Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Париж күгендә янә “Марсельеза” яңгырый

Париж күгендә янә “Марсельеза” яңгырый Франциядәге терактлар бөтен дөнья халкын тетрәтте һәм иртәгәсе көнгә ышанычны какшатты.

13 ноябрь кичендә Париж шәһәрендә алты урында берьюлы шартлаулар яңгырый. Тәүдә Франция-Германия футбол матчы вакытында Stade de France стадионы янында ике кеше үз-үзен шартлата. Матчны Франция президенты Франсуа Олланд һәм Германиянең чит ил эшләре министры караган була. Аларны шунда ук стадионнан алып чыгалар. Тәүге шартлау нәтиҗәсендә ун кешенең гомере өзелә. Аннары унар минут тәнәфес белән бер-бер артлы тагын ике шартлау яңгырый. Тамашачылар аларны петарда, төтен шашкалары, дип кабул итә һәм артык игътибар бирми. Матчны өзмәсәләр дә, полиция хезмәткәрләре халыкны, “янгын тревогасы” дигән булып, әкренләп эвакуацияли. Әйткәндәй, матчта Франция икегә ноль исәбе белән җиңгән, җанатарлар стадионнан “Марсельеза” җырлап чыккан.

17.11.2015 (№ 220 (24824)): Җәмгыять

Торатау торачак!

Торатау торачак! Республика җитәкчелеге Башкортстан күрке булган табигать һәйкәле сагына басты.

“Без табигатьтән мәрхәмәтлелек көтәргә тиеш түгел, аны аңардан алу — безнең бурыч”. Күренекле совет биологы, селекционер Иван Мичурин бу сүзләрне узган гасыр башында яңа сортлар чыгару эшчәнлегенә бәйле белдергән булса, ни аяныч, бүген аерым заман бизнесменнары да әлеге гыйбарәне үзләренә төп девиз итеп билгеләде. Табигать, аның кануннары, шул төбәкне төяк иткән күпсанлы халык фикере белән исәпләшмичә, озын акча хакына андыйлар фәкать үзенекен алга сөрә. Һәрхәлдә, “Башкортстан сода компаниясе” ачык акционерлар җәмгыяте хуҗаларының дистә еллар дәвамында чимал өчен файдаланып, матур табигать һәйкәле — Шахтау урынында чокыр калдырганнан соң, республиканың йөзек кашы булган икенче табигать һәйкәле — Торатауга да кул сузарга, аны үзләштерергә ниятләвен башкача берничек тә атап булмый...

17.11.2015 (№ 220 (24824)): Җәмгыять

Шәһәр фатирын... терлеккә алыштырган

Шәһәр фатирын... терлеккә алыштырган Фәнүр Ибраһимовны авылга кайтырга нәрсә мәҗбүр иткән?

Статистика мәгълүматларына караганда, Русиядә ел саен меңгә якын авыл юкка чыга. Моңа нәрсә сәбәпче соң? Сәбәп реформаларда гына микән? Бәлки, үз вакытында кешеләргә яшәешнең генә түгел, табигать һәм көндәлек тормыш кануннарына яраклаша белү дә җитмәгәндер? Колхоз төзибез дип хәлле крестьяннарның милке тартып алынды. Күмәк хуҗалыкларга берләшеп яши башлагач, янә дә байлык бүлешү, җир өләшү башланды.
Фермерлык юлына басканчы Фәнүр Ибраһимовка да бу сораулар озак тынгы бирмәде. Үтәймулла авылы районда иң көчлеләрдән саналган Салават исемендәге колхозга карый иде. Бүленә торгач, аның туган авылы хуҗасыз торып калды. Аннары “Агростар” дигән кооператив оешты. Берничә ел элек анысы да банкротлыкка чыкты.

17.11.2015 (№ 220 (24824)): Авыл хуҗалыгы

Чын һәм чынны сөюче

Чын һәм чынны сөюче Профессор Халисә Локмановага – 75 яшь.

Ачык күңелле кешегә “кояш кебек” диләр. Сүз дә юк, рәхәт андыйлар янында. Әмма кайберәүләрнең аңа охшашлыгы җәйге челләдә көн үзәгендәге кояш кыздыруы кебек ялыктыргыч була башлый, беренче карашка тансык булып тоелган нурлар әллә рәхәт бирә, әллә михнәт... Таң сарысы таралгач, яки яңгыр явып туктагач чыккан кояшка ни җитә?! Аның беренче нурлары кабынуын көткән табигать бер мизгелгә тын кала, әйтерсең ниндидер җанга рәхәт халәт кичерер алдыннан тирән итеп тын ала. Һәм менә ул кояш! Аның нурларыннан һәр тереклек җанлана – кошлар сайрап җибәрә, нур кунган гөл-чәчәкләр бал кортларына таҗларын ача. Ничек кенә тансык булмасын, кояш нурларына да чама кирәктер ул.

Такташтагы “үзе усал, үзе болай бер дә усал түгел кебек шикелле” кешеләрне әнә шул тансык кояшка охшатам. Мөгаллимнәрнең мөгаллимәсе Халисә Локманова да шундыйлардан.

17.11.2015 (№ 220 (24824)): Төрлесеннән









Новости русской версии сайта


Яңа номер

72 (25076)

от 22 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»