Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

“Сандугач”, дип йөрттеләр...

“Сандугач”, дип йөрттеләр... Башкортстанның халык артисты Галия Солтанова күркәм юбилеен билгеләде.

Галия Солтанова — гомерен тулысынча сәнгатькә багышлаган сирәк кешеләрнең берсе. Кече яшьтән ничек җырга гашыйк булса, әлеге көнгә кадәр ул яратуны назлап-кадерләп килә. Бу тугрылыгы югары бәяләнгән — Башкортстанның халык артисты һәм атказанган мәдәният хезмәткәре ул.

Бүген генә ул, телевизорның кайсы каналын ачсаң да, җыр яңгырый. Сәнгать сөюче җырга-моңга сусап, хәтта бихисап “йолдызлар”ны танып, исендә калдырып өлгерә алмый. Галия Кәлимулла кызы исә җырчыларның энҗе бөртегедәй кадерле чорына туры килә. Әлбәттә, җырлаучылар аның яшьлегендә дә аз булмаган. Әмма “җырчы” дигән зур, данлы исемне генә күпләр күтәрә алмаган. Галия Солтанова республиканың төрле районнарына концертлар белән чыгуын; җыр тыңларга теләүчеләрнең авыл клубларына сыймыйча, ачык тәрәзәләр аша, ә кайберәүләр бөтенләй урамда басып тыңлап торуларын бүген дә яхшы хәтерли.

Күптән түгел Хөсәен Әхмәтов

12.04.2018 (№ 42 (25196)): Мәдәният һәм сәнгать

Түзегез инде, иптәшләр...

Түзегез инде, иптәшләр... Яхшы заманнар җитүгә бары тик 427 мең ел гына калды...

Немец философы Георг Вильгельм Фридрих Гегель (1770-1831) заманында шундый фикергә килгән: “Халыклар һәм хакимнәр тарихтан беркайчан да бернәрсәгә дә өйрәнмәгән, аннан алган сабакларга таянып эш итмәгән”. Бүгенге заман философлары һәм тарихчылары да шул ук фикердә: тарихның бердәнбер сабагы — аннан беркем дә сабак алмауда.

Элекке хаталарны яңадан кабатлау Русиядә дә, башка илләрдә дә очрый. Бездә бу хакта “шул ук тырмага басу” дип әйтү бар. Әмма халыклар һәм хакимнәр бөтенләй бернигә дә өйрәнми диюне тарих үзе инкарь итә. Әгәр дә бу шулай булса, кешелек күптән яшәешен туктаткан булыр иде. Кешелек җәмгыяте — табигате белән яраклашучы система. Әйтик, XIX гасыр тарихчысы Василий Ключевский фикеренчә, “тарих хәтта аннан сабак алмаучыларны да укыта”. Ул наданлык һәм түбәнсетеп караган өчен “акылга өйрәтә”. Аны читләтеп яисә аңа каршы эш итүчеләр ахыргы нәтиҗәдә үзләренең шундый мөнәсәбәтләре өчен үкенә.

12.04.2018 (№ 42 (25196)): Җәмгыять

Белгечне остазлар әзерли

Белгечне остазлар әзерли “Альтернатива” заводының бу юнәлештәге эшчәнлек тәҗрибәсе башкалар өчен дә яхшы үрнәк булып тора.

30 еллык тарихында кечкенә кооперативтан куәтле сәнәгать предприятиесе дәрәҗәсенә күтәрелеп, “Альтернатива” пластмасса эшләнмә­ләре заводының халык куллануы товарлары җитеш­терүдә халыкара дәрәҗәгә чыгуы гаять үзенчәлекле һәм гадәттән тыш күренеш. Әйтергә кирәк, пластмасса сәүдәсе базарында гаять зур көндәшлек хасил булган бүгенге чорда да бу үзе үк зур казаныш саналырга хаклы.“Альтернатива” маркасындагы продукция хәзерге вакытта Русиянең Калининградтан Владивостокка кадәрле барлык төбәкләрендә, шулай ук БДБ илләрендә күпләп сатыла, ул соңгы чорда Европаның сәүдә үзәкләрен дә яулады. Атап әйткәндә, Халыкара сыйфат сертификатына ия булганнан соң, “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре Германиянең Франкфурттагы Майн шәһәренең дәрәҗәле күргәзмәсендә катнашу хокукын алды. Бу инде дөньяның башка почмакларында да эшлекле бәйләнешләрне үстерү мөмкинлеген ача.

12.04.2018 (№ 42 (25196)): Көнүзәк









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»