Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Таләпчән җитәкче һәм... тынгысыз иҗатчы

Таләпчән җитәкче һәм... тынгысыз иҗатчы “Кайда гына булсам да, кайда гына эшләсәм дә һәрвакытта туган җирем — Стәрлебашым, канат чыгарган оям — Бакыем исемдә”, — дип кабатларга ярата Фәзит Фаткуллин. Туган җиргә мәхәббәт аның сүзләрендә генә түгел, чын ирләргә хас булганча — кылган гамәлләрендә чагыла.
Авылда туып-үсеп, бүген Уфада уңышлы эшләп килүче “Регионстрой+” фирмасына җитәкчелек итүче күренекле якташын стәрлебашлылар яхшы белә. Район һәм туган авылы күләмендә узган күп чараларның үзәгендә кайный Фәзит Әхәт улы. Аның тырышлыгы белән әле генә Бакыйда “Шәҗәрә бәйрәме” уза, әле генә авыл китапханәсенә ремонт ясала. Былтыр туган як җанлы эшкуар районның мөрәҗәгатенә җавап итеп чаңгы базасын тәртипкә салуда, анда электр үткәрүдә катнашкан. Хәзер яшьләргә спорт белән шөгыльләнүдә караңгылык киртә түгел!

11.02.2015 (№ 25 (24629)): Төрлесеннән

Бүген – Зилә Сәетовна, иртәгә – Кыш Бабай!

Бүген – Зилә Сәетовна,  иртәгә – Кыш Бабай! Уңыш бәйрәме. Балалар актлар залына керергә әзерләнә. Алар янына Урман иясе булып киенгән тәрбияче Зилә Әдеһәмова килеп: “Балалар! Мин килеп кергәч, курыкмагыз!” — дип елмая да чыгып китә. Чара башлана. Сценарийга ярашлы, залга Урман иясе килеп керә. Нәниләр көләргә дә, еларга да белмичә, аптырап утыра. Бизәнгән, ят кием кигән тәрбияче апаларын берсе дә таный алмый. Яннарына кереп, үзе хакында әйтеп чыгып киткәнен дә онытканнар. Күпчелеге әкият героеның алар янына кунакка килгәненә ышанган. Әти-әниләр дә тәрбияченең осталыгына шаккатып утыра. Баксаң, алар каршында атказанган артист та, акчага махсус чакырылган аниматор да чыгыш ясамый. Балалар бакчасы тәрбиячесе Зилә Әдеһәмова икән. Шул ук вакытта, югары уку йортын тәмамлап та, рольләрне Зилә Сәет кызы сыман оста уйный алмаучылар да бар. Моның сере безне дә кызыксындырды.
11.02.2015 (№ 25 (24629)): Дөнья бу...

Бензин хакы бер доллардан түбән!..

Бензин хакы бер доллардан түбән!.. Кызганычка каршы, эчке базарда ягулык хакы төшмәде, ә чит ил валютасы өскә кискен сикереш ясады.

Мәгълүм булуынча, моннан берничә ел элек бензин бәясенең әледән-әле күтәрелүенә канәгатьсезлек белдергән русиялеләрне ил Хөкүмәте ягулыкның литры бер доллардан артмаячак, дип ышандырган иде. Юраганнар юш килде. Русиядә бензин бәясе бер долларга җитте дигәндә... чит ил валютасы кискен сикереш ясады. Хәзер бензин белән доллар бәясе арасындагы аерма ике тапкырдан да артып китә. Әмма моңа сөенергәме, әллә көенергәме — икенче мәсьәлә. Хикмәт шунда: эчке базарда, ягъни заправкалау станцияләрендә бензинның бәясе төшмәде, ә долларның хакы күтәрелде. Ә болар икесе ике нәрсә. Беренче очракта ул халыкның яшәешенә уңай йогынты ясаучы фактор булса, долларның җитмеш сумга җитүе чын мәгънәсендә Русия икътисадын көрчеккә терәде. Һәм мондый хәл дөнья базарында нефтькә хак кискен төшкән бер вакытта күзәтелә.

11.02.2015 (№ 25 (24629)): Икътисад

Зур сугышның кечкенә батырлары

Зур сугышның кечкенә батырлары Аларның исеме онытылмасын иде.

Беркөнне кызым мәктәптән, сугышта катнашкан герой балалар турында укып килергә куштылар, дип кайтты. Интернет челтәреннән алар турында язмалар эзли. Шулчак мәктәп елларында герой пионерлар турында альбом эшләвем искә төшеп, аны эзләргә тотындым. Анда чыннан да материал бик күп булып чыкты. Аңа таянып, Советлар Союзы Геройлары Зина Портнова, Марат Казей, Леня Голиков, Валя Котикларга өстәп, кызым Володя Дубинин, Вася Коробко, Лара Михеенко, Лида Вашкевич, Нина Сагайдак, Анатолий Комар һәм башкалар турында бик бай мәгълүмат әзерләде. Кызыксынып, быел инде 8нче сыйныфта укучы баладан герой пионерлар турында сораштырам, ул аларның исемнәреннән башка, нинди батырлык эшләгәннәр, кайда туганнар, ничә яшьлек булганнар, кайларда сугышканнар – бернәрсә дә диярлек белми. Югыйсә, начар да укымый. Аптырап, мин укучылар арасында Советлар Союзы Геройлары турында сорау алу үткәрдем. Кызганычка каршы, 33 бала арасыннан бары тик алтысы гына аларны белде. Белде

11.02.2015 (№ 25 (24629)): Җәмгыять









Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»