Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Илешлеләр сәламәт тормышны сайлый. Ә сез?

Илешлеләр сәламәт тормышны сайлый. Ә сез? Районда яше дә, карты да спорт белән бик теләп шөгыльләнә.

Һәркем үзенә ошаган спорт төре белән шөгыльләнсен өчен биредә уңай шартлар тудырылган. Мәсәлән, Югары Яркәйдә генә дә өч урында шугалак, берьюлы ике балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе эшләп килә. Район халкы бигрәк ­тә бассейнлы һәм тренажер заллы 2нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә күпләп йөри.

— Соңгы елларда бас­сейнга йөрүчеләр саны күзгә күренеп артты. Бөтен нәрсә саннарда һәм чагыш­тыруларда ачык күренә бит. Узган елгы Яңа ел каникуллары чорында бассейнга 193 тапкыр йөзәргә килгән булсалар, быелның шушы ук чорында бу сан 629га җитте. Күрсәткечләрнең өч тапкырга артуы Илеш халкының сәламәт тормыш алып баруы турында сөйли. Бассейны­бызның бер генә минут та буш торганы юк. Бу безнең өчен аеруча шатлыклы күренеш, — ди шушы мәктәп директоры Азат Мифтахов.

15.01.2015 (№ 6 (24620)): Спорт

Яңа елда авылга яңа сулыш кирәк

Яңа елда авылга яңа сулыш кирәк Аграр тармактагы дәүләт рограммаларында югары бурычлар куела. Акча җитәрме?

2015 елга аяк бастык. Узган ел илебез өчен җиңел булмады. Көнбатыш дәүләтләр Русиянең икътисади-сәяси куәте, хәрби әзерлеге буенча “кылларын” тарткалап карады. Әмма ни сәбәпледер, Көнбатыш һаман да бүгенге Русиянең узган гасырның туксанынчы елларындагы “упкыннан” күптән чыгуын танырга ашыкмый. Ә бәлки теләмидер дә? Билгеле, кайсы илнең дә куәте, көче хәрби коралга гына бәйле түгел. Үз халкын үзендә җитештергән азык-төлек белән тәэмин итүченең генә тылы ышанычлы була. Ихтимал, Көнбатыш илләре Русиягә каршы санкция кулланганда шуны күз уңында тотып эш иткәннәрдер. Кайчандыр Британия премьер-министры Уинстон Черчилль: “Үз халкының тамагын туйдыруга сәләтсез һәм азык-төлек импортына бәйле ил җитди хәрби дошман була алмый”, дип әйткән. Илебез сугышка әзерләнми. Әмма нәкъ 2014 елда Русиягә карата кулланылган санкцияләр аграр тармак үсешенә яңа сулыш бирде дә. Аграрийлар узган елда ашлыкның тулай җыемын

15.01.2015 (№ 6 (24620)): Икътисад









Новости русской версии сайта


Яңа номер

98 (25102)

от 24 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»