Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Сәүдәгәрләр башлангычын эшкуарлар дәвам итә

Сәүдәгәрләр башлангычын эшкуарлар дәвам итә Кызганычка каршы, бу юлда бүген дә киртәләр чиктән ашкан.

Мәгълүм булуынча, 2007 елдан бирле 26 майда Русия эшкуарлыгы көне билгеләнә. Бәйрәм Русия Президенты Владимир Путин указы белән расланды. Килешергә кирәк, бүген без тормышыбызны эшкуарлардан башка күз алдыбызга да китерә алмыйбыз. Кайда гына яшәсәк тә, нинди генә сәяхәткә барсак та, ихтыяҗларыбызны эшкуарлар канәгатьләндерә. Акчаңны түләсәң, чүл үзәгенә бер стакан салкын әфлисун суты да китерәчәкләр. Элегрәк авыл халкы алма, шәфталу, кыяр һәм башка яшелчә-җимешләрне алырга район үзәгенә йөри иде. Хәзер авыл саен җаның теләгән җимешләр, көндәлек товарлар сатылучы кибетләр эшли. Зуррак авылларда сәүдә үзәкләре дә ачылды. Кием-салымга кытлык, сабан туенда лимонадка, туңдырмага чират тарихта калды. Тормышыбызның мондый уңай үзгәрешләре өчен дә эшкуарларга рәхмәтле булырга тиешбез. Нәкъ эшкуарлар күпләрне эшле-ашлы иткәнен дә хәтердән чыгармыйк. Шул ук вакытта, Русиядә эшкуарларга, сәүдәгәрләргә карата мөнәсәбәт гел

26.05.2016 (№ 60 (24914)): Календарьда бу көн

Властьның ниндилеге халыкның якланганлыгыннан күренә

Властьның ниндилеге халыкның якланганлыгыннан күренә Караиделдә моны һәрвакыт игътибар үзәгендә тоталар.

Республиканың Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының районнардагы Мәшгульлек үзәкләре дәүләт казна учреждениеләре мөһим эшчәнлек алып бара һәм социаль тотрыклылыкка турыдан-туры йогынты ясаучы мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнә. Чыннан да, кешегә бу дөньяда иң мөһим нәрсәләр – ярат­кан эше, тамак туярлык ашы, шул ашны сау-сәламәт гаилә әгъзалары белән җыелышып, бер табын артына утырып ашарлык торагы булсын. Шуннан соң инде күңел ризыгы, рухи азык, иҗат һәм рухият. Караидел районындагы шундый үзәкне Эльвира Хәтмуллина җитәкли башлагач, ул кыска гына вакыт эчендә республикада алдынгылар сафына чыкты, ә инде вакансияләр базасы булдыру буенча иң уңышлы эшләүче беренче биш үзәк исемлегенә керде. Аның директоры белән әңгәмәбезне дә шушы юнәлештәге эшчәнлектән башладык.

26.05.2016 (№ 60 (24914)): Җәмгыять

“Матбугат — җәмгыятьне туплаучы көч”

“Матбугат — җәмгыятьне туплаучы көч” Русия үз тарихында катлаулы чор кичерә. Дөньякүләм икътисади кризис, табигать катаклизмнары — һәммәсе дә илебез тормышындагы проблемаларны көчәйтә генә. Өстәвенә, күп илләрдәге ачлык, милли-дини мөнәсәбәтләрнең куера баруы социаль-икътисади хәлебезне тагын да катлауландыра. Шунысы игътибарга лаек: глобаль проблемалар янәшәсендә Русия үзенең көч-куәтен Көнбатыш “демократлары” белән янәшә атлаучы оппозицион көчләр белән көрәшүгә сарыф итми. Әйтергә кирәк, Русия һәрвакыт үз җирләрен сакларга һәм күпмилләтле халкы белән нинди генә сынауларны да җиңәргә сәләтле, бердәм булып калды. Сер түгел, Көнбатышның аерым дәүләтләре һаман да Русиягә карата агрессив уй-максатларын яшерми. Аларда бездәге идарә итү алымын үзгәртү, яки аерым милләт мәнфәгатьләрен яклау максаты юк. Русияне дошман күрүче ил башлыкларын дөньядагы сөренте җирләрнең — 10, кара туфраклы мәйданнарның — 55, төче су запасының 20 процентына ия, урманнарга, нефть һәм табигый газ яткылыкларына бай дәүләтнең ресурслары
26.05.2016 (№ 60 (24914)): Җәмгыять









Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

34 (25038)

от 23 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»