Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Якты эз калдырды ул җирдә

Якты эз калдырды ул җирдә Кешенең булмышын, тормыш-яшәешен язмыш үзе билгели, күрәсең: әгәр ул уң килә икән, җырдай кыска гына гомер эчендә дә киләчәк буыннарга якты, матур эз калдырырга мөмкин. Әлеге сүзләр нәкъ менә күренекле табиб, районның данлыклы улы Эдуард Шәмсиев хакында әйтелгән кебек.
Дөньялыкта яшәргә бик аз гына гомер бирелсә дә, шул вакыт аралыгында корычтай нык ихтыяр көче, искиткеч тырышлыгы, уңганлыгы, кешелекле, кечелекле булуы белән чын табиб дигән исем яулый һәм халык хәтерендә мәң­гелеккә уелып кала ул. Дүртөй­лелеләр, аеруча өлкән буын вәкилләре, шәф­катьле, зыялы табиб Эдуард Шәмсиевны онытмый.
Хезмәт юлын моннан бик күп еллар элек Борай районының Чалкак авылы медпунктында башлап җибәргән яшь табибның калган гомере район үзәк дәваханәсе белән тыгыз бәйле. Әтиләре дөнья куйгач, газиз әнкәсен карарга Дүртөйлегә кайтып һич ялгышмый, яшәү мәгънәсен, бәхетен монда таба: берничә дистә ел дәвамында халыкка тугры хезмәт итә, кешеләр сәламәтлеге сагында тора. Агыйдел ярында урнашкан

08.04.2017 (№ 41 (25045)): Төрлесеннән

“Саумысыз! Сез юл кагыйдәсен боздыгыз...”

“Саумысыз! Сез юл кагыйдәсен боздыгыз...” Юл-патруль хезмәте инспекторы белән сөйләшү еш кына шулай башлана.

Бу хезмәт турында негатив фикерләр еш очрый. Трассада тизлекне арттырып килүче водительләргә фаралар ярдәмендә сигнал биргән булабыз. Янәсе, бу вакытта гына кагыйдәне бозмый тор! Ә шул водитель, башка җирдә тиз килеп, синең якыныңны бәрдерсә? Бу хакта уйламыйбыз.
“YouTube” инспекторлар һәм руль артындагылар арасында булган төрле мәзәк хәлләрне тасвирлый. Видео төшерүчеләр “Ничек штраф түләмәскә?”, “Инспекторның үзен ничек кыен хәлдә калдырырга?” кебек сорауларга җавап эзли. Әлбәттә, юл-патруль хезмәтендә дә гади кешеләр эшли. Аларның да төрлесе буладыр. Инспекторлардан төрлечә көләбез дә, үзебез юлда бәлагә тарысак, аларны дүрт күз белән көтәбез.
Күптән түгел трассада авыр хәлдә калдым. Бәхеткә, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ юл-патруль хезмәте 1нче ротасының 1нче взводы командиры урынбасары, полиция капитаны Айдар Җиһангиров белән инспектор, полиция капитаны Артем Арутюнян

08.04.2017 (№ 41 (25045)): Тормыш

Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың

Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың Русиянең көньяк төбәкләрендә язгы басу эшләре көннән-көн киңрәк колач ала. Башкортстанда быел чәчү кампаниясе гадәттәге еллардан бераз соңламакчы. Табигатьнең болай ашыкмавының уңай яклары күбрәкме, әллә зыянымы – әлегә фаразлавы авыр. Шулай булуга карамастан, федераль Хөкүмәттә быел уңышның узган елдагыдан азрак җыелачагын чамаларга да өлгерделәр. Ашлык базарында сәясәт тотрыклы түгел. Моңа кадәр Русия ашлыгына өстенлек биргән Төркия дә быел ни сәбәпледер экспортлау күләмен киметергә уйлый. Хәер, ничек кенә булмасын, Русия дөнья күләмендә ашлык базарында лидерлык дәрәҗәсен саклап калу өчен тырышачак. Илдә эчке ихтыяҗның 70 миллион тоннадан артмавын исәпкә алганда, Русиянең экспорт потенциалын 40-42 миллион тоннага җиткерү мөмкинлеге бар. Янә дә шунысы, ашлык уңышы рекордлы булганда крестьян хезмәтенә горурлану белән беррәттән, аны яхшырак бәягә сату да проблема булып тора. Ләкин, сер түгел, һәр аграр хуҗалык та үзе җитештергәнне Латин Америкасына, Кытайга яки Согуд Гарәбстанына
08.04.2017 (№ 41 (25045)): Авыл хуҗалыгы

Печән ашамыйча да сөт бирә. Бу нәрсә?

Печән ашамыйча да  сөт бирә. Бу нәрсә? Соя киләчәктә сыерны “кысрыклап” чыгарырга мөмкин.

Советлар Союзы чорында басуларда ишелеп иген үссә дә, авыл саен бишәр көтү, фермалар тулы мал булса да, кибет киштәләрендә азык-төлеккә дефицит иде. Бүген бу күренешнең киресе күзәтелә. Күпчелек фермаларның хәрабәләре генә калды. Авылларда сыер тотучылар азайса да, кайбер басулар чәчелми башласа да, киштәләр сый-нигъмәттән сыгылып тора. Бу фикерләрне авыл уңганнары, сәясәтчеләр авызыннан еш ишетергә туры килә. Шул ук вакытта мондый хәлнең асылына төшенергә тырышучылар бар микән? Баксаң, сыерны тулысынча алыштыра алырдай культура да бар икән. Кыскасы, ындыр тутырып соя үстерсәң, җәен печән хәзерләмисең, таң сарысы белән торып сыер саумыйсың. Шул ук вакытта сөтле чәй эчәсең, авыз тутырып ит ашыйсың һәм өс-башыңны да хәстәрлисең. Мондый максатка соя үстереп ирешеп була икән.

08.04.2017 (№ 41 (25045)): Дөнья бу...

Илшат Фазрахманов, Башкортстанның авыл хуҗалыгы министры: “Без башкаларга да ярдәм итәргә сәләтле”

Илшат Фазрахманов, Башкортстанның авыл хуҗалыгы министры: “Без башкаларга да ярдәм итәргә сәләтле” Язның беренче ае үтеп китсә дә, көннәрнең җылына башлавы һаман да тоткарлана. Бу хәл авыл хуҗалыгында киренкелекне дә көчәйтә. Узган елда республикада басу эшләре 17 апрельдә башланган иде. Белгечләр быел бу кампаниянең бер атнага кадәр соңлавын фаразлый. Әмма, ничек кенә булмасын, шунысы бәхәссез – быел чәчү эшләренең дәррәү башлануы ихтимал. Аграр хуҗалыкларга басуда эшне һичкайчан булмаганча тиз һәм оешканлык белән тотарга туры киләчәк. Әлбәттә, авыл хуҗалыгында әле дә орлык туплау, минераль ашлама кайтару дәвам итә.
Быел республикада бөртекле һәм кузаклы культураларны 2,2 миллион гектарда чәчү планлаштырыла. Узган көздәге корылык аркасында уҗым культураларын азрак чәчүгә бәйле, быел чәчүлекләр 108 мең гектарга артачак.
Башкортстан аграрийлары язгы кыр эшләренә ничек әзерләнде? Авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдында нинди бурычлар тора? Шушы һәм башка сораулар белән без республиканың авыл хуҗылыгы министры Илшат Фазрахмановка мөрәҗәгать иттек.

08.04.2017 (№ 41 (25045)): Авыл хуҗалыгы









Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»