Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Итальяннарны сокландырганнар, испаннар да басып алкышлар!

Итальяннарны  сокландырганнар,  испаннар да басып алкышлар! Уфа шәһәре Калинин районының горурлыгы, бик күп бәйгеләрдә җиңүче “Бәйрәм” халык бию ансамбле тагын Испаниягә Халыкара фестивальгә җыена.

Нәрсә ул бию? Минемчә, бию – хисләргә чорналган тән хәрәкәте. Борынгы бабаларыбыз уңышлы аудан соң шатлык хисләрен бию теле аша җиткергән. Дини бәйрәмнәр, мәҗүси йолалар биюләрсез узмаган. Патша Русиясендә югары даирә вәкилләрен, белем алу белән беррәттән, биергә дә мәҗбүри рәвештә өйрәткәннәр. Бию – үз өстеңдә эшләү, куелган максатка ирешүнең бер юлы. Ул кешенең эчке дөньясын баета, аның һәрьяклап үсешенә ирешүгә ярдәм итә. Халык биюләре аеруча кыйммәткә ия. Анда халыкның тормыш-көнкү­реш үзенчәлекләре, тарихы, гореф-гадәте чагыла. Бию хәрәкәтләре, музыка, костюмнар халыкның матурлыкны ни дәрәҗәдә нечкә тоя белүен күрсәтә.

Бүген сүзебез Уфа моторлар төзү берләшмә­сенең “Бәйрәм” халык бию ансамбле турында. 1997 елның сентябрендә бер­ләшмәнең Мәдәният сараенда “Энҗе” халык бию­ләре ансамбле нигезен­дә яңа коллектив төзелә.

24.05.2018 (№ 59 (25213)): Мәдәният һәм сәнгать

Токымлы малда өмет бар

Токымлы малда өмет бар Илнең эчке базарында чит илдән кертелгән азык-төлек күләмен киметү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Токымчылыкны фәнни нигездә үстерү – аграр җитештерүне арттыруда мөһим юнәлешләрнең берсе. Дөнья күләмендә азык-төлеккә ихтыяҗ арткан бер вакытта илебез хөкүмәте, аграр тармакка дәүләт ярдәмен арттыру белән беррәттән, анда фәнни казанышларны нәтиҗәлерәк куллану бурычын да куя. Терлекчелектә, мәсәлән, җитештерү куәтләренең модернизацияләнүе, генетика, токымчылык мәсьәләләренә игътибарның артуы да шуны күрсәтә. Башкортстанда әлеге юнәлештә соңгы ике дистә ел дәвамында җитди эш башкарылды. Сөт җитештерү күләме, мал саны буенча Русия төбәкләре арасында лидерлар исәбендә булдык. Әмма бүген тулай җитештерүне мал санын арттырып түгел, ә продуктлылыкны күтәрү юлы белән үстерергә кирәк.

Соңгы мәгълүматлар буенча, республиканың терлекчелек тармагында йөздән артык токымчылык оешмасы эшли. Аграр предприятиеләрдәге токымлы савым сыерларының 23 проценты аларда тупланган дигән сүз.

24.05.2018 (№ 59 (25213)): Икътисад









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»