Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Без булдырабыз!

3-4 апрельдә Казанда Башкортстан татар шигърияте көннәре узды.

Менә инде икенче ел Казанда Башкортстан татар шигърияте көннәре үтә. Узган елда анда Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, Язучылар берлеге рәисе урынбасары, татар иҗатчылары берләшмәсе рәисе Фәния Габидуллина, берлек әгъзалары Илдус Фазлетдинов, Рәфыйга Усманова, Лилия Сәгыйдуллина, Руслан Сөләйманов, үзешчән каләм ияләре Эльверт Хәмәтшин, Мидхәт Әбделманов, Нурлан Ганиев һәм Нәҗип Исламов булып кайтканнар иде. Быел бу бәхеткә Рим Идиятуллин, Халисә Мөдәрисова, Фатыйх Сәйфран, Рәсим Шәфи-Рәхмәт, Венер Фәттахов һәм шушы юлларның авторы, үзешчән каләм әһелләре Ирек Галин, Рабит Фәтхи, Рита Галиева һәм Нурлан Ганиев лаек булдылар. Чараны оештыруга зур көч салган Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, күренекле композитор Алик Локманов тырышлыгы белән шагыйрьләргә “көч биреп тору өчен” бер төркем сәнгать әһелләре дә җәлеп ителде. Алар: республикада яшәүче Рәдиф Зарипов, Венер Закиров,

13.04.2017 (№ 43 (25047)): Рухият

Халык канәгать калачак, инвесторлар ашкыначак

Халык канәгать калачак, инвесторлар ашкыначак Быел Башкортстанда 1000 чакрым юл төзекләндерү планлаштырыла.

Икътисад үсешсен, халык имин тормышта яшәсен өчен юлларның төзек булуы мөһим. Безнең кырыс табигать шартларында бу максатка ирешү җиңел түгел. Яңа технологияләр, заманның иң алдынгы техникасын файдалануга карамастан, түшәлгән асфальт бер елга да җитми. Икенче елда ук аны төзекләндерү, чокырларны ямау таләп ителә. Федераль трассаларда юллар “гомерен” чамадан тыш күп төяләгән фуралар “кыскарта”. Алар челләләрдә хасил иткән тирән тәгәрмәч эзләре аны бозудан тыш, аварияләргә дә сәбәпче була. Юлларны ремонтлау һәм хезмәтләндерү төбәкләргә дә бәйле. Бу юнәлештә Башкортстан илдә күпләргә үрнәк булып тора. Безнең юллар илдә иң югары дәрәҗәдә хезмәтләндерелгәннәрдән санала. Чөнки республикада бу мәсьәлә һәрвакыт игътибар үзәгендә. Быел да күләмле эш башкару күздә тотыла.

13.04.2017 (№ 43 (25047)): Икътисад

Авылны “кооперация” коткарырмы?

Авылны “кооперация” коткарырмы? Чит төбәкләргә йөреп эшләүчеләр саны 130 мең кешегә җитә. Сәбәбе нәрсәдә?

Узган атна да республиканың социаль-икътисади үсеше белән бәйле мөһим вакыйгаларга бай булды. Шуларның икесе турыдан-туры авыл проблемаларына, кече малтабарлыкны, продукция җитештерүчеләр арасында кооперацияне үстерү мәсьәләләренә багышланды.
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республиканың Икътисади үсеш министрлыгы коллегиясендә катнашты. Анда ул икътисадны, инвестицион эшчәнлекке үстерү юнәлешендә яңа бурычлар билгеләде. Рөстәм Зәки улы яңа эш урыннары булдыруда, бигрәк тә авыл җирендә кече малтабарлыкны үстерүдә мөмкинлекләрне нәтиҗәлерәк файдаланырга кирәклеген ассызыклады. “Бу өлкәдә аеруча авыл җирендә хәл кискен тора. Анда 1,5 миллионнан күбрәк кеше яши. Һәм эш урыннары булдыруда анда проблема гаять зур. Шулай булуга карамастан, бүген безнең авылда яңа эш урыннары булдыру буенча анык кына сәясәтебез юк...”, диде республика Башлыгы коллегия утырышында.

13.04.2017 (№ 43 (25047)): Авыл хуҗалыгы









Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»