Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Удмурт чибәре Тәтешледә яши

Удмурт чибәре Тәтешледә яши Шушы көннәрдә Пермь крае Олы Гондырь авылында “Чеберина-2018” — удмурт гүзәлләре төбәкара бәйгесе үтте. Әлеге титул өчен Башкортстан һәм Пермь краеннан сигез кыз көч сынашты. Бәйгедә алар музыкаль, бию сәләтләрен күрсәтте, интеллектуаль алышка чыкты, милли киемнәрдә һәм кичке күлмәктә сәхнәдән үтте, үзләре әзерләгән милли ризыклар тәкъдим итте. Шулай ук, бәйгедә туган телне белүгә карата бирем бар иде.

Кызларның барысы да үз туган телләрендә иркен сөйләшә, барысы да яхшы укый икән. Моннан тыш, алар үзләренең искиткеч талантлы булуларын раслады – кайсы орчык кебек бөтерелеп биеде, кайсы искиткеч моңлы тавышы белән җыр сузды. Кыскасы, жюрига сылулар арасыннан иң-иңен сайлап алу бер дә җиңелдән булмады. Барлык конкурс шартларын да югары балларга үтеп, бәйгедә Тәтешле районының Вязовка авылыннан Мариалина Нуриәхмәтова җиңеп чыкты һәм “Чеберина-2018” титулын яулады!

27.04.2018 (№ 49 (25203)): Җәмгыять

Җисем исемнән башлана!

Җисем исемнән  башлана! Бәләбәй шәһәрендә “Гаилә учагы” конкурсы кысаларында үзенчәлекле чара үтте.

Бәләбәй шәһәрендә республикада “Гаилә елы” уңаеннан узган тирән эчтәлекле, җырлы-моңлы “Исемең матур, кемнәр куйган” дип аталган әдәби-музыкаль кичә янә халкыбызның сокланып туймаслык зирәк акыллы, иҗади күңелле, талантлы булуына инандырды. Аны Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм Бәләбәй районы хакимияте ярдәме белән Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте оештырды.

Яз һәм наз, кочаклашу-күрешүләр, елмаю һәм дуслык, моң һәм гамь, гаилә һәм буыннар бәйләнеше, ихтирам һәм мәхәббәт, дин һәм мәгыйшәт, туган тел һәм сүз көче, чәчәкләр һәм бүләкләр… Күңелләргә яктылык өстәгән, матур яшәү теләген көчәйткән чарада болар, барысы бер гөлләмәгә тупланып, һәркем җанына иман нурлары булып иңде. Ул халкыбызның иң күркәм йолаларының берсенә – исем кушуга, исемнең кеше тормышындагы роленә һәм Бәләбәй шәһәре һәм районындагы иң күркәм гаиләләргә

27.04.2018 (№ 49 (25203)): 2018 – Гаилә елы

“Татар кызы” бәйгесе – милләт кызларының көзгесе

“Татар кызы” бәйгесе – милләт кызларының көзгесе Уфада республика матурлык конкурсының финалы узды.

“Татар кызы-2018” бәйгесе Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсенең бизәгенә әверелде. Конкурсның нәтиҗәсе булып, “Татар кызы-2018” бәйгесе җиңүчесе билгеләнде. Ул – Балтач районы кызы Чулпан Кашанова.

– Әйтеп бетергесез хисләр кичерәм, ерак районнан килеп, шундый бәйгедә җиңеп чыгуыма чиксез шатмын. Киләчәктә минем Казан шәһәренә укырга кереп, профессиональ биюче буласым килә, – ди “Татар кызы” республика бәйгесенең Гран-при иясе, шулай ук “Зифа буй” һәм “Тамашачы сөюе” номи­нацияләрендә җиңүче Чулпан Кашанова.

Жюрины Башкорт­станның һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Идрис Газиев җитәк­ләде.

– Чыннан да, җиңүчене сайлау авыр булмады. Берен­чедән, баллары югары, башка катнашучылардан аерылып тора иде. Аңа гадәти булмаган матурлык хас. Чын “Татар кызы”, – диде Идрис Мөдәрис улы.

Шулай ук, жюри составында Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте Советы

27.04.2018 (№ 49 (25203)): Милләт









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»