Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Төшләреңне сөйлә таң җиленә...

Төшләреңне сөйлә таң җиленә... Мин төш күрсәм, уяну белән аны иң башта — әнигә, аннары туганнарым белән дус-ишләремә сөйләргә яратам. Әлбәттә, моның өчен үземә күп мәртәбәләр әнидән эләккәне дә булды. Ул мине: “Син нишләп төшеңне теләсә кемгә сөйләп йөрисең? Алай ярамый, дөрес эшләмисең. “Төшләремне сөйлим таң җиленә”, дип ун тапкыр кабатла да күңелеңнән бөтенләй сызып ат, оныт син аларны!” — дип, кат-кат шелтәләп, әледән-әле кисәтеп тора. Тик, кызганычка каршы, ул әйткәннәр гел истән чыга. Бигрәк тә таныш-белешләрем: “Бүгенге төшеңне сөйлә әле!” дигәндә онытылам да куям... Өстәвенә, алар: “Сине тыңлаганда үзебезне кино караган кебек тоябыз, рәхәтләнеп ял итәбез”, — дип торгач, сөйләмичә нишлисең, сөйлисең инде...

Еллар үткәч, хәтеремдә яңартып, кайчандыр үземне хәйран калдырган менә шул төшләремнең берничәсен бүген гәзит укучыларына да сөйләп үтәргә булдым. Шунысы гаҗәп: алар чынбарлыкта да тормышка ашты...

09.03.2017 (№ 28 (25032)): Дөнья бу...

“Беренче чирек уңышлы узды!”

“Беренче чирек уңышлы узды!” “Тамыр”да һәрвакыт күңелле!25 еллыгын билгеләүче “Тамыр” телерадиостудиясендә эшләүчеләр шулай ди.

Эчкә үтәбез. Беренче катта студия кунаклары өчен кәнә­филәр урнаштырылган, стенага эленгән телеви­зор­­ларның берсендә Башкортстан юлдаш телевидениесе күрсәтә, икен­чесендә — балалар өчен “Бавырсак” тапшыруы.

Студиянең бер дивары тулысынча диярлек — халыкара, Бө­тенрусия дәрәҗәсендәге, шулай ук төбәктәге казанышлар өчен алынган грамоталар, Мактау һәм Рәхмәт хатлары, ә киштәләр шулай ук төрле бүләкләр белән тулы. Шунда ук билгеле алып баручы Руслан Фархшатовның сыны. Күп грамоталарда телеканал директоры Гөлназ Колсаринаның исеме телгә алынган. Аның кабинетына керәбез. Монда да бүләкләр күп. Русиянең төп телевизион конкурсы “ТЭФИ-Төбәк”тә җиңгән өчен, алты бронза Орфей сыны. Былтыр “Иң яхшы балалар телеканалы” номинация­сендә яуланган Милли премия. Тагын һәм тагын бүләкләр...

09.03.2017 (№ 28 (25032)): Рухият

Балаларга “ялган канат” куймыйк!

Балаларга  “ялган канат” куймыйк! Сыйфатлы белем генә укучыны шәхес дәрәҗәсенә күтәрә.

Күптән инде күрешеп бер сөйләшәсе килгән сеңлем белән, ниһаять, очраштык. “Бүлектә бергә эшләүче хезмәттәшем бу көннәрдә, барлык эшен минем өскә өеп, башын күтәрми БДИга әзерләнә, — дип сүз башлады аруы йөзенә чыккан туганым.— Быел мәктәпне тәмамлаучы улының укуы белән бөтенләй кызыксынмаган ананың кабалана-кабалана мәктәп программасын ятлап утыруы бигрәк сәер. Аны алдан имтихан тапшырып карарга чакырганнар, улы турында уйламаса да, үзенең бер дә оятка каласы килми”.

Аңлавымча, бу ханым, балалары чыгарылыш сыйныфында белем алучы ата-аналар өчен үткәрелгән “Ата-аналарның БДИ тапшыру көне” акциясендә катнаша, күрәсең. Ә мин исә, күптән инде БДИ тапшырган ике баланың әнисе буларак, бу мәшәкатьләрнең безнең өчен артта калуына шатланып куйдым.

09.03.2017 (№ 28 (25032)): Журналистның куен дәфтәреннән

Малларның... үз паспорты булачак

Малларның... үз паспорты булачак 2018 елдан илдә йорт һәм авыл хуҗалыгы терлекләрен маркировкалау башлана.

Русия авыл хуҗалыгы янә бер мөһим вакыйгага әзерләнә: илебезнең барлык категориядәге хуҗалыкларында асралучы хайваннар, терлекләрне 2018 елның башыннан маркировкалау, келәймә сугу мәҗбүри булачак. Маркировкалау әлеге җан ияләренә чиплар беркетү, билге куюны аңлата. Һәр чип — малның идентификацион саны, биредә аның турында тулы мәгълүмат языла. Илдә теркәлгән маллар турындагы барлык белешмә шушы максат өчен махсус рәвештә оештырылучы Федераль дәүләт мәгълүмат системасына тупланачак.

Ил Хөкүмәте узган ел ахырында әлеге чараны тормышка ашыруда катнашачак төрле министрлык һәм ведомстволарга әзерлек эшләрен башларга күрсәтмә бирде. “Юл картасы”на ярашлы, әлеге кампания ике этапта үткәреләчәк: 2018 елның 1 гыйнварыннан атлар, ишәкләр, сыер маллары, боланнар, дөяләр һәм дуңгызларны маркировкалау башлана, ә 2019 елдан чират сарык-кәҗәләргә, эт-песиләргә, йорт кошларына, кыйммәт мехлы

09.03.2017 (№ 28 (25032)): Авыл хуҗалыгы

Бүген Сезнең чыгыш, Маэстро!

Бүген Сезнең чыгыш, Маэстро! Мәшһүр композитор, илаһи моң чишмәсе Рим Хәсәновның 70 яше уңаеннан.

Иң кыены – кирпеч калынлыгы китапка җитәрлек мәгълүмат тупланган шәхесләр турында язу. Әгәр дә ул китап халкыбызның күренекле талант иясе, җырлы-моңлы юлын һичвакыт туктатмыйча, тормыш киртәләре, сынаулары һәм борылышлары алдында бирешмичә, аларны олы үҗәтлек, чын ир-узаманнарга хас гаярьлек белән җиңә-җиңә ерып агучы, аккан саен көчәя, чистарына, сафлана баручы моң чишмәсе, иҗаты белән ничәмә буынны дәртләндергән, юаткан, җырлаткан һәм елаткан, тетрәндергән, тәрбияләгән, моңландырган, җырлап яшәргә мәҗбүр иткән шәхес – республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстан комсомолының – Галимов Сәләм, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Рим Хәсәнов турында булса, миңа калса, аның бүлекләре дә тыңлаучылары күңеленә гомерлеккә сеңеп калган, аның теленнән төшмәгән, халык җырларына әверелгән, шедевр булып танылган әсәрләре белән аталыр иде.

09.03.2017 (№ 28 (25032)): Юбиляр









Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

36 (25040)

от 28 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»