди ризыклар әзерләгән? Бу җаваплы эшне ни өчен Флүзә Саниәхмәт кызына ышанып тапшырганнар? Шатлыклы мизгелләргә чын күңелдән сөенә белүче, авыр кайгыларны сабыр кичерүче, катлаулы тормыш юлы үткән апа белән якыннан танышканда шул сорауларны да бирдек.

13.11.2014 (№ 218 (24582)): Дөнья бу...

Бергә булсак, уңарбыз!

Бергә булсак, уңарбыз! Республика буенча яңа Баш федераль инспектор тәгаенләнде.
Кичә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Хөкүмәт әгъзаларын Башкортстан Республикасы буенча яңа Баш федераль инспектор белән рәсми рәвештә таныштырды. Чарада Президент Рөстәм Хәмитов катнашты.
Тәүдә Михаил Викторович, пенсия яшенә җитү сәбәпле, вазыйфасыннан бушатылган элекке федераль инспектор Петр Капишниковка округ оештырылганнан башлап баш­карган мөһим эшләре, югары һөнәри осталыгы өчен рәхмәт белдерде. Әлеге вазыйфага тәгаенләнгән Андрей Чечеватов 1965 елда Мәскәүдә туган. 1987 елда Ульяновск югары команда училищесын, аннары Фрунзе исемендәге Хәрби академияне, 2002 елда Кораллы Көчләр Генеральный штабы Хәрби академиясен тәмамлаган. Егерме елдан артык Русия Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән.

13.11.2014 (№ 218 (24582)): Сәясәт









Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

50 (25054)

от 29 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»